Презентация на тему "Олимпиада үрләрен баскычлап"

Презентация: Олимпиада үрләрен баскычлап
Включить эффекты
1 из 19
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать презентацию по теме "Олимпиада үрләрен баскычлап" по литературе, включающую в себя 19 слайдов. Скачать файл презентации 2.1 Мб. Большой выбор учебных powerpoint презентаций по литературе

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    19
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Олимпиада үрләрен баскычлап
    Слайд 1

    Олимпиада үрләренә - баскычлап

    ӘҺЛЕТДИНОВА ЛАНДЫШ ФИЛҮС КЫЗЫ Актаныштагы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ның югары категорияле татар теле, әдәбияты укытучысы

  • Слайд 2

    ЯШЬ ТАЛАНТЛАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ АВАЗЛАРЫН МӘКТӘП ЗАЛЛАРЫННАН БАШЛАП ИШЕТЕРСЕЗ. ДӨНЬЯГА СИРӘК КИЛӘ ТОРГАН ТУКАЙЛАРНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ СЕЗНЕҢ КУЛДА!С.Хәким

  • Слайд 3

    БАРЫ ТИК ЭШ ДӘВАМЛЫ БУЛГАНДА ГЫНАНӘТИҖӘСЕ БУЛА

    Р.Фәхретдин

  • Слайд 4

    Укучылар алдына куелган максатлар:

    Программа материалларын бик яхшы белү; Өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу; Бөтен төр анализ үрнәкләрен белү; Вакытлы матбугат белән кызыксыну; Фикерләү сәләтен үстерү; Мөстәкыйль эшләргә өйрәнү; Халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү;

  • Слайд 5

    ӨЙРӘНЧЕКОСТАЗЫНУЗДЫРСА, БУ – ОСТАЗНЫҢҖИҢҮЕ

  • Слайд 6

    ЭЧТӘЛЕК

    Әдәбияттан минимум; Чорга характеристика; Әдәбиятны баскычлап кабатлау; Әдәбият теориясе; Чор әдипләре; Әсәрләрнең эчтәлеге, кыскача характеристика, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, тестлар; Анализ үрнәкләре; Моны белергә кирәк; Олимпиада биремнәре.

  • Слайд 7

    Әдәбияттан минимум:

    11 КЛАСС Г.Кутуй. Тапшырылмаган хатлар. Сагыну. Без - сталинградчылар. М.Җәлил. Хат ташучы. Алтынчәч. Хуш, акыллым. Окоптан хат. Дуска. Кичер, илем! Кошчык. Бүреләр. Төрмәдә төш. Вәхшәт. Җырларым. Кызыл ромашка. Ана бәйрәме. Тау елгасы. Имән. Сандугач һәм Чишмә. Ф.Кәрим.Кыр казы. Үлем уены. Ант. Урман тын иде. Юл. Иптәш. Сөйләр сүзләр бик күп алар... Сибәли дә сибәли. Моңһәм көч. Мин - гуманист. Гөлсем. Партизан хатыны. Тимер һәм тимерче. Кыңгыраулы яшел гармун. Пионерка Гөлчәчәккә хат. Разведчик язмалары. Н.Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. Идегәй. Г.Бәширов. Туган ягым - яшел бишек. Намус…

  • Слайд 8

    Әдәбиятның чорларга бүленеше

        БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ   Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)    УРТА ГАСЫРЛАР ӘДӘБИЯТЫ  Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)    Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)    Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)    Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)   ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ  Милли Яңарыш чоры әдәбияты (XIX гасыр уртасы — 1917)  Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)  XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917) 

  • Слайд 9

    30 нчы еллар әдәбиятына гомуми күзәтү

    Чорүзенчәлекләре1. Дингә каршыкөрәш дәүләт күләмендә тормышкаашырыла.2. 30 нчыелларуртасында, илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башлана, меңәрләгән кешеләр бергаепсезгә үтерелә, төрмәләргә ябыла, лагерьларгаҗибәрелә. 60 миллион гаепсезкешеюкителә.  3. Колхозлаштырукиң җәелдерелә. 20 нчеелларахыры – 30 нчыелларбашындамәҗбүри рәвештә күмәк хуҗалыклар төзелә, чынҗир хуҗаларының байтагы “кулак” исемебелән Себерякларынасөрелә.4. 1929 нчыелдагарәп графикасы – латинга, ә 1939 – 1940 нчыелардакириллицагаалыштырыла. Бухалыкның зуркатламынүзенең бай язмаәдәбиятыннан, тарихиядкярләреннән читләштерүгә китерә.5. Әдәбиятта “социалистик реализм”, “совет әдәбияты”, “советязучысы” төшенчәләренә нигезсалына.6. Әдәбиятта үсеш-үзгәрешләр, эстетик эзләнүләр кими, “актуаль” темагаязылган, бер-берсенә бикныкошаган, ләкин укучылардакызыксынууятмыйторганәсәрләр күпләп языла.7. Хакимлекиткән идеологиядәшн читләшкән яисә хакимиятнең төрле якларынтәнкыйтьләгән әсәрләргә “кара пәрдә” ябыла. (Ф.Әмирхан “Шәфигулла агай”, Г.Ибраһимов “Адәмнәр”, Г.Рәхим “Идел”, Х.Туфан “Ант” һ.б.)8. Татар әдәбияты 30 нчыелларда да сакланып, яшәп кала, үсеш-үзгәрешен туктатмый, чөнки:- татар әдәбиятының еракгасырларданкилгән олыреалистиктрадицияләре һәм ХХ гасырбашындакүтәрелешенең “алтын чоры”нкичерүе биккүп буынязучыларөчен зуртаяныч, терәк була;- 1917 нче ел алдыннан татар әдәбиятында Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Камалкебекюгарыабруйлыкаләм осталарының хезмәт итүе, күбесенең 20-30 нчыелларда да иҗат эшчәнлегеннән аерылмавы татар сүз сәнгатенә билгелеберсыйфатдәрәҗәсендә калыргамөмкинлек бирә;- Бучордаәле татарәдәбияты яшькөчләрне төрле төбәкләрдә үзенә тартып тора (Оренбург – М.Җәлил, Саратов – Г.Кутуй, Тамбов – Һ.Такташ, Башкортстан – М.Әмир, Ф.Кәрим һ.б.)Поэзиядә (прозада…, драматургиядә…) күтәрелгән темалар: 1) авылһәм шәһәрдәге үзгәрешләр;2) табигать;3) тарих;4) инкыйлаб;5) шәхес язмышытурындауйланулар… Уңышлы әсәрләр: … Әдәбиятта өстенлек иткән жанр төрләре: …Тагынукыгыз:Галимуллин Ф. Әле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.Галиуллин Т. Утызынчыеллар татар шигърияте / Т.Галиуллин // Шигъриятбаскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.91-125.Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч. пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.Татар әдәбияты тарихы. Алтытомда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989

  • Слайд 10

    VI класс

  • Слайд 11

    Әдәбият теориясе

    КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ1. төп2. ярдәмче3. эпизодик4. аталучы ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ1. реализм2. романтизм3. модернизм ӘДӘБИ АЛЫМНАР1. портрет2. пейзаж3. әйберләр дөньясы4. психологизм5. шартлылык6. хронотоп ТЕМА:1. Мәңгелек2. Милли3. Тарихи4. Персональ

  • Слайд 12

    Мирсәй Әмир “Миңлекамал” драмасы(1944)

    Кыскача сюжеты       “Яшел алан” колхозына председатель билгеләргә кирәк. Моның өчен райком секретаре Гыйльманов шул колхозда эшләүчеләрнең шәхси делоларын тикшерә, туры килерлек кандидатура эзли. Анкеталарны актарып чыккач, Миңлекамал Сәфәргалиевага туктала. Аны үз янына чакыртырга куша, ләкин, ни гаҗәп, Миңлекамал үзе үк “Яшел алан” колхозына председатель итеп тәкъдим итүләрен сорап килә. Ул председатель итеп билгеләнә.      Беренче көннән үк Миңлекамал җиң сызганып эшкә керешә. Аның үзен үзе кызганмыйча, алны-ялны белмичә эшләве чыннан да “Җенлекамал” булуын дәлилли. Ләкин колхозда эшләр шома гына бармый. Чәчү вакыты җиткәч, орлыкларның чәчәргә яраксыз булуы ачыклана. Җаваплылыкны үз өстенә алып, Миңлекамал чәчәргә куша һәм ялгышмый. Миңлекамалның эшенә аяк чалучылар да табыла. Хәлим һәм Мәймүнә Миңлекамалның һәр адымын тикшереп торалар. Берәр кыек адымы, ялгышлыгы булса, шунда ук райкомга җиткерә торала.      Миңлекамалның председатель булуы бөтен авылны эшкә дәртләндерә: яшен дә, картын да. Барысы да тырышып хезмәт куялар, колхозларын алдынгылар рәтенә чыгарырга тырышалар.      Бервакыт колхозга, Миңлекамалны тикшерергә дип, Казаннан кешеләр килеп төшә. Ахыр чиктә барысы да ачыклана, дөреслек өскә чыга. Мәймүнә белән Хәлимнең кырын эшләре өскә калка: Миңлекамалны тикшерергә дип килгән кеше аларны тикшерә. Председательгә дип казылган чокырга үзләре төшәләр.Жанры: драма. Сюжет-комппозициясе: Биш пәрдәдә, сигез картинада. Төенләнеш: Гыйльмановның “Яшел алан” колхозына председатель сайлавы, Миңлекамалга тукталуы, Миңлекамалның шул ук үтенеч белән үзе килүе.Вакыйгалар үстерелеше: Миңлекамалның председатель итеп билгеләнүе, авыл халкының колхозны аякка бастыру өчен җиң сызганып эшләве.Кульминацион нокта: Миңлекамалны тикшерергә Казаннан кеше килү.Чишелеш:барысы да ачыклану, гаепле кешеләрне фаш итү.Төп образлар: Миңлекамал, Маһинур, Гайни, Өмми, Нәфига, Әхмәдулла карт, Хәлим, Мәймүнә.Ярдәмче образлар: Гыйльсанов, Хаҗи, Хуҗа, Венера, Талип, Ходайбирдин. Темасы: Бөек Ватан сугышы көннәрендә авыл хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте, сугыш китергән авырлыклар, яхшылыкның начарлыкны җиңүе. Идеясе: дөреслекһәрвакыт өскә чыгачак, үз көчеңә ышанып, тырышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачак.

  • Слайд 13

    Гариф Ахуновның “Хәзинә” романы геройлары

    Йөзлекәй карчык — 11бала ------------Гобәйдулла (Көбәш карт) Шәвәли 5 баласы 3 кызы күрше- Әбүзәр (сугышта үлгән) Баязит( Үзбәктә) Мәгыйшә үлгән тирә авылларда Сәлимә Таһирә кияүдә   Шәвәли – Мәгыйшә (4 баласы) Фәйрүзә Арслангали Мәрзия Габделхәй Булат Дияров (Мөнәвәрә классташлар, яратышалар) (Тансык-уллары) Кәрим---------Мөнәвәрә Тимбиковлар (мастер) Миләүшә----------Әнвәр (балалары)   Лотфулла------------Тәүфика Дияровлар Сәлим Илдар Разия Рәйсә Кәрәм (балалары)   Кожанов--------трест начальнигы   Зозуля----------контора директоры

  • Слайд 14

    Әдәби әсәр анализлаганда файдалану өчентерәк схема үрнәкләре

    Чәчмә әсәр анализлау планы 1. Әсәрнең язылу вакыты, тарихы (билгеле һәм кирәк булса). 2. Төп әдәби образлар системасы. Аларны сыйфатлау. 3. Сюжет бирелеше. Конфликт. 4. Әсәрнең тема, проблема, идеясе. 5. Сурәтләнгән дөнья ( пейзаж, портрет, әйләнә-тирә дөньяны тасвирлау). 6. Әсәрнең композициясе. 7. Әсәрнең теле (автор сөйләме, хикәяләү, сурәтләү, персонажлар сөйләме, тел-сурәтләү үзенчәлекләре). 8. Жанры. 9. Әсәрнең язучы иҗатында тоткан урыны. 10. Татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы.

  • Слайд 15

    АЛЬТЕРНАТИВ ДӘРЕСЛЕКЛӘР:

  • Слайд 16

    Интернет ресурслар:

  • Слайд 17

    ЭЛЕКТРОН ДӘРЕСЛЕКЛӘР

  • Слайд 18

    Тырышсын, сәләтле булыр! Баш ватсын – башлы булыр! Көч түксен – көчле булыр! ЙӨК БАЛА КҮТӘРМӘСЛЕК КЕНӘ БУЛМАСЫН!

  • Слайд 19

    ИГЪТИБАРЫГЫЗӨЧЕНРӘХМӘТ

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке