Содержание
-
Тукай һәм мәхәббәт.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровск урта гомуми белем бирү мәктәбе Укытучы:Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы
-
Сөю һәм мәхәббәт җимеше булган кеше дөнья яратылганнан бирле асылда бер үк табигать законы белән яши. Ул закон— мәхәббәт. Мәхәббәт— кеше өчен иң затлы, бөек хис. Такташча әйтсәк, “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”. Шулай булмаса, яшәүнең кызыгы да, мәгънәсе дә булмас иде. Мәхәббәт — ул мәңгелек тема. Һәр чорда да бу темага мөрәҗәгать иткәннәр. Болгар чорында иҗат иткән Кол Гали мәхәббәтне илаһи нәрсә итеп тасвирласа, Кандалыйның мәхәббәте шашкын, ярсулы булган. Ә бөек шагыйребез Г. Тукайның мәхәббәте нәфис моң белән өртелгән, үтә нечкә хисле, оялчан.
-
Тукай сөйгәнме? Сөйсә кемне сөйгән? Габдуллада “гыйшык уты” беренче тапкыр Җаекта кабынган. Аның мәдрәсә каршында яшәүче бер апаның үзеннән 2-3 яшькә олырак кызына күз атып йөргән. Бу мәхәббәт артык җитди булмаган күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган. Тукай яшьтән күңелле гаилә тормышын белмәгән, хатын-кыз арасында булып, аларның матур якларын күп күрә алмаган.Шуңа күрә ул хатын-кыз булган мәҗлесләрдән мөмкин кадәр тизрәк китәргә тырышкан. Әгәр хатын-кыздан кача торган булса, Тукайның иҗатында мәхәббәт шигырьләре урын алыр идеме?
-
Син булмасаң! И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмаса; Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмаса! Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, — Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң! Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, — Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң! Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, — Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң! Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып, Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң! Дәрвиштәй, аллага чын күңелдән кол булыр идем, — Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!
-
! Табигатьтән килгән хисчәнлек, матурлыкны күрә белүе Г.Тукайны мәхәббәт җырчысы рәтенә кертергә дә хокук бирә. Күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь, хатын-кызның нәфислеген, гүзәллеген шигырендә әйтеп бирә. Гашыйк кеше гашыйк булу белән дә матур була. Һәр сүзеннән наз бөркелә аның. Шагыйрьнең лирик герое мәхәббәт турында уйлана,аның серләренә төшенергә омтыла.
-
Бөек Тукаебызның йөрәгендә мәхәббәт уты кабызучы кем ул? Кайдан ул? Безгә танышмы ул?
-
Зәйтүнә Мәүлүдова. Бу исем Тукай тормышында аерым урын алып тора. Тукайның аңа булган мәхәббәте кайнар, сәер һәм яшерен була. Ул аны ничәмә тапкыр төшләрендә күреп уяна.
-
Тукайның төше «Әл- ислах» гәзите редакциясе, имеш. Әкрен генә тирә ягына карангалап, минем яныма Зәйтүнә килә. Аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Иң башта үзе кул биреп исәнләште, аның йомшак кына, кечкенә кулының җылысы бөтен тәнгә тарала. Зәйтүнә миңа якынайган саен, аның җылысы күкрәкләремне җылытты, ниһаять, тирләтә башлады. Мунчадагы кебек эсселектән тын алуы читенләште, еш-еш тын ала башладым. Ә күңел үзенекен итә; Зәйтүнә минем каушап, оялып, еш-еш тын алуыма уңайсызлана кебек. Эсселектән тыным куырылып уянып киттем. Бераз төш тәэсиреннән кымшанмыйча яткач, Зәйтүнәнең күзләрен, кыйгач кашларын, никадәр үпсәң дә туялмаслык иреннәрен күз алдыма китердем.
-
1907 елда Чистай пыялачысы Хәйдәр гаиләсе Казанга күчә. Кызлары Зәйтүнә, апасы Бәдриҗиһан белән бергә, рус-татар мәктәбендә укый. Зәйтүнәгә 14 яшь. Иртән укыйлар, укудан соң, өйдә чигү эшенә утыралар. Приказчик абыйлары алып кайткан төрле китап, газета-журналларның берсен дә калдырмый укып баралар. Зәйтүнә Тукайның шигырьләрен аерым бер ләззәт һәм дәрт белән укый. Үзең тел белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене Зәйтүнәнең күрәсе килә башлый..
-
Тукай белән Зәйтүнүнең беренче очрашулары
Зәйтүнә белән Бәдриҗиһан үзләренә туган тиешле Фатих Әмирхан янына “Әлислах” редакциясенә килгәлиләр. Алар Фатих абыйларыннан Тукай белән таныштыруны үтенәләр. Ф.Әмирхан бу турыда болай ди: “Беркөнне Зәйтүнә туташ үзенең ике иптәш кызы белән редакциягә килгән иде. Тукайга хатын-кыз белән таныштырам, дисәң, мөмкин булса, ишектән, мөмкин булса, тәрәзәдән чыгып качачак булганга, мин аңа алдан хәбәр бирмичә, кызларны иярттем дә эчке бүлмәгә алып кердем һәм Тукай белән таныштырдым. Ул бер генә күтәрелеп карады. Алдан Зәйтүнә туташ керә иде. Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде”.
-
Серлекыз – Зәйтүнә истәлегеннән
Әйе, әйе бүгенгедәй хәтеремдә. Мин Тукайны беренчетапкыр Казанда, «Әл- ислах» редакциясендә күрдем. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш:, чәче озын да кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да, күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга гына карап күреште. Без Тукай белән сөйләшмәдек. Ә икенче күрүем Екатерининский урамында булды. Мин аның ни эшләп йөрүенә төшенә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» диде. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, мин йөзенә карамаганда гына, миңа күз ташлый.
-
Мәхәббәт — шигъри илһам бирүче, - ди Тукай. Үзенең сөеклесенә багышлап нинди генә шигырьләр язмый Тукай . Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне, Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне. Беләм инде: мине әсир итәрсең, Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең. Табигый, синең күркәмлегең күкнеке әм һәрбер әгъзаң нәфис, мактаулы. Сөярмен мин сине дә, бик сөярмен, Яратырмын, янармын да көярмен...
-
1908 елның июнь башында Зәйтүнәләрнең гаиләсе Казаннан китәргә әзерләнә. Редакциягә Тукай белән саубуллашырга килә... Күрешәләр. Үзләренең Чистайга бөтенләйгә китәчәген әйтеп: “Монда бары сезне күрергә килдем”, - дигәч, ул: “Бик җәл”, -дип куя. Хат язышырга булалар. “Кайсы пароход белән китәсез? Мин озата төшәрмен”, -ди. Саубуллашып китә. Саубуллашу шулай тәмамлана. Бу вакытта тукай 22 яшь , Зәйтүнәгә 2 айдан 15 тулачак. 17июньдә “Әлислах”та “Мәҗнүн” имзасы белән Тукайның “Кызык гыйшык” шигыре чыга. Бу шигырьнең башында Тукай үзен эссе көндә коенырга теләп, бер чиләк суны җилкә аша читкә атып, “Әл дә тәнгә тимәде” дип шатланган җүләргә охшата.
-
Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы кичерешләрен күз алдына китерү кыен түгел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоелган. Шул ук вакытта ул канәгать тә: ярый әле, китте, белми китте, ди. Зәйтүнә туташ Тукайның яратуын белгәнме? Сизгер күңелле кыз шагыйрь күңелендәген тоймый калмагандыр. Зәйтүнә Тукайның үзенә карата битараф булмаганын сизә. Әмма язмыш дигән нәрсә дә бар, ул без дигәнчә язылмый шул. 2 яраткан йөрәк кавыша алмый. Икесе дә бу сихри, серле мәхәббәтне үзләре белән алып китә.
-
Зәйтүнәнең язмышына күз салыйк.Ул бәхетле булгандыр дип әйтеп булмый. 1912 нче елның язы. Бу яз Зәйтүнә өчен авыр, бик авыр яз була. Ул авырый башлый. Чистайдагы дәвалаулар гына ярдәм итми, аны Казанга алып китәләр, һәм шунда ул Тукайның хәле турында ишетә, янына бара. Ләкин Тукай яныннан чыгып килгән Фәхрислам Агиев: “ Туташ, кермәгез аның янына, ул бик авыру. Сезгә шундый хәлдә күренергә һич риза булмас, кермәгез”, --дип, Зәйтүнәне кире борып җибәрә. Зәйтүнәне Чистайга алып кайталар, ул әкренләп сәламәтләнә. Аны кияүгә сораучылар күп була. Ләкин кыз, мин укырга, белем алырга тиеш, дип, үз сүзендә нык тора. Үзе дә укый, укыта да. Хәлфә Кадыйр Рәсүлевкә кияүгә чыга.Гаилә тормышында аның бердәнбер шатлыгы—улыАтилласы була.
-
Гомер буе белемгә, мәгърифәткә омтылган Зәйтүнә улы Атилланың аспирантурада укуын, фәннәр кандидаты, доцент һәм язучы булуын күрү бәхетенә ирешә. Ә 1981 нче елда Атилла Расихка иҗади уңышлары өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Зәйтүнә 64 яшендә вафат була. Үләр алдыннан: “Мөмкин булса, мине Тукай янынарак күмсәгез иде”,- дип, үтенеч белдерә. Кабер ташына Тукайның Зәйтүнәгә багышланган беренче шигыреннән: “Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген, Ул шуңар да шатлана бит...”,- дигән сүзләр язылган.
-
Матурлыкны күрә һәм нечкә итеп бәяли белүче, күңеле кешеләргә карата җылы хисләр белән тулы шагыйрь безнең күңелләрдә мәңге сакланыр,гасырлардан-гасырларга күчәр. Аның исеме мәңгеләштерелгән һәм тарихта АЛТЫН хәрефләр белән язылган. Тукайның бай, кабатланмас мирасын киләчәк буынга түкми-чәчми без җиткерергә тиеш. Чөнки без – ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ!
-
Г.Тукай һәйкәле.
-
Әдәби-мемориаль музей алдында Тукай һәйкәле.
-
Туган авылы-Кушлавычтагы һәйкәле.
-
“Шүрәле” әкияте.
-
“Су анасы”
-
Г.Тукай кабере. (1986-1913)
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.