Презентация на тему "Ия белән хәбәр арасында сызык" 7 класс

Презентация: Ия белән хәбәр арасында сызык
Включить эффекты
1 из 12
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (0.61 Мб). Тема: "Ия белән хәбәр арасында сызык". Предмет: литература. 12 слайдов. Для учеников 7 класса. Добавлена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    12
  • Аудитория
    7 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Ия белән хәбәр арасында сызык
    Слайд 1

    Укытучы – белем, моң язың, Кеше микән олы остазың. Мәхмүт Хөсәен

  • Слайд 2

    “Җир йөзендәге иң-иң матур теләкләрне кемгә багышларга дип сорасалар, мин, башымны иеп , үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән Укытучыга дияр идем ”. (Лена Шагыйрьҗан) “Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре – сезнең эшегезне дөрес юлга куючылар. Шуның өчен аларның әмерләрен җиренә җиткереп үтәгез, тыйган эшләренә якын бармагыз” . (Риза Фәхретдин) “Укытучы һәм тәрбияче булып туарга кирәк; алар белән тумыштан бирелгән сәләт идарә итә” (Лев Толстой)

  • Слайд 3

    Тема: Ия белән хәбәр арасында сызык  

  • Слайд 4

    Максат: 1.Җөмлә кисәкләре турында белемнәрне актуальләштерү; ия белән хәбәр арасында сызык кую очракларын тикшерү . 2.Укучыларның телдән сөйләм осталыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү. 3. Укытучыларга карата игътибарлылык, ихтирам һәм алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

  • Слайд 5

    Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы. Уку – энә белән кое казу. Сүз – күңелнең көзгесе. Хезмәте каты – җимеше татлы. Китап - белем чишмәсе.

  • Слайд 6

    Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары Җөмләнең хәбәре баш килештәге исем, сан, алмашлык һәм исем фигыль белән бирелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела. Мәсәлән: 1)Бар булган һөнәрләрнең башы – укытучы. 2)Ул – тәҗрибәле белгеч. Хәбәр составында төрле көчәйткеч кисәкчәләр дә булырга мөмкин. Сызык бу очракта да куела. Мәсәлән: 1)Яз – яз инде ул. 2) Шигърият - үзе җыр ул. Искәрмә! Ия күрсәтү алмашлыгы белән белдерелеп, хәбәрдән соң килсә, сызык куелмый: Әтиемнең иң олы апасы бу. Исем хәбәргә ярдәмче фигыль яки кисәкчә, бәйлек өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына шулай ук сызык куелмый: Иң кадерле нигъмәтсу икән.

  • Слайд 7

    Бирелгән сүзләрне кертеп, ия белән хәбәр арасында сызык куярлык итеп җөмләләр төзергә.1 вариант: 2010 , Укытучы , ата-ана, тәрбияләү, бурыч;2 вариант: көз, вакыт, муллык, хезмәт, җимеш, тырышлык;3 вариант: урман, һава, чыганак, табигать, туган як, гүзәл;4 вариант: бәйрәм, Сабантуй, мәйдан, милли көрәш.

  • Слайд 8

    Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзегез, тыныш билгеләрен куегыз һәм ия – хәбәрнең асларына сызыгыз.1) байлык, ул, вакыт, хәзинә. 2) рухи, тел, дәвасы, ул, халыкның. 3) милли балетына, берсе, Фәрит Яруллин, нигез салучыларның, татар. 4) иң беренче, милләтне, тел, милләт иткән. 5) татар, нигезсалучы, Салих Сәйдәшев, композитор профессиональ, музыкасына .

  • Слайд 9

    Тест тикшерү

    1. Безнең бабайбикюмарт. җөмләсендә хәбәр ниндитөргә керә. А) фигыльхәбәр Б) сан хәбәр Ә) исем хәбәр В) сыйфат хәбәр 2.Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.җөмләсенең баш кисәкләре... А) кадерләгән халык Б) халык кадерле Ә) телен кадерләгән В) халык кадерле булыр 3.Китап - бакча ул , андагы язулар – шул бакчаның гөлләре. җөмләсендә хәбәр - ... А) парлы Б) кушма Ә) гади В ) тезмә  

  • Слайд 10

    4.Кайсы җөмләдә сызык (–) куела? А) Су ( ) дөньяның иң кыйммәтле байлыгы. Ә) Без ( ) сигезенче сыйныф укучылары ( ) төрле югары уку йортларына укырга керергә әзерләнәбез. Б) Дусты бүләк иткән китап аңа ( ) ягъни Маратка () бик ошады. В) Югарыда ( ) агачбашларында () салаваткүпере күренә. 5. Кайсы җөмләдә сызык (–) куелмый? А) Тел ул () халыкның рухи дәвасы. Ә) Бу () минем өчен() биккызыклыһөнәр булыптоелды. Б) Укытучыһөнәре () мактаулыһәм җаваплы һөнәр. В) Ялгансөйләү,гайбәт, саранлык, ялкаулык () тискәре сыйфатлар.

  • Слайд 11

    Җаваплар

    1- Ә 2- В 3- Ә 4- А 5- Ә

  • Слайд 12

    Укытучым

    Сез дөньяда- иң белемле кеше, Дөньяда Сез - иң таләпчән кеше Сезнең дәрес- тормыш ачкычы. Таләпчәнлек – тәртип юлдашы. Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә Тәртип булган җирдә тормыш матур, Маяк бит Сез, әйдәп баручы. Зур уңышка ачыла юл башы. Безнең өчен Сез - иң ягымлы кеше, Йомшак сүзле, изге күңелле. Белем орлыкларын җайлап кына, Өләшүче дә ул - Сез түгелме!?. Кайгыртучан да Сез, ә без һаман, Белемле дә, кайгыртучан да Сез, Мәшәкатьләр табып торабыз. Таләпчән дә, һәрчак ягымлы. Мәктәптә Сез - икенче әни безгә, Күңел күгемдә Сез Укытучым- Әни булгач, тыныч дөньябыз.Йөрәгемә иң-иң якыны.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке