Содержание
-
Мин Хөсәенова Илсөя Илдус кызы, Татарстанның тау ягы булып торган, имәннәре белән дан тоткан Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында дөньяга туганмын.
-
Туган авылымның җир куеныннан ташып чыккан, челтерәп аккан җиде чишмә суларын эчеп үскәнгәдерме, баһадир имәннәрнең ефәк яфракларын кыйбла җиле белән иркәләнеп үскәнгәдерме, гаилә җебем укытучылар династиясенә барып тоташа.
-
Ишле гаиләдә 5 бала тәрбияләнеп үсәбез. Кечкенәдән балалар белән эшләү мине укытучы булырга этәрде.
-
2009 елны Иске Чәчкаб мәктәбен тәмамлаганнан соң мин Чаллы дәүләт педагогика институтына укырга кердем һәм 2014 елны тәмамлап Яшел Үзән шәһәренә яшь белгеч булып кайттым.
-
-
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.