Содержание
-
Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы
Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Тема: Каршы куючы теркәгечләр.
Максат.1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү. 2. Бәйләгеч сүз төркемнәре белән танышуны дәвам итү, алган белемнәрне ныгыту. 3.Сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү. 4. Мөстәкыйльлелек тәрбияләү.
-
Кышкы табигать Яңа ел киче. Кыш һәм җәнлекләр.
-
Дөнья матур, тик матур итеп гомер итә белсәң.
-
Унтугызынчы февраль.
Каршы куючы теркәгечләр. Дөнья матур, тик матур итеп гомер итә белсәң.
-
Күрмә диктант.
1. Кош канаты белән, ә гаилә татулыгы белән көчле. 2. Киек җәнлек оясыз яши ала, әмма кешеләргә гаиләсез яшәве авыр. 3. Тату гаиләдә ял итәсең, ә тавышлы гаиләдә арып бетәсең. 4. Кояш янында җылылык яши, тик ана янында изгелек яши.
-
Кагыйдә
Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйли торган бәйләгеч сүз төркеме теркәгеч дип атала Союз связывает однородные члены и простые предложения в составе сложного.
-
Каршы куючы теркәгечләр.Противительные союзы.
Ләкин ( возможно, вероятно) Ә ( а, однако, но) Әмма( но, однако, однако же, только) Тик(только, лишь) Бәлки ( но, но и ) Исә ( а, же ) Бары (только, лишь) А Но Да ( =но ) Однако ( же ) Зато
-
Ял вакыты
-
Тест
1. Хаталы сүзтезмәне табыгыз 1) акыллы бала; 2) кыйбат мисал; 3) буталчык мәсьәлә.
-
2.Фразеологизмны бер сүз белән әйтегез. Куян йөрәк 1)хәйләкәр; 2) батыр; 3) куркак.
-
3. Нокталар урынына кереш сүзне сайлап языгыз. ..., мин кичә аның туган көненә бара алмадым. 1) минемчә ; 2) кызганыч ; 3) зинһар.
-
4. Кирәкле алмашлыкны сайлап языгыз. ... абыйсының яңа машинасы бар. 1) минем ; 2) синең ; 3) аның .
-
5.Дөрес җавапны табыгыз! Көзен кыр эшләре беткәч, нинди бәйрәм була? 1) Нардуган; 2)Нәүрүз; 3)Сөмбелә.
-
6. Бу фигыль нинди заманда? Узган җәйне мин диңгез буена бардым. 1)хәзерге заман; 2) билгеле үткән заман; 3) билгесез үткән заман.
-
Чаңгы ярышында. Мәктәптә ярыш Күңелле ял итәбез
-
Йомгаклау өлеше.
Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? Нинди темаларга сөйләштек?
-
Өй эше.
I төркем - каршы куючы теркәгечләр белән “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” темасына кечкенә хикәя язарга. II төркем - әдәбият дәреслегеннән теркәгечләр кергән 3 җөмлә табып яза. III төркем – каршы куючы теркәгечләр белән 5 җөмлә уйлап язарга.
-
Уңышлар телибез!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.