Презентация на тему "Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация" 6 класс

Презентация: Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация
Включить эффекты
1 из 57
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
5.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация" для 6 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 57 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    57
  • Аудитория
    6 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация
    Слайд 1

    Һади Такташ(1901-1931)

    Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны. Һади Такташ

  • Слайд 2

    Тамбов губернасы. Спас өязе. Сыркыды авылы.(хәзерге Мордва республикасының Тарбеево районы)

  • Слайд 3

    Такташ туган изге йорт.

  • Слайд 4

    Әтисе һәм әнисе

  • Слайд 5

    Такташлар гаиләсендәге 9 баланың 6сы исән-сау үсеп җитә.

    Һади Такташның апасы ФатыймаҺади Такташның олы абыйсы Хафиз Һади Такташ

  • Слайд 6

    Һади Такташның энесе ГабидуллаҺади Такташның сеңлесе Хәнифә Һади Такташның сеңлесе Мәрзия

  • Слайд 7

    Һади Такташның балачагы белән бәйле истәлекләр. Менә Һадинең 5-6 яшьлек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр бакчасына кереп,кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер колагыннан тотып, икенчнсе белән балага суккалый,кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсенисә апа урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый , ни өчен кыйныйсың?”-ди. “Әнә үзе әйтсен”,-дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде”,ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар”,-дип җавап бирә Һади.Әнисе “разбуйникның” корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны ничек жәлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!” Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын онытып, кычкырып елап җибәрә. “Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?”-дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е”,-дип такмаклый Һади.

  • Слайд 8

    Кечкенәдән ул әдәбият укырга һәвәс малай булып үсә. Кулына эләккән беренче китапны, журналны - йотлыгып укып бара. Әнисе Шәмсениса апа, улының омтылышларына куанып, китап алып улын шатландырыр өчен чәченә үреп йөри торган кадерле тәнкәләренә кадәр берәм-берәм сата. Һади кечкенәдән җырлар, такмаклар чыгаруга һәвәс булган. Җиде яшендә чакта ук ул авылдашы- дусты Мокамайның йомырка урлап тотылуы уңае белән такмак чыгара. “Соңга таба авыл җырчысы булып киттем. Минем җырларны әле дә Сыркыуында җырлыйлар бугай” дип искә ала шагыйрь соңыннан. Соңрак, йомышчы малай булып йөргәндә, төрле хуҗаларның каралган керләрен, каралган идәннәрен юып көн утә, Бохара кибетчеләренең хезмәтчесе булып тора. Булачак шагыйрь кешене рухи һәм физик изүне үз күзләре белән күрә. Шуңа да аның: “Мин үткәннәрнең караңгы тарихын белә идем, шуның өчен мин үткәннәргә бунт белән чыктым” ,- дип язуы очраклы түгел.

  • Слайд 9

    Пешлә чоры(1911-1913)

    -“Күңел җимешләре”исемле кулъязма җыентыгын төзи.

  • Слайд 10

    Һадины Сыркыдыдан 30 километр ераклыктагы Пешлә авылына укытырга озаталар. Үз вакытында якын – тирәдә иң атаклы мәдрәсәләрдән саналган Пешлә мәдрәсәсенә күчеп , Һади анда өч кыш укый. Мәдрәсәдә аз - маз хисап, җәгрәфия, тарих укытыла. Һади Пешләдә укыганада укуда зирәклеге белән нык аерыла, укытучылар аны бик яраталар. Ул чакта чыга торган “Вакыт”, “Йолдыз”, “Ялт-йолт” газеталары һәм журналларын, мөгәллимнәрдән эләккән әдәбият китапларын укый. Кышларын Пешләдә укып, җәен авылда эшләп вакытын үткәрә.

  • Слайд 11

    Бохара чоры(1914-1917)

  • Слайд 12

    Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата.Ул анда бер байның манафактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшли. Аның күңелен матурлык илаһилык күрке - әдәбият үзенә тарта. Бохарада Һади белемен күтәрергә омтыла, телләр өйрәнә,күп укый,спектакльләр куюда катнаша.Түбәндәге әсәрләре монда иҗат ителә:

    1.”Газраилләр”(1916)2.”Караңгы төннәрдә (1916)3. “Төркстан сахраларында (1917)-беренче шигыре (1918 нче елның 21 нче гыйнваренда “Олуг Төркстан”газетасында басыла)

  • Слайд 13

    Сыркыды чоры (1918)

  • Слайд 14

    -1918 нче елда Такташ Урта Азиядән йөреп кайта, мәктәптә үзенең беренче шигырьләрен укый.Бу хәбәр бөтен авылга тарала.

    Бу чорда язылган әсәрләре:-“Күктән сөрелгәннәр” балладысы-“Үтерелгән пигамбәр” балладысы

  • Слайд 15

    Оренбург чоры (1919-1920)

  • Слайд 16

    Әдәби эш белән чиксез кызыксыну һәм белемен арттырырга теләве 1919 нчы елның көзендә Оренбургка китәргә мәҗбур итә.Ул “Юксыллар сүзе “ газетасында җаваплы секретарь булып эшкә Оренбургта язылган әсәрләр: 1.”Ачлык патша(1920) 2.”Антым” (1920) 3. “ Айның нурлары арасында (1920) 4.(Җил сөйли..)

  • Слайд 17

    Ташкент чоры (1921-1922)

  • Слайд 18

    Идел –Җаек буйларында хөкем сөргән ачлык аны “ипиле” Ташкентка алып китә.Бу вакытта ул анда университетта әдәбият укыта. “ Белем йорты” журналында җаваплы сәркәтип булып эшли.

  • Слайд 19

    Мәскәү чоры(1922)1922 нче елны Такташ берничә ай Мәскәүдә яши.

    Һади Такташ Маяковский шигырьләр укуын карарга йөри. Аның кебек үз шигырьләрен укырга өйрәнә.

  • Слайд 20

    Казан чоры(1922-1931)

  • Слайд 21

    1922 нче елның көзендә ул Татарстанның башкаласы Казанга бөтенләйгә күчеп килә.Казанга килгәч, берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары “Чаян”, “Октябрь яшьләре”, “ Авыл яшьләре” журналында һәм 1926 нчы елның октябреннән 1929 нчы елның мартына кадәр “Азат хатын” жуналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 нчы елның яңадан “Чаян” журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

  • Слайд 22

    Һ. Такташның гаиләсе белән дә танышып үтик.-Һади Такташ тормышында өч Гөлчирә була. Берсе-шагыйрь белән бергә “Азат хатын” журналында эшләгән Гөлчирә Гафурова. Икенчесе – Гөлчирә Хәмзина – шагыйрнең беренче хатыны, өченчесе – Гөлчирә Мансурова – шагыйрнең икенче хатыны.

  • Слайд 23

    Такташ гаиләсе.

    Беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина белән.

  • Слайд 24

    Улы Рафаил

  • Слайд 25

    Икенче хатыны Гөлчирә һәм улы Аван.

  • Слайд 26

    Такташ уллары:

    Рафаил -дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече. Ташкента яши. Ике югары уку йорты тәмамлаган. Байтак кына милләт рәссамнарының иҗаты турында монографиялар язган. Үзе өчен шигырьләр дә иҗат иткән. Аван – фотога тәшерү белән мавыккан. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөречү фотографы булып эшли. Такташның өч оныгы бар: Искәндәр-укытучы, Йолдыз-табиб-хирург, Гузәл-журналист.

  • Слайд 27

    Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә вакытсызвафатбула. Аның гәүдәсе Казан шәһәренең М.Горький исемендәге Үзәк ял паркыянындатуганнаркаберлегендә җирләнгән. 

  • Слайд 28

    Һади Такташның 100 еллыгына чыккан истәлекләр китабы

  • Слайд 29
  • Слайд 30

    Һади Такташ. “Мокамай” поэмасы.

  • Слайд 31

    1. Поэманы укып чыгу. 2. Язылутарихыначыклау. 3. Әсәрнең темасынбилгеләү. 4. Поэманың идеясен ачыклау. 5. Әсәрнең төп героен күрсәтү. 6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы аша эчтәлекне сөйләү.

  • Слайд 32

    1. Поэманы укып чыгу.

    Сүзлек өстендә эш. табан — таба менәлмәдең — менә алмадың йолу — коткару, аралау, саклап калу асылып — асылынып күрәлдем - күрә алдым

  • Слайд 33

    2. Язылу тарихы.

    Сәнгатьле уку. 99 нчы бит, 2 нче абзац.

  • Слайд 34

    Сәнгатьле уку. 100 нче бит, 2нче абзац.

  • Слайд 35

    3. Әсәрнең темасы

    Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынганвакыйгаларһәм күренешләр берлеге, бөтенлеге. Поэма нәрсә турында?

  • Слайд 36

    4. Поэмаың идеясе

    Идея – тема куйган мәсъәләнең,сорауның җавабы ул. Автор нәрсә әйтергә тели?

  • Слайд 37

    “Мокамай” поэмасында дуслыкка тугрылык идеясе яңгырый.

  • Слайд 38

    5. Әсәрдәге геройларны һәм образларны системалаштыру. Моделен төзү.

    Лирик герой Мокамай кичерешләре портреты сыйфатлары кичерешләре портреты сыйфатлары Икеләнә, дулкынлана, борчыла, үкенә. Мокамайны аклауны бурычы итеп куя, аңа ант итә, туган җирен ярата, бала чагын сагына тасвирланмый Кара чәчле, коңгырт кара күзле, кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, бәгърем Сары чәчле Нечкә күңелле, үзен җаваплы итеп тоя; әйтерсең авылдашларының мәрхәмәтсезлеге өчен гафу үтенә Яшәргә хаклы булуы; яшәргә теләү, оста булуы, яхшы күңелле, эш сөя

  • Слайд 39

    Төп геройны билгеләгез

    Әсәрнең исеме “Мокамай” булса да, актив кичерешләре, аңлаешлы эш-гамәлләре белән (хат яза, ант итә; мөнәсәбәтен белдерә, бәяли, үзе сөйли) төп рольне лири к герой уйный.

  • Слайд 40

    6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы.

  • Слайд 41

    Образлар мәгънәләре Балачак дөньясына һәм үзләре танышып йөргән җирләргә үзләрен хуҗа итеп тою; ирек, хөрлек, эчкерсезлек Тормыш юлы; лирик герой белән Мокамайның капма-каршы язмышларының гәүдәләнеше Балачакта гафу ителә торган “гөнаһларның” җәзасын алу Ниндидер фаҗига булуга ишарә; шул фаҗиганең шаһитләре Лирик герой бары тик Мокамай белән генә сөйләшә; аның өчен иң әһәмиятлесе – Мокамай белән аңлашу Лирик герой Мокамай яклы, аны аклый; аңа һәм балачакка, дуслыкка тугры Ярлылык символы; шул ук вакытта эш сөю, осталыкның да гәүдәләнеше

  • Слайд 42

    Нәрсә улдуслык?

    Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.

  • Слайд 43

    Дуслыкның ниндитөрләрен беләсез

    Халыклар дуслыгы, Сәяси дуслык, Дәүләтләр арасындагы дуслык, Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

  • Слайд 44

    Дусты күп кеше дала кебек киң, дусты юк кеше уч төбе генә. Дусы күпне яу алмый. Урманда куш тирәк, дөньяда дус кирәк. Дустың үзеңнән яхшырак булсын. Дустың үпкәләсә, дошман куаныр. Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә. Дустын сакламаган дошманга эләгер. Иске дусның берсе – яңа дусның йөзеге. Дуслык – акчадан кыйммәтрәк. Яңа дуслар тап, искесен ташлама. Дуслар эзләмәгән кеше үзенә үзе дошман.

  • Слайд 45

    Әкият

    Биек тау башындагы бер алачыкта көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган. Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче. Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

  • Слайд 46

    Дуслар кирәк. Әби белән бабай әйтә: “Имин булсын еллар, - ди, - Чын дусларча аралашсын Җир шарында илләр”, - ди. Дусар булса, авыр түгел Егылгач та торырга. Дуслар белән генә мөмкин Яхшы тормыш корырга. Дуслар кирәк шул безгә дә Өйдә, мәктәптә, тышта... Кадерен белик дусларның. Үпкәләтмик ялгыш та. Римма Шәехова.

  • Слайд 47

    Синквейн:темасы – Дуслык.

    1. 1 исем (кем? Нәрсә? Соравына җавап биргән 1 сүз) 2. 3 сыйфат (нинди? Кайсы? Сорауларына җавап биргән 3 сүз) 3. Фигыльләр (нишли? нишләде? нишләгән? Һ.б. Сорауларына җавап биргән сүзләр) 4. 1 җөмлә белән үз мөнәсәбәтегезне белдерегез

  • Слайд 48

    Һади Такташ иҗаты буенча тест

  • Слайд 49

    1.Һ.Такташ ничәнче елда туа?

    а)1901; б)1902; в)1903.

  • Слайд 50

    2.Ул кайсы авыл малае?

    а)Кызылъяр; б)Сыркыды; в)Иске Кармәт.

  • Слайд 51

    3.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә?

    а)әбисеннән; б)апасыннан; в)әнисеннән.

  • Слайд 52

    4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?

    а)Кушлавыч; б) Пешлә; в)Кармәт.

  • Слайд 53

    5.1919 елның көзендә кая китә?

    а)Казанга; б)Уфага; в)Оренбургка.

  • Слайд 54

    6. “Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли?

    а)сәркәтип; б)мөхәррир; в)мөдир.

  • Слайд 55

    7. Һ.Такташ ничәнче елда үлә?

    а)1928; б)1929; в)1931.

  • Слайд 56

    Укытучы сүзе: Такташ-минем иң яраткан шагыйрем. Гомерем буе мине аның шигырьләре озата йөрде. Рәдиф Гаташ сүзләре белән тәмамлыйсы килә дәресне. Гомерем буе аның тавышын тыңлыйм,- Үлмәс шагыйрь тавышын! Ишетәм һаман да! Гел ишетербез – Йөрәкләр саңгырау булмаса: Ул – безнең арада!

  • Слайд 57
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке