Презентация на тему "Аваз ияртемнәре"

Презентация: Аваз ияртемнәре
Включить эффекты
1 из 10
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема "Аваз ияртемнәре"? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 10 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе. Скачивайте бесплатно.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    10
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Аваз ияртемнәре
    Слайд 1

    Сүзләргә сорау куй, сүз төркемнәрен ата

    Ипи- ? Җидешәр - ? Җылы - ? Татарча - ? Шатлана - ? Зәңгәр - ? Алар - ? Бу - ? Имән - ? Булышырга - ? Ничек - ? Ике - ? Аз - ? Мияу - ? Төлкедәй - ? Микикики - ?

  • Слайд 2

    Ни өчен?

  • Слайд 3

    Тавыш - физик күренеш, ул механик тирбәлешләр рәвешендә тарала.Амплитуда һәм ешлык белән характерлана. Амплитуда тавышның яңгыравык булуын характерлый. Ешлык тон, биеклекне билгели.

  • Слайд 4

    Аваз ияртемнәре

    Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр

  • Слайд 5

    Аваз ияртемнәрен төркемлә

    иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у… ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би, бак-бак, гөлдер-гөлдер… безз-безз , чарр-чарр… чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр… дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр… ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык  …   

  • Слайд 6

    Аваз ияртемнәренең төркемнәре

    1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре. 2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре.  3. Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре. 4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре. 

  • Слайд 7

    Аваз ияртемнәре

    Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” дә төрле и я р т е м н ә р кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар

  • Слайд 8

    Образ ияртемнәре

    1. Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем 2. Х ә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, кәз-кәз, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер 3. Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп, сулк-сулык 4. К ы я ф ә т һәм характер тасвирлары: фырт.  

  • Слайд 9

    Иятемнәрнең структур төзелеше

    а) ялгызак ияртемнәр: гөрс, гөлт, дык, лып, чалт, выжт, дерт, чулт һ.б.; б) парлы ияртемнәр: ялт-йолт, лаштыр-лоштыр, шак-шок, шалтыр-шолтыр, калтыр-колтыр, чыш-пыш; в) кабатланып килгән ияртемнәр: дер-дер, мелт-мелт, кар-кар, кыйгак-кыйгак, тыпыр-тыпыр, кәз-кәз, җил-җил, дөбер-дөбер, шыгыр-шыгыр һ.б.; г) өч компонентлы аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, ка-ка-ка, кыт-кыт-кыт һ.б.

  • Слайд 10

    Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы

    Аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм исемнәр ясала ала. Я с а л м а ф и г ы л ь л ә р: а) –ла/-лә кушымчасы белән: шартла, чырла, гөрлә, чыңла, шаула, мияула һ.б. б) –а/-ә кушымчасы белән: шалтыра, ялтыра, мөгерә, күкерә һ.б. в) –ылда/-елдә кушымчасы белән:чыжылда, шакылда, дерелдә, дырылда, выжылда, чәрелдә һ.б. Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигыльләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шарт ит, шылт ит, ду кил, мәж кил һ.б. Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б. Тикшеренүчеләр шулай ук аваз ияртемнәреннән морфологик аерымлану (конверсия) юлы белән яки башка ысул белән ясалган түбәндәге исемнәрне дә билгелиләр: күке, тукран, карга, чикерткә, тукмак, йолдыз һ.б. 

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке