Презентация на тему "Творчество поэта Г.Утыз Имяни" 9 класс

Презентация: Творчество поэта Г.Утыз Имяни
Включить эффекты
1 из 12
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Творчество поэта Г.Утыз Имяни" для 9 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 12 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    12
  • Аудитория
    9 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Творчество поэта Г.Утыз Имяни
    Слайд 1

    Габдерәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырым Утыз Имәни әл-Болгари(1754-1834)

  • Слайд 2

    Иҗаты

    Утыз Имәнинең гыйльми һәм әдәби иҗаты чама белән, үзенең вафатына кадәр, ягъни 60 ел буена сузыла. Аны шартлы рәвештә төп өч чорга бүлеп өйрәнергә мөмкин: 1) башлангыч чор иҗаты (1774-1788нче еллар); 2) Урта Азиядә яшәгән еллар (1788-1798нче еллар); 3) туган илдә иҗат иткән чор(1798-1834нче еллар).

  • Слайд 3

    Башлангыч чор иҗаты (1774-1788нче еллар)Фәнни-иҗади мирас.

    Суфи Аллаһиярның төрки теледәге “Аллага ялваруда ныклык”, фарсы телендәге “Укымышлыларның максаты” китабларына шәрех-аңлатма. Шәмсетдин Мөхәммәд Каһстаниның “Символлар җыентыгы”на гарәп сүзләрен фарсы телендә аңлаткан сүзлек. Әбү Хәмид Мөхәммәд бине Мөхәммәд Газалиның “Дин гыйлемен тергезү” әсәренә гарәпчә-фарсыча сүзлек, “Ахирәт хәлләрен ачу юлында хөрмәтле энҗе” гарәпчәдән татарчага тәрҗемә. Шагыйрь Җәләлетдин Руминың “Мәснәви шәриф” поэмасына гарәпчә-фарсыча сүзлек. Габдрахман Җаминың “Кешеләр сулышы” кытабына аңлатма. Гыйльми һәм шигырь китапларын күчерү белән шөгыльләнә. Гарәп телендә 10га якын дини-фәлсәфи трактат язган.

  • Слайд 4
  • Слайд 5

    Гарәп телендә 10га якын дини-фәлсәфи трактат язган

  • Слайд 6

    Урта Азиядә яшәгән еллар (1788-1798нче еллар)

    “Горбәтнамә” шигыре. Автор үзенең төрмәгә утыртылуы турында язган. Поэмалар: “Йокы эчендә тычкан хәйлә белән дөягә әверелде”, “Горбәтлектә йөрүчеләргә бүләк һәм аларның хурлыкка калу вакыйгалары” Мәрсияләр: “Мәрсияи Хәмидә, зәүҗәте Габдерәхим Болгари”, “Мәрсияи Габденнасыйр, вәләде Габдерәхим” Бәетләр: “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр”

  • Слайд 7

    Гәбдерәхим Утыз Имәни - мәрсияче

    Мәрсия– вафат булган кешеләрне, күренекле затларны мактау,олылап искә алу шигыре, мәрсияләр өчен кайгылы аһәң хас. “Мәрсияи Габденнасыйр, вәләде Габдерәхим” “Мәрсияи Хәмидә, зәүҗәте Габдерәхим Болгари” 6

  • Слайд 8

    Гыйлемнең өстенлеге турында Тәрҗемә Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл, Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул. Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше, Булмады анарда бәхетнең эзе. Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә. Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул, Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул. Кем гыйлемле, бел асылташ дип аны, Һич җиңалмас угры яки дошманы.

  • Слайд 9

    Утырсаң син галимнәр белән бергә, Хисап ит син моны йөз ел гомергә. Г.Утыз -Имәни.

  • Слайд 10

    Туган илдә иҗат иткән чор(1798-1834нче еллар)

    Пэмалары: 1) “Замана укымышлылары” 2) “Замананың мөһим билгеләре” 3) “Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр” 4) “Бурыч – дуслыкны кисү кайчысы”.

  • Слайд 11

    Әгәр елгалар чыганак булса, Каләм аннан язар булса, - Хәтта океан кибеп бетәр, Илһам чишмәсе агып торса. Утыз Имәни.

  • Слайд 12

    Презентацияне төзүче Чирмешән районы «Утыз Имән» төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәттахова Дания Гаряф кызы

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке