Презентация на тему "Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)"

Презентация: Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)
Включить эффекты
1 из 23
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)" в режиме онлайн с анимацией. Содержит 23 слайда. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    23
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Салих Сәйдәшев- атаклы композитор (презентация)
    Слайд 1

    Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев

    Презентациянең авторы Казан шәһәрендәге 52нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәкүрова Фәридә Илдус кызы

  • Слайд 2

    Дәреснең максаты

    татар теленә хас үзенчәлекле әйтелешне ныгыту; татар теленнән рус теленә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү осталыкларын камилләштерү; сүз байлыгын активлаштыру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; күренекле композитор Салих Сәйдәшев белән таныштыру, аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

  • Слайд 3

    Фонетик зарядка

    [г] һәм [ Ғ ] авазлары.

  • Слайд 4

    Тизәйткечне дөрес итеп кабатлагыз

    Гата Галидән Гомәрнең чаңгы таягын алган.

  • Слайд 5

    [[ғ] авазы кергән сүзләрне атагыз.

    Гариф, гүзәл, гадел, игенче, тыгыз, гөл, агач.

  • Слайд 6

    Тиешле хәрефләрне куегыз

    кар...а а...ач и...ен ти...ез ...алим ...армун

  • Слайд 7

    Әйтемнәрне дөрес итеп әйтегез, мәгънәләрен аңлатыгыз

    Гәүһәр җирдә ятмас. Гомер итү-илгә хезмәт итү.

  • Слайд 8

    Без Сәйдәшле халык.

    Бу Шопен да,Бетховен да түгелШулар заты,шулар кардәше.Бу-татарның җир-табигать биргәнКабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

  • Слайд 9

    Дәреснең темасы

    Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев.

  • Слайд 10

    Сүзлек өстендә эш

    атаклы тугрылыклы моңлы көйләр күренекле тантана

  • Слайд 11

    Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы

     1900 елның 3 декабрендә Казанда туа.

  • Слайд 12

    Сәйдәшнең яшьлек еллары Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза.

  • Слайд 13

    13 яшендә рояльдә моңлы көйләр чыгара башлый.

  • Слайд 14

    Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин музыка белемнәрен бирә

  • Слайд 15

    Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый.

  • Слайд 16

    «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль әсәрләрен, вальс, маршлар яза. Бүгенге көндә дә бәйрәм тантаналары Салих Сәйдәшев язган марш белән башлана.

  • Слайд 17

    Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле урыннар

  • Слайд 18

    Укыгыз һәм тәрҗемә итегез

    Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы, тугрылыклы улы. Ул 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Сәйдәшнең яшьлек еллары Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза. 13 яшендә ул рояльдә моңлы көйләр чыгара башлый. Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин музыка белемнәрен бирә. Булачак композитор укуын Казан музыка училищесында дәвам итә.  1922 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Ул «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль әсәрләрен, вальс, маршлар яза. Бүгенге көндә дә бәйрәм тантаналары Салих Сәйдәшев язган марш белән башлана. Казанда Салих Сәйдәшев музее, аның исемендәге урам, тукталыш бар. Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев исемен йөртә.

  • Слайд 19

    Тиешле репликаларны куегез

    ... ? Салих Сәйдәшев - татар халкының атаклы композиторы, тугрылыклы улы. Сәйдәшнең яшьлек еллары кайда уза? ... . Салих Сәйдәшевкә кем музыка белемнәрен бирә? ... . ... ? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче булып эшли башлый. Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле нинди истәлекле урыннар бар? ... .

  • Слайд 20

    Тәрҗемә итегез

    Салих Сайдашев- знаменитый композитор татарского народа. Юные годы Сайдаша прошли в семье Шигапа Ахмерова. Музыкальные знания Салиху Сайдашеву дал видный композитор Загид Яруллин. В 1922году начинает работать дирижёром и музыкальным руководителем в татарском государственном академическом театре имени Галиасгара Камала.

  • Слайд 21

    Җөмләләрне дәвам итегез

    Салих Сәйдәшев - татар халкының ... . Сәйдәшнең яшьлек еллары ... . 13 яшендә ул рояльдә моңлы ... . Салих Сәйдәшевкә күренекле композитор Заһидулла Яруллин... . Булачак композитор укуын Казан… .  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында… . Ул «Галиябану», «Башмагым», «Зәңгәр шәл» музыкаль … . Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән… . Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев … .

  • Слайд 22

    Сорауларга җавап бирегез

    Кем ул Салих Сәйдәшев ? Ул кайчан һәм кайда туган? Сәйдәшнең яшьлек еллары кайсы гаиләдә уза? Кайчан көйләр чыгара башлый? Салих Сәйдәшевкә музыка белемнәрен кем бирә? Булачак композитор кайда укый? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында кем булып эшли? Ул язган кайсы музыкаль әсәрләрне беләсез? Казанда Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле нинди урыннар бар?

  • Слайд 23

    Өй эше

    1 нче төркем- Салих Сәйдәшев турында монолог төзергә 2 нче төркем- Салих Сәйдәшев турында диалог төзергә 3 нче төркем- “Татар халкының атаклы композиторы Салих Сәйдәшев” дигән темага контроль сораулар төзергә

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке