Презентация на тему "Иярчен кушма җөмлә (презентация)" 8 класс

Презентация: Иярчен кушма җөмлә (презентация)
Включить эффекты
1 из 24
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Иярчен кушма җөмлә (презентация)" для 8 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 24 слайда. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    24
  • Аудитория
    8 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Иярчен кушма җөмлә (презентация)
    Слайд 1

    Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

  • Слайд 2

    Дәреснең максаты: Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төзү күнекмәләрен булдыру. Әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирү, җаваплылык хисе тәрбияләү. Эзлекле фикер йөртү сәләтен формалаштыру;

  • Слайд 3

    Кем тизрәк?

    Нинди  җөмләгә   кушма   җөмлә  диләр?( Берничә  гади  җөмләдән  торган  җөмлә   кушма   җөмлә  дип атала) Кушма җөмләләрнең нинди төрләрен беләсез? (Тезмә кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләр.) Нинди  җөмлә  тезмә  кушма   җөмлә  дип атала?(Үзара тезү юлы белән бәйләнгән  җөмләләрдән  торган  җөмлә  тезмә  кушма   җөмлә  дип атала) Тезмә  кушма   җөмлә  нинди төрләргә бүленә? Теркәгечле тезмә  кушма   җөмләдә , гади  җөмләләрне  үзара бәйләп, нинди теркәгечләр килә? Теркәгечсез тезмә  кушма   җөмләдә , гади  җөмләләрне  үзара бәйләп, нинди чаралар килә? (Санау һәм каршы кую интонациясе интонациясе)

  • Слайд 4

    (Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала.) Ике җөмлә бер-берсенә ияреп, аны мәгънә ягыннан ачыклап килә.Ияреп килгән җөмлә-иярчен җөмлә дип, ияртеп килгәне баш җөмлә дип атала. Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан нинди төрләре бар һәм алар нәрсәгә карап аерылалар? (Төзелеш ягыннан иярчен җөмләләрнең 2 төре бар: аналитик һәм синтетик. Алар бәйләүче чараларга карап аерылалар. Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? а) Ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр; б) мөнәсәбәтле сүзләр; в) көттерү интонациясе. Нинди  җөмлә   иярченле   кушма   җөмлә  дип

  • Слайд 5

    -Синтетик иярчен җөмләләр баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнәләр? а) Кушымчалар; б) бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр; в) янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнәләр. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан нинди төрләре бар? -Иярчен җөмләләрнең иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл, аныклагыч төрләре бар.

  • Слайд 6
  • Слайд 7

    Теркәгечләр Тезүче Ияртүче Җыючы Һәм (да,дә, та, тә), ни...ни, янә, тагы (тагын), вә Каршы куючы ләкин, ә, әмма, бәлки, бары, тик, фәкать Бүлүче я, яки, яисә Чөнки, әгәр, гәрчә, гүя, ки, гүяки

  • Слайд 8

    “Матур гадәтле бул”

    Кем рәнҗетми кечеләрне, Өлкәнгә ярдәм итә, “ Мин”, “ мин” дип кәперәйми, Дусларын хөрмәт итә, Каршы дәшми, ялганламый, Дөресен сөйли һәрчак, Гафу итә, үч сакламый, Сер саклый белә озак, Шул күркәм холыклы була, Тәрбияле, әдәпле... Син дә, дустым, булсаң иде Шундый матур гадәтле!.. (Йөзмөхәммәтова Д.Ш.)

  • Слайд 9

    Күренеп тора: чыдамлыгы чигенә җиткән иде картның.(Ф.Хөсни Нәрсәгә ирәнсәң, шуны куарсың.(мәкаль) Җәйге җылы яңгыр явып үткәч, бөтен аланнар яшәреп китте.(М.Гафури) Кайда хезмәт, шунда хөрмәт.( мәкаль) Беренче соравына җавап шул:азык-төлек документлар нигезендә җибәрелә. (М.Насыйбуллин) Минем шундый гадәтем бар: амин тотмый торып, имза куймыйм. (М.Насыйбуллин) Гайнан һәрвакыт шулай эшли: сөйләшәчәк кешене тикшерүче төрле шартларда күрергә тырыша. (М.Насыйбуллин)

  • Слайд 10

    Күренеп тора: чыдамлыгы чигенә җиткән иде картның.(Ф.Хөсни)и.и.җ Нәрсәгә ирәнсәң, шуны куарсың.(мәкаль)и.т.җ. Җәйге җылы яңгыр явып үткәч, бөтен аланнар яшәреп китте.(М.Гафури)и.в.җ. Кайда хезмәт, шунда хөрмәт.( мәкаль)и.у.җ. Беренче соравына җавап шул:азык-төлек документлар нигезендә җибәрелә.(М.Насыйбуллин)и.х.җ. Минем шундый гадәтем бар: амин тотмый торып, имза куймыйм.(М.Насыйбуллин)и.а.җ. Гайнан һәрвакыт шулай эшли: сөйләшәчәк кешене тикшерүче төрле шартларда күрергә тырыша. .(М.Насыйбуллин)и.р.җ

  • Слайд 11

    Тест «Тыныш билгеләр куелышы»

    а) (1) өтер, (2) сызык; ә) (1) өтер; б) (1) өтер, (2) өтер, (3) өтер; в) тыныш билгеләре куелмый 2.Ярлар бик тар булса (1) ул (2) инеш.(Р.Фәйзуллин) а) (1) өтер, (2) сызык; ә) (1) өтер б) (1)сызык, (2) өтер; в) (1) ике нокта, (2) сызык. 3. Сүз (1) бер көнлек, тел (2) гомерлек. (М) а) (1) өтер, (2)өтер; ә) (1) ике нокта, (2) өтер; б) (1)сызык, (2) сызык; в) (1) ике нокта, (2) сызык. ә) (1) өтер а) (1) өтер), (2) сызык б) (1) сызык, (2) (сызык) 1.Таң беленүгә (1) ул (2) торып (3) йөри башлады. (Р. Төхфәтуллин)

  • Слайд 12

    4. Ул атасына охшаган ( ) күп сөйләшми, эшли дә эшли. (Г.Әпсәләмов) а) бернинди тыныш билгесе куелмый; ә) ике нокта куела; б) өтер куела; в) сызык куела. 5. Гаяз корбан булу белән (1) аңарда булган батырлык (2) аңарда булган кыюлык (3) үземә (4) сиздермәстән (5) миңа күчте. (М.Әмир) а) 2,4; ә) 1, 2, 3, 5; в) 2, 3; г) 1, 2, 3. 6. Ләкин шунысы бераз ару ( ) бик әйбәт сукмак салынган. (Г.Ибраһимов) а) сызык; ә) өтер; б) ике нокта; в) бернинди тыныш билгесе куелмый. ә) ике нокта ә) 1,2,3,5 б) ике нокта

  • Слайд 13

    Биремнәр: Җөмләләрдә тыныш билгеләрен куеп, схемаларын төзергә.. 1) Ул килгәнче без кайтып киттек. 2) Әни килгәндә апа киткән иде. 3) Өч көн үткәч төнлә белән Якубның тәрәзәсен чиерттеләр. 4) Татарстанда уннарча шәһәр нефть промышленносте барлыкка килгәч үсеп чыкты. 5) Бүреләр аучының сарыгын аучы ауда йөргәндә ашап киткәннәр

  • Слайд 14

    Үзеңне тикшер: Аналитик иярчен җөмлә, схема: (...-гәнче),[ ]. Аналитик иярчен җөмлә, схема: (...-дә),[ ] Синтетик иярчен җөмлә, схема: [...,(....),…] 4) Синтетик иярченҗөмлә, схема: [...,(...-гәч),…] 5) Синтетик иярчен җөмлә, схема: [...(...-дә)…]- янәшә тору чарасы

  • Слайд 15

    Перфокарта белән эшлибез

  • Слайд 16
  • Слайд 17

    Иярченле кушма җөмләләр 1.Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә. (Ә.Б.) 2.Өйгә тәмле аш исе таралгач, Сирай бабай да кузгала. (Г.С.) 3.Олылар үз итмәсә дә, балалар Бикәне яратты. (Г.Б.) 4.Кеше ничаклы иркәләнсә, чир дигән нәрсә шулчаклы ярата аны. (М.Ә.) 5.Бер читтә авылда Сабантуйларда гына күренә торган лимонад сатыла иде, шунда киттек. (Н.Ә.) 6.Яңгыр юктан бар җир кипте, корды. (Р.Ф.) 7.Аптырап карама син миңа, чыланса керфегем, күзләрем, йөзләрем. (И.И.) 8.Өем минем яктырсын дип, ут элдердем шәмнәргә. (Л.Л.)

  • Слайд 18

    Карточкалар белән эш.

  • Слайд 19

    Схемаларга туры китереп җөмләләр төзегез

    1.( кем... ) , [шул...] 2.( кайда ...), [ шунда ] 3.(... җирдә)[ ].

  • Слайд 20

    Таблицадагы мәкальләрне укырга һәм уртаклыгын табарга. 1. Җирне кем сөргәнне буразна 1. Утны кем тотса, шул көяр. үзе әйтә. 2. Чалгысы үтмәс кешегә үлән 2. Корт анасы кайда кунса, күче урман булып күренер. шунда сарыр. 3. Сары усак яфрагы җил юкта 3. Кайда белем, шунда

  • Слайд 21

    Дәрестә нәрсә белдек?

    иярченле кушма җөмләнең мәгънә ягыннан нинди төрләре белдек инде?Алар ничәү? -Яхшы, ә иярчен җөмләнең төрен ничек билгелибез соң? -Сорау куеп яки мөнәсәбәтле сүздән чыгып.

  • Слайд 22

    Шагыйрь Мөхәммәдьяр да: “Яманлык кылучыга кылма яман, Яхшылык кыл, әгәр булдырсаң, һәр заман” –ди

  • Слайд 23

    V. Өй эше

    “Татар халык мәкальләре” китабыннан иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләсе булган 5 – 6 мәкаль табып язарга.

  • Слайд 24

    Кыңгырау ял итәргә чакыра -Сау булыгыз! -Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Хушыгыз!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке