Презентация на тему "Яхшы укучы" 4 класс

Презентация: Яхшы укучы
Включить эффекты
1 из 14
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Яхшы укучы" для 4 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 14 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    14
  • Аудитория
    4 класс
  • Слова
    чтение
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Яхшы укучы
    Слайд 1

    Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе

    4 нче класс укучылары

  • Слайд 2

    "Әйбәт укучы"

    темасы буенча проект эше

  • Слайд 3

    Максат:

    әйбәт укучы булу өчен кирәкле сыйфатларны ачыклау Бурычлар: 1. Иң әйбәт укучыга хас сыйфатларны өйрәнү 2. Әдәби уку дәреслегендә укучыларга хас сыйфатларны яктырткан авторларның әсәрләрен өйрәнү 3.Анкета сорауларына җавапларга нәтиҗә чыгару Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны тормышка ашырырга кирәк: 1.Әйбәт укучыларының сыйфатларын өйрәнү. 2.Әдәби уку дәреслегендә тема буенча бирелгән әсәрләрне өйрәнү, өлкәннәрдән яхшы укучы сыйфатларына карата фикерләрен сорашу һәм анализлау.

  • Слайд 4

    Ә кемнәр соң ул чын кешеләр,әйбәт укучылар?

      Алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? -мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый; - авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора; - аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә; - ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була; - киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша; - егет булачак кечкенә кеше беркайчан да куркып калмый ; -әти-әнисе,туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә; - әйбәт укучы- табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә.

  • Слайд 5

    Әдәби уку дәреслегендә укучыларга хас сыйфатларны яктырткан авторларның әсәрләре

    1.В.Нуруллин"Буреләр,үгез һәм без", 2. Ш.Камал"Курай тавышы", 3. Г.Ибраһимов"Яз башы", 4. Ш. Маннур"Әткәм-әнкәмнең теле...", 5. Ф. Хөсни"Сөйләнмәгән хикәя", 6. Г.Бәширов "Язгы Сабантуйлар", 7.Ә.Еники "Матурлык"

  • Слайд 6
  • Слайд 7
  • Слайд 8

    Иң әйбәт укучы - В.Нуруллинның "Бүреләр, үгез һәм без" әсәрендәге Нәҗимов. Ул сигез сыйфатның алтысына(75%) ия

    . 1)Мәктәпкә соңга калмый килә, яхшы укый."Таш яуса да, мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган көз үземне укырга алганда, мин- директога сәбәпсез дәрес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга вәгъдә иткән кеше.",-ди ул. 2)Авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора " Юк,болай ятып эш чыкмаячак: утын үзеннән-үзе килмәячәк, ә дәрес калачак. Ни булса да булыр, барып карарга кирәк.",- дигән юллар шуңа дәлил булып тора. 3) Аны өлкәннәр мактый,хөрмәт итә -"Анысын да үзең әйбәт булганга, җәйге каникул вакытында калхузга булышкан өчен генә бирәм."Бу юлларны автор председатель Мөбин абый авызыннан әйттерә.

  • Слайд 9

    4)Ул иң элек башкалар турында уйлый,ярдәмчел була "Әле күптән түгел генә Мәхмүткә тиресләрен түгештем. Ә Гәрәйләргә узган ял көнендә генә утын кисешкән идем.“ 5) Киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша ."Бу мәсьәлә минем өчен күптән хәл ителгән: милиционер булмакчы идем мин. Әйбәтләп укып чыгып, милиционер булырга һәм дөньяда гаделлек урнаштырырга телим ". 6)Әти-әнисе,туганнары,якыннары турында кайгырта,аларның кадерен белә."Мин әнине бер дә рәнҗетергә теләмим,кимендә йөзгә кадәр яшәтергә тиеш мин аны. Әтием өчен дә яшәргә тиеш ул"

  • Слайд 10

    Анкета сораулары

    1. “Иң әйбәт укучы"сыйфатлары гына әйбәт булу өчен җитәме ? 2.Үзегездә нинди сыйфатларны үзгәртер идегез ? 3. Үзегезне әйбәт укучы дип саныйсызмы?

  • Слайд 11

    Җавапларның кайберләре:

    1.Яхшы уку өчен, китапны яратырга, укыганны аңларга кирәк. Моның өчен китап белән дуслашырга кирәк, чөнки китап-белем чишмәсе. 2.Элек-электән үк кешеләр белемгә омтылган кешеләрне яраткан,үз иткән. Без белемле, тәрбияле кеше булырга тиешбез. Вакытның кадерен белергә кирәктер ,тырышлык та комачауламас.. 3.Мин китап укырга яратам. Кайбер китапларны мин кат-кат укыйм. Ә укыгач анда язылганнар турында дусларыма сөйлим, шигырьләрен ятлыйм. 4.Безнең гаиләдә барысы да укырга яраталар. Мин шигырь ятлый башласам, мине уздырып сөйләргә тотыналар.Мин шаккатам, ничек алар ничә елдан соң да шуны хәтерлиләр! 5. Күп укыган күп белә, дигән мәкаль миңа бик ошый. Чыннан да, күбрәк укысаң, өй эшләрең әйбәт эшләнә , укытучы да ,әти-әни дә канәгать,мактыйлар,мактау сүзләре ишеткәч, үземә дә рәхәт булып китә. 6.Бүген урамда XXI гасыр. Белемле кеше генә уңышка ирешә ала, дип уйлыйм. Моның өчен мәктәптә тырышырга кирәк.Чөнки мәктәп безгә беренче белемне, күнекмәләрне бирә.

  • Слайд 12

    Нәтиҗә:

    Шулай итеп,яхшы укучы үзендә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш икән: мәктәпкә соңга калмый килә, тәртип бозмый, яхшы укый; авыр хәлдән чыгу юлын үзе таба, сүзендә тора; аны өлкәннәр мактый, хөрмәт итә; ул иң элек башкалар турында уйлый, ярдәмчел була; киләчәге турында алдан ук хыяллана, хыялын тормышка ашыру өчен тырыша; беркайчан да куркып калмый ;әти-әнисе,туганнары, якыннары турында кайгырта, аларның кадерен белә; әйбәт укучы- табигать баласы, ул матурлыкны күрә һәм саклый белә.

  • Слайд 13

    Нәҗимов, Гәрәй, Мәхмүт , Бәдертдин кебек малайларның тормыш юлларында очраган киртәләрне ничек җиңгәннәрен истән чыгармыйк. Үзебезнең тыныч , мул тормышта ,әти-әни назына күмелеп яшәвебезгә сөенә-сөенә "Яхшы укучы " исеменә лаек булыр өчен бар көчебезне бирик.

  • Слайд 14

    Без яшәгән гүзәл җирдә Гел аяз булсын күкләр. Бәхетле балачак, озын гомер Телиләр безгә күпләр. Дөньяматур, илләр имин булсын, Тыныч булсын туган җиребез Сәламәтлек,шатлык, бәхет белән Узсын безнең һәрбер көнебез.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке