Содержание
-
Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.
-
Бизәнүәйберләре
Балдак-кольцо. Йөзек-перестень. Беләзек-браслет. Алка-серьги. Чулпы-накосник. Чәч тәңкәсе- монета для волос.
-
-
Сораулар.
Татар кызының нинди милли бизәнүәйбер- ләре бар? Сиңа бизәнү әйберлә- ре ошыймы? Дус кызыңның нинди бизәнүәйберләре бармы?
-
Татар халкының милли киемнәре.
Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе Матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне,камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.
-
Калфаклар.
Татар хатын-кызлары алтын яки көмеш белән бизәлгән ,төрле чигүле, бизәкле калфаклар кигәннәр.
-
Калфаклар бәрхеттән тегелгән. төрле милли бизәк- ләр белән чигелгән.
-
-
Татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкова калфаклар кияргә бик яраткан.Аны халык яратып, “калфаклы сандугач” дип йөрткән.
-
Түбәтәйләр.
-
-
Түбәтәйләр .
Борын-борыннан ир-егетләр түбәтәй кияргә яратканнар. Көндә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан теккәннәр.Бәйрәмнәрдә кияр өчен ефәк, парча,бәрхеттән теккәннәр.Байлар энҗеле яки алтын-көмеш җепләр белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗә санаганнар.
-
Читекләр.
-
-
Читекләр.
Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Читекләрне ир-егетләр дә,хатын-кызлар да кигәннәр.Ирләр читеге кара күннән,йомшак итеп тегелгән.Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле каюлы читекләр киергә яраткан.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.