Презентация на тему "Электронный журнал «Ватаным өчен – гомерем, көчем”"

Презентация: Электронный журнал «Ватаным өчен – гомерем, көчем”
Включить эффекты
1 из 28
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему "Электронный журнал «Ватаным өчен – гомерем, көчем”" по литературе. Состоит из 28 слайдов. Размер файла 0.89 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    28
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Электронный журнал «Ватаным өчен – гомерем, көчем”
    Слайд 1

    Ватаным өчен – гомерем, көчем...

  • Слайд 2

    Еллар миннән үзенең соравынБаганага терәп сорады.Еллар минем күңел сафлыгынУтка-суга салып сынады. Ф.Кәрим

  • Слайд 3

    Фатих Кәрим - әдәбиятыбыз тарихында җуелмас якты эз калдырган шагыйрь. Гыйнвар аенда шагыйрь Ф.Кәримгә 102 яшь тулган булыр иде.

  • Слайд 4

    Солдат-шагыйрь Ф.Кәрим иҗатына багышланган журналыбызның беренче сәхифәсен ачабыз. “Димдә тудым, Димдә үстем, Җиләк җыйдым тугайда...”

  • Слайд 5

    Бөек шагыйрь 1909 елның 9 гыйнварында Башкортостанның Бишбүләк районында, ямьле Дим буенда урнашкан Ает авылында дөньяга килә.

  • Слайд 6

    Ул заманы өчен укымышлы саналган гаиләдә үсә. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим – Октябрь революциясе өчен актив көрәшкән коммунист. Әнисе һәм апасы да әдәбият белән кызыксыналар, үзләре җырлар чыгаралар. Ф.Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте дә ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый.

  • Слайд 7

    Икенче сәхифә “Гамьсез гомер өчен тумадым мин, Ялкынланып яшәү – теләгем...”

  • Слайд 8

    Укырга-язарга Фатих мәктәпкә барганчы ук өйрәнә. 1919-20 елларда авылдагы беренче баскыч мәктәптә белем ала. Алга таба Бәләбәйдәге педагогия техникумында укый , 1929 елда Казанда җир төзү эшләре техникумын тәмамлый.

  • Слайд 9

    Ф.Кәрим, Г.Минский (1928 ел)

  • Слайд 10

    Ф.Кәримнең әдәбият белән ныклап кызыксынуы әтисе үлгәч башлана. Бәләбәй педагогия техникумында укыганда шигырьләрен кулъязма журналга кертә башлый. 1924 елда Казанга килгәч, аларны балалар матбугатында бастыра. Аннары бөтенләй газета-журналларда эшләүгә күчә.

  • Слайд 11

    Өченче сәхифә «Өзелергә җитеп сыкрый күңелем...»

  • Слайд 12

    Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегенә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып иҗат итә. Ләкин 1937 елда Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул сыйнфый көрәшкә зыян китергән: троцкистлар белән элемтәдә торган.

  • Слайд 13

    Халык дошманы... Хөкем карары: ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә...

  • Слайд 14

    Ике сабый баласы белән, аяз көндә яшен суккандай, аптырап калган ана кая барырга, кемгә сыенырга, нәрсә эшләргә белми. Бер мәлгә шулай миңгерәп кала Кадрия, Ф.Кәримнең тормыш иптәше. Аннан исен-акылын җыеп, ирен коткаруның нинди генә юлларын эзләми дә, кемнәргә генә мөрәҗәгать итми.

  • Слайд 15

    1941 елның 12 ноябрендә «Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить», дигән боерык бирелә һәм бу карар Мәскәүдә раслангач, 1941 елның 1 декабрендә Ф.Кәримне төрмәдән чыгаралар. Ләкин шундый шарт белән: Ф.Кәрим үз теләге белән фронтка китәргә тиеш!

  • Слайд 16

    Дүртенче сәхифә “Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.”

  • Слайд 17
  • Слайд 18

    Үзенең күпсанлы каләмдәшләре кебек, Фатих Кәрим дә Бөек Ватан сугышында шагыйрь булып кына түгел, солдат булып та катнашты. 1941 елның ахырыннан алып 1945 елның 19 февраленә, батырларча һәлак булуына кадәр, ул Мәскәүдән алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сузылган солдат юлын уза һәм шушы көрәш юлын үз шигырьләрендә гәүдәләндерә.

  • Слайд 19

    Кызлары Ада белән Ләйлә Фатих Кәрим өчен күзләренең карасына тиң дәрәҗәдә газиз, шул дәрәҗәдә кыйммәт булган. Моны аның сугыш кырларыннан язылган хатлары дәлилләп тора. «Кызым минем, Ләйләм! Сиңа әтиеңнән кайнар сәлам. Мин сине бик сагындым, күрәсем килә... Йә, Ләйлә, ничек яшисең, балалар бакчасында ниләр эшлисең? Әниеңә ничек булышасың? Сез әниегезне яратыгыз. Адага да әйт, әниегез моңаймасын. Aңа булышыгыз, сүзен тыңлагыз...»

  • Слайд 20

    Кызларының әтиләренә язган хаты

  • Слайд 21

    Шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия һәм кызлары Ләйлә, Ада

  • Слайд 22

    Ф.Кәрим сугыш елларында чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте. Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, «Шакир Шигаев» исемле зур драма әсәре иҗат итте. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде.

  • Слайд 23
  • Слайд 24

    Ф.Кәрим Ватан сугышында чыннан да зур батырлыклар күрсәтә. Сугыш дәвамында ул ике тапкыр каты яралана, ләкин госпитальдән соң яңадан сугышка омтыла. Оста сугышуы өчен ул күп тапкыр язма котлаулар ала, фронтта рядовойдан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.

  • Слайд 25

    1945нче елның 19нчы февралендә Фатих Кәрим сугышта һәлак була. Хәрби батырлыклары өчен аңа Югары Башкомандование тарафыннан бер-бер артлы өч тапкыр рәхмәт белдерелә, соңрак Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә ул.

  • Слайд 26

    Аның кайсы шигырен алып карасаң да, Ватанны көчле ярату сизелеп тора. Атаклы “Кыңгыраулы яшел гармун”да Фазыл: Ватаным өчен – Гомерем, көчем, – дип җырлый. Ул – аның якты киләчәккә ышаныч белән сугарылган без белгән әсәрләренең берсе генә. Сюжетлы шигырьгә жыр жырлату аша булса да, Ф.Кәрим иҗатының бик кыска рәвешкә китерелгән төп фикерен кертеп җибәрә.

  • Слайд 27

    Бүгенге көндә минем милләтем — Муса Җәлиле, Фатих Кәриме, Абдулла Алишы булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим премиясе... Шагыйрь иҗаты, шөкер, мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә.

  • Слайд 28
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке