Презентация на тему "Кайбыч сөйләше"

Презентация: Кайбыч сөйләше
Включить эффекты
1 из 19
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Кайбыч сөйләше". Презентация состоит из 19 слайдов. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 1.83 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    19
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Кайбыч сөйләше
    Слайд 1

    Кайбыч, Норлат сөйләше

    Башкарды: СадриеваЭ.Р.

  • Слайд 2

    Норлат,Кайбыч сөйләше Татарстанның Тау ягында Норлат, Кайбыч, өлешчә Апас һәм Яшел Үзән, Чувашиянең Урмар районнарында таралган. Төньяктадөбъяз, көньяктакама тамагы сөйләшләре белән чикләнә.

  • Слайд 3

    Фонетик үзенчәлекләр Сузыклар. ы~а(фигыль формаларында , кайбер сүзләрдә):йазырга-йазарга, йатыр-йатар, тотыр-тотар, сатырбыз-сатарбыз; баргынчы-барганчы, чыккынчы-чыкканчы;йырлыш-диал.йырлаш-җырлаш, урлыш-урлаш;тустагын-тустаган, ыңганчы- диал.аңынчы-аңа кадәр. ы~ашушанда-шушында, шушандый-шушындый. э(е)~ә тәңгәллеге – р кушымчалы фигыльләрдә һәм –ганчы\- гәнче кушымчалы хәл фигыльләрдә күзәтелә:кисер-кисәр, китер-китәр, сөзер-сөзәр, килгенче-килгәнче, җиткенче-җиткәнче; ә~э(е): нәчкә-нечкә, әрләү-эрләү, әвәслек-әвеслек һ.б. ә~и билгеле бер төркем сүзләрдә күзәтелә:әпи-ипи, кәтек-китек, мән-мин, тәкле-тикле;

  • Слайд 4

    Тартыклар. п~ф тәңгәллеге ике төрле күренешне чагылдыра. а)керпек-керфек, җапырак-йафрак(яфрак), тупырак-туфрак. ә) алынмаларда төрки телләр өчен чит булган ф авазын алмаштыру:Патыйма-Фатыйма, Сапа-Сафа, Капиз-Хафиз, пирме-ферма. н~ң. Әдәби телдәге ң авазына тел очы н тартыгы тәңгәл килү иялек килеше кушымчаларында һәм 2 нче зат берлек сан хикәя фигыльләрдә күзәтелә:аwылнын- аwылның, безнен-безнең, китәсен-китәсең, сугасын-сугасың, сун-соң. с~ч гач\гәч кушымчасында: күргәс-күргәч, белгәсен-белгәч. Рус алыналарында даими рәвештә ч~с: чипарат-сепарат, чимийә-семья, эчтина-стена, чустыра-сестра, чичла-число, чилом-силой. т~ч. Түбәндәге сүзләрдә сүз башында т~ч күренеше сөйләшнең төньягында күзәтелә:тиш-чиш, тишен-чишен.

  • Слайд 5

    Морфологик үзенчәлекләр Исемнәр. – кач \кәч иркәләү-кечерәйтү кушымчасын куллану очрагы теркәлгән:Бәбекәчем , мәңа да күрсәт әле шал күлмәгеңне. Төшем килеше кушымчасының бөтенләй әйтелмәү очраклары теркәлгән:Кулым(кулымны) пешердем, бәйләгәс тә аwырта. Тел очы н авазына беткән исемнәрнең төшем һәм чыгыш килешләрендә икеләтелгән –нн- кыскару очрагы теркәлгән. Урманы(урманны) кисеп бетергәс нийәстә була?

  • Слайд 6

    Алмашлыклар. Зат алмашлыклары:мән\мин, сән\син, ул\ал. Мәсәлән:Мән (мин) тотоп карамадым, кулым чи(юеш). Тамыр табанны чаналар барыйы мин белердә дә.Сән(син) бәби чәйенә аппарасың коймак путнус белән. Кайбыч сөйләшендә мин алмашлыгының иялек килешендә н төшү очраклары бар: минем\мийем. Мийем (минем) әнинең күлмәге киң куштанны (балайтәкле) булган. Иялек килешендә ң авазына тел очы н туры килергә мөмкин:безнен-безнең, синен-синең. 1 нче һәм 2 нче зат берлек сандагы алмашлыклар юнәлеш килештә мәңа(миңа, сәңа(сиңа) формаларында да кулланыла. Бу алмашлыкларның чыгыш килеше дә үзенчәлекле:миннән\минән\мийән, синнән\синән\сийән. Мәсәлән:Мийән(миннән) алда эшләүче шупир җийган машина ул. Аны мин үзем сийән сорамакчы +-йым. Сийән(синнән)безрик табанак(бераз тәбәнәк).. Күрсәтү алмашлыклары:шул\шал-шул, шушал-шушы, шушандый, шандый-шундый, тее\теге\тийе\тиге-теге, бу, бысы\босо-монысы, ансы\алсысы-анысы, ул\ал-ул, ана-әнә, мона-менә. һ.б. Алмашлыкларның юнәлеш килешендә н янында г тартыгы һәм борынгы –ар\әр кушымчасы саклану үзенчәлекле :Аңгар-аңа, моңгар-моңа, анысыңгар-анысына, тегеңгәр-тегеңә.

  • Слайд 7

    Саннар. Җыю саны өстәмә –лап\ләп кушымчасы ала:Мийем каз бәпкәсе бар бишәүләп(бишәү), мәйхәнә киләм. Алтаулап(алтау) киләләр энде туйга, кызның атасы-анасы. Әллә умберәүләр (унберәү) диде, әллә уникәүләп, хәтерләмим. Сигезәүләп җаттык бер палатада. Балаларыгыз ничәүләп? Җыю саннарын аергыч ролендә куллану очраклары күзәтелә:Акҗегеттә(ав.ис.) берәү тәтәйебез (бер апабыз) бар.

  • Слайд 8

    Рәвешләр. Вакыт рәвешләре ел фасылларын белдерә торган сүзләрдән түбәндәге кушымчалар һәм аналитик төзелмәләр ярдәмендә ясала. а)- кы\-ке\-гы\ге+көннө:Кышкы көннө(кышын, кыш көне) шулый әкрен генә йотабыз. ә) урын-вакыт килешендә:Көз көннөндә сукалый да арыш чәчә. б) бернинди грамматик күрсәткечсез, ягъни лексик-семантик ысул белән:Җәш тай була бийылгы җаз(язын, яз көне) туган. в) әдәби форма:Җәен дә, кышын да урманда эшләгән мин. г) –лата\-ләтә:Көзләтә булса туй, кабак бәлешләре дә пешерәбез. Дәвамлы вакыт рәвешләре, нигездә, әдәби телдәгечә ясала: Бийыл кыш буйы а wырды. Төнө буйы утырдым. Шул ук вакытта, бу мәгънәдә башка конструкцияләр дә күзәтелә:Бөтөн көн (көн буена) утырыйк шалый(шулай). Бөтөн көн озон(көне буе) шулар артыннан җөри бит. Әwәле, элгәре, элке кебек вакыт рәвешләренең кулланылышы әдәби телдәгечә. Кайбер мисаллар: Әwәле монда эшләдийе, ыстансада. Мөң тәңкә акча күп булган элке. Элгәре Кәwәлдә (ав.ис.) карусил булганмы?

  • Слайд 9

    Фигыльләр. Затланышлы формалар. Хикәя фигыль. Кайбыч сөйләшендә категорик үткән заман (–ды\-де), әдәби телдән аермалы буларак , -ган\-гән кушымчалы сыйфат фигыль белән белдерелә, хәбәрлек кушымчалары ялганмый. Мәсәлән, Без кичә печәнгә барган(бардык.). Сез Казаннан кайчан кайткан(кайттыгыз)? Мин кызыл казармаларны күрсәткән (күрсәттем) аңа. Күптән үткән заман (-ган\-гән иде\-ыйы\ийе), Тау ягының башка сөйләшләрендәге кебек, -ды\-де иде\-ыйы\-ийе формасы белән белдерелә:Мин синең җанга килдемийе(килгән идем). Без Себердә тордогыйы(торган идек). Мин Чиләбегә укырга җибәрделәрийе (җибәргәннәр иде). -а\-ә торган+ыйы: Уҗым әйбәт була торганыйы, ат алып сугым симертә торганыйык. ыр\ер+-ыйы\-ийе:Эй, йәш тайларҗигеп кайтырларыйы. Җаңа килен бөтен эчтинага (стенага)сөлгө элеп тутырыйы. -адыр\-әдер+-ыйы\-ийе:Метечләр буладыр ийе, атыб-атыб уйныйдырыйык(кузна уены турында). Аршин башлы, аршин чирекле сөлгеләр чүплидерийек. Күзәтүләргә караганда, норлат, кайбыч сөйләшендә –адыр\-әдер иде формасының кулланылышы чикләнә төшә. Өченче зат күплектә бу мәгънәдә –а\-ә иде(+-ыйы\ийе) кушымчалы хикәя фигыль кулланыла:Коро йәшен (аҗаган)суккан диб әйтәләрийе, чикләwекләр кара корок (сукыр) булса. Әтиләр базардан калач апкайталарыйы.

  • Слайд 10

    Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр. Кебек бәйлегенең тагын күwек \күк вариантлары бар:Шаның күwек(шуның кебек) агачларны кискән без. Тикле бәйлеге тәкле вариантында да күзәтелә:Урманга тәкле (тикле) җәйәү барам, арымыйм. Теркәгечләр.Норлат сөйләшендә әгәреңки(әгәр) варианты кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк:Әгәреңки Фази бабый булса, ул сүләрийе сәңа аwыл тарихларын. Кисәкчәләр.Фигыльләрдә –мы\-ме сорау кисәкчәсен зат кушымчасыннан алда куллану:Чынайак табагы апкил, чәй эчәмесең(эчәсеңме)? Монда гына йатып торамсыз(торасызмы)?

  • Слайд 11

    Синтаксик үзенчәлекләр. Компонентлары бер-берсенә нисбәтлек төшенчәсе белән бәйле булган исем-исем сүзтезмәләрендә тартым кушымчаларын кулланмау очраклары күзәтелә:Әпи кабартманы (диал. Ипи кабартмасын-көлчә) кесәгә тыктым.Шанда җырак түгел, ыстансы җанда(янында) гына. Сугыш җылны (елында) акуп казыдык. Кай җакта ул Саба, Казан җүндә(янында, ягында) түгелме? Икеләнүне, шөбһәләнүне бул ярдәмче фигыле белән белдерү:Үзегез беләсез булыр күпме икәнен. Сорауны, икеләнүне, , шөбһәләнүне, фараз итүне белдерә торган җөмләләрдә сорау кисәкчәсе хәбәр составында, зат кушымчалары билгесезлек белдерә торган –дыр\-дер кисәкчәсеннән алда була:Болар алганмыдыр(алгандырмы)? Сорау җөмләләрне әллә кисәкчәсе һәм интонация белән оештыру:Әллә сәңа килмәде?

  • Слайд 12

    Лексик үзенчәлекләр Норлат, Кайбыч сөйләшендә шактый бай диалекталь лексика табыла, алар тормыш-көнкүрешнең төрле тармакларына карый. Туганлык-кардәшлекне белдерә торган диалекталь сүзләр:җанагый-хатынга иренең энесе, печкәчи-хатынга иренең сеңлесе, малый-бала, ир малый-малай, кыз малый-кыз(бала), тәтәй-апа, әтинең апасы, тәти абзый-әнинең энесе. Бәйрәмнәр белән бәйле сүзләрдәнсабанту(сабантуй) борынгы формасы сакланган, Кала алы, Тикен, Качирмә, Җуwа- җыен исемнәрен күрсәтергә кирәк. Кешене төрле яклап сыйфатлый торган сүзләр:суwык чырай-караңгы чырай, тибеш-тиз, как-сук итү-кагу, кимсетү, коҗготу-котырту, күчмәү-шауламау, бору-сыгу, дырын-көтмәгәндә, әсбе-сызлавык, туңдыру-бизгәк, ләпес-тимерәүгә сөртә торган дару, җепелдәwек-күп сөйли торган, буйдак-тайлак-эшлексез, эш яратмаган кеше, ялкау, гүсбәт-зур гәүдәле ялкау кеше

  • Слайд 13

    Кием-салым:пәрдә-яшь киленнең килен булып төшкәндә битенә каплаган бөркәнчеге, хәстә-бөти, амулет(бала бишегенә куела), калуш-киез ката, кәллә-түбәтәй, уңгер-изүчә(хатын-кыз бизәнү әйбере), әрешкә-кешлеккә. Аш-су:әпи кабартмасы-көлчә(ипи камырыннан мич каршында пешереп алынган камыр ашы), җакмыш-кыстыбый, тәти катламасы-юка камырга төйгән киндер орлыгы ягып, почмакларын каплап куеп пешерелгән камыр ашы һ.б. Терек һәм терек булмаган табигать:коро йәшен-аҗаган, нугый-чуерташ һ.б. Хайваннар дөньясы:кийек-тычкан, җүwешмән-кыргаяк, куwакал\кукал-үрдәк, гуңгыйк-тирес корты, копшаңгы-каты таракан, әрешмән-үрмәкүч, шөки-агач корты, ушна-кыр тычканы.

  • Слайд 14

    Сөйләү үрнәкләре Кирпеч сугасы булса\әwәл балчыгын чыгармалы\\су сипмәле\\анары томалап куймалы пешсен дип\\бер атна торгандыр пешеп\\анары үзләндереп айак белән таптаган\\кумка йасаган\анары суккан\\айырым-айырым утыртып куйган\җаткыргач җарыла бит ул\\шулый иттереп мәйхәнә килеп җаткан\\аны көз көнө эш беткәс җандырган\ учак җасап җар кырыйында\\бер пичкә мең өч җөз кирәк\дәүрәгенә күбрәк кирәктер энде\\ Сөйләүче:Сибгатуллин Нәби, 86 яшь Татарстан, Яшел Үзән районы, Акъегет авылы

  • Слайд 15
  • Слайд 16
  • Слайд 17
  • Слайд 18

    Сөйләү үрнәге.

  • Слайд 19

    Кулланылган әдәбият Г.Х. Ахатов “Татарская диалектология”; Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова “Татар халык сөйләшләре” (беренче китап); Ф.Юсупов “Морфология татарского языка

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке