Презентация на тему "Тәрбияле бала үстерү серләре"

Презентация: Тәрбияле бала үстерү серләре
Включить эффекты
1 из 10
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему "Тәрбияле бала үстерү серләре" по педагогике. Состоит из 10 слайдов. Размер файла 0.11 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    10
  • Слова
    педагогика
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Тәрбияле бала үстерү серләре
    Слайд 1

    Тәрбияле бала үстерү серләре: * Балаларыгызга, тирә – юньдәгеләргә ягымлы, игътибарлы булыгыз. Балагызны беркайчан да түбәнсетмәгез, кычкырмагыз, тупас сүзләр әйтмәгез, тәрбия ысулы итеп физик җәза кулланмагыз. * Юк – бар сәбәпләр белән балага кисәтү ясамагыз, ешрак мактагыз. * Гаиләдә балага карата таләпләрегез бертөрле булсын, әгәр берегезнең кисәтүе белән икенчегез килешмәсә, моны бала югында гына сөйләшегез. * Кечкенә кешенең шәхесен хөрмәт итегез, “син әле бәләкәй”, “син аны аңламыйсың”,”сиңа аны белергә иртә әле” дигән төшенчәләрне кулланмагыз. * Балагызга куйган таләпләрне үзегез дә үтәгез. Бер – берегезгә “хәерле иртә”, “тыныч йокы”, “рәхмәт” кебек ягымлы сүзләр әйтергә онытмагыз. * Балаларыгызга үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшкәндә генә түгел, һәрвакытта да өйрәтегез.

  • Слайд 2

    Шәхес үсеше билгеләре:

    - Компетентлык – күп белү генә түгел, ә белгәнеңне гамәлдә (практикада) куллана, кемгә дә булса өйрәтә белү. - Иҗади сәләтлелек үстерү – һәрбер әйбергә, төшенчәгә үз күзлегеңнән карый белү, үзеңчә аны матурлау, ясау, кирәк икән, асылын югалтмыйча үзгәртә белү. - Кызыксынучанлык – 0 – 5 яшькә кадәр югары ноктада була. Нәрсә, кем, кайда, кайчан? - 4 яшькә хас сораулар

  • Слайд 3

    - Ни өчен, нәрсәгә, нәрсәдән? - 6 яшькә хас сораулар. Әгәр дә бала өч тапкыр соравына җавап алмаса, кызыксынучанлык билгеләре гомерлеккә юкка чыгарга мөмкин. - Инициатива күрсәтү – башлап эшне башкара белү.  Җаваплылык – һәрбер кеше кылган гамәле өчен үзе җавап бирергә тиеш. - Ихтыяр көче булдыру – психик процесслар белән идарә итә белү. Мөстәкыйльлек.

  • Слайд 4

    Әтиләр! Әниләр! Балагызның батыр, көчле рухлы булып үсүен теләсәгез, аңа ярдәм итегез.Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз: Компьютер, телевизорданешракаерылыпбалаларгаигътибаритегез. Аның белән бергә үрнәк геройларыбулганкитапларныукыгыз, кинофильмнар һәм әкиятләр карагыз. Баланың тормышында хәрәкәтле уеннар, спорт күп урын алсын өчен тырышлык куегыз. Вакыт – вакыт гаилә белән бергәләшеп табигатькочагыначыгыпкүмәк спорт уеннары, ярышларуздырыгыз.

  • Слайд 5

    Турпоходлар, тарихи истәлекле урыннар буйлап бала белән сәяхәт кылу, дөрес сайланган әңгәмәләр оештыру мөһим. Үзегезнең бала өчен үрнәк булуыгызны онытмагыз! - Балагызның сүзләренә колак салыгыз, теләкләрен ишетегез - Иреген катгый рамкаларга алмагыз! Эчкерсез сөйләшүләр, дустанә мөнәсәбәтләрне бозмагыз. Әлеге киңәшләр Сезгә балагыздан яхшы, киң күңелле, намуслы һәм гадел, батыр, көчле чын кеше үстерергә ярдәм итәр.

  • Слайд 6

    Әти – әниләр белергә тиеш: Әгәр баланы көйләсәләр, бар нәрсәне рөхсәт итсәләр, капризларын үтәсәләр, аның өчен бөтенесен башкарсалар, берни сорамасалар – ул эгоист һәм ялкау булып үсәчәк. Әгәр даими сүксәләр һәм тәнкыйтьләсәлр – бала күралмаска өйрәнә. Баланы һәрвакыт җәберләсәләр – ул кызып китүчән, ачу саклаучан һәм үч алучан булып үсә. Әгәр гел битәрләсәләр, тиргәсәләр – ул үзен һәрвакыт гаепле тоячак һәм үпкәләүчән, үз – үзенә ышанмаучан булып үсәчәк. Баланы хупоасалар – ул үз – үзенә ышанучан, тыныч кеше булып үсә. Әгәр бала дус –тату атмосферада үссә – ул мәхәббәтен табарга һәм үзе дә яратырга өйрәнә.

  • Слайд 7

    Әти – әниләргә ун киңәш: 1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез. 2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы. 3. Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың. 4. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү өчен сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була. 5. Түбәнсетмәгез!

  • Слайд 8

    6. Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз. Балагызга күбрәк игътибар бирегез, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз. 7. Балагыз өчен нәрсә дә булса эшли алмыйсыз икән, үзегезне гаепләмәгез. Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз. 8. Бала – Сезнең бөтен тормышыгызны үзгәртә, астын – өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләштерергә ярдәм итәргә кирәк. 9. Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләүләрен теләмәгән әйберләрне, башка балаларга эшләмәгез. 10. Балагызны нинди булуына карамастан яратыгыз –талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Чөнки бала – иң зур шатлык!

  • Слайд 9

    Әти – әниләргә киңәшләр: 1. Әгәр Сез балагызның тәртибеннән кәнәгатьтүгел икән, Сезгә алдагы алымнарны кулланырга кирәк: - үзегезнең игътибарыгызны баланың тәртибе белән бәйләнеше булмаган эшләргә юнәлтергә кирәк - тәртипсез гадәтләре беткәч, баланы мактарга - бала нәрсә эшли алганын аңлатырга. 2. Баланы ничек итеп дөрес гамәлләр кылырга өйрәтергә: - шундый вакытны сайлап алырга, бала кайчан сөйләшергә әзер. - аның белән контакт булдырырга(якынрак килеп, елмаеп, йөзенә карап) - үзегезне аның белән дустанә сөйләшүгә көйләгез. - аңа зарыгызны әйтегез (уенчыкларыңны теләсә кая ыргытасың, урынына җыеп куймыйсың)

  • Слайд 10

    - ситуациянең үзгәрүен теләвегезне хәбәр итегез (үзеңнең артыңнан җыештырсаң иде) - бала белән килешү төзегез (әйдә, килешик әле, син уенчыкларыңны урынына куясың, ә мин сиңа “йолдызлар” куеп барам һәм атна ахырында сине сюрприз көтә.) 3. Алга таба баланың тәртибен мактарга кирәк: - дустанә сөйләшүгә көйләнегез - баланы сүзләр белән хупларга (син молодец) - аның кылган гамәлләренә бәя бирегез (син шундый яхшы эшләдең) - ни өчен яхшы икәнен аңлатырга бу тәртипне ныгытыгыз (син һәрвакыт шулай эшләрсең, мин сиңа ышанам) Хөрмәтле әти – әниләр, уңышлар Сезгә!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке