Презентация на тему "Гади җөмлә синтаксисы."

Презентация: Гади җөмлә синтаксисы.
Включить эффекты
1 из 52
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
5.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Гади җөмлә синтаксисы." в режиме онлайн с анимацией. Содержит 52 слайда. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    52
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Гади җөмлә синтаксисы.
    Слайд 1

    Гади җөмлә синтаксисы.

    Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе җөмлә дип атала. Көз. Агачларда яфраклар саргайган. Җөмлә гади һәм кушма була. Бер генә хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә дип атала. Ак томан эченнән кояшның беренче нурларыбәреп чыга. Безгә тизрәк кузгалырга кирәк. (Г.Ә.) Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмләдип атала. Менә Идел өстендә, сары табак булып, кояшкүтәрелде; бөтен тирә – як кош – корт сайравына күмелде.

  • Слайд 2

    Җөмлә кисәкләре.

    Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләре баш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләр ия хәбәр Гади ия Тезмә ия Гади хәбәр Кушма хәбәр Тезмә хәбәр

  • Слайд 3

    Ия.

    Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, башка сүзләргә буйсынмый торган җөмлә кисәге ия дип атала. Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Җөмләдә ия турында ни дә булса әйтелә, ул җөмләнең башка кисәкләренә грамматик буйсынмый, шуңа күрә аны бәйсез кисәк дип атыйлар. Ия исемнәр һәм исем мәгънәсендә килгән барлык сүз төркемнәре белән белдерелә ала: Төн (исем) караңгы.(Г.И.) Алар (алмашлык) урманчы белән уртактан эшләделәр.(Ш.К.) Сөйләшү (фигыль) барып чыкмады.(Ф.Х.) Җылы (сыйфат) сөяк сындырмый, салкын (сыйфат) җанны тындырмый. (мәкаль) Тугыз (сан) өчкә тигез бүленә. Аһ-ваһлар (ымлык) калмады хәзер. Гади ия бер генә сүз белән бирелә: Агачлар яфрак яра. Тезмә ия таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора: Үги ана яфрагы юешрәк урында үсә.

  • Слайд 4

    Хәбәр

    Ия турында нәрсә булса да хәбәр итә торган икенче кисәк хәбәр дип атала. Ул нишли? нишләде? ул нинди? ул кем? ул нәрсә? ул күпме? һ.б. сорауларга җавап бирә. Хәбәр Фигыль хәбәр Исем хәбәр Гади фигыль хәбәр Кушма фигыль хәбәр Тезмә фигыль хәбәр Гади исем хәбәр Кушма исем хәбәр Тезмә исем хәбәр

  • Слайд 5

    Күктә кояшның әсәре дә күренми. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәр фигыль хәбәргә (фигыль белән белдерелә) һәм исем хәбәргә (фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелә) бүленә: Яңгыр кинәт башланды.(Фигыль хәбәр) Акыллы дошман акылсыз дустан яхшырак. (исем хәбәр) Төзелеше ягыннын һәр ике төр хәбәрләрне дә гади, кушма һәм тезмә төрләргә бүлеп йөртәләр. Гади хәбәр бер сүздән тора: Яз килә. Көн матур. Кушма хәбәр мөстәкыйль сүзгә ярдәмлекләр (бәйлекләр, ярдәмче фигыльләр, кисәкчәләр) ялганып ясала: Туганыбыз килгән иде. Яңгыр ява башлады. Китаплар сатылып беткән.

  • Слайд 6

    Тырышуым синең өчен. Апа матур иде. Сез Солтанмы әле? Тезмә хәбәрләр фразеологизм яки таркалмый торган сүзтезмәләр белән белдерәләр. Юлыбыз дәвам итә. Ул тирә – якка күз салды. Бу мәһабәт бина – Казан дәүләт университеты. Әтием алтын куллы.

  • Слайд 7

    Җөмләнең иярчен кисәкләре.

    Иярчен кисәкләр, баш кисәкләрне ачыклап, аларга ияреп киләләр. Иярчен кисәкләр Аергыч Тәмамлык Хәл Аныклагыч Урын хәле Вакыт хәле Рәвеш хәле Күләм хәле Сәбәп хәле Максат хәле Шарт хәле Кире хәл

  • Слайд 8

    Аергыч.

    Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк аергыч була. Ул нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы? сорауларына җавап бирә. Аергыч ачыклап килгән сүз аерылмыш дип атала. Җанга урын тапмас чаклар була. Габдулла Тукай – бөек шагыйрь. Ул унынчы сыйныфта укый. Аергычлар исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш, хәбәрлек сүзләр белән белдереләләр: Шуннан соң мин аны икенче көнне кичке ашка керер алдыннан шушы кечкенә мәйданчыкта күрдем. Нургали ага өстәлдән көмеш кыңгырау алды. Бүген күп эш эшләнде.

  • Слайд 9

    Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.

    Предметны бер генә яктан (төсе, формасы, тәме һ.б.) ачыклап килгән аергычлар тиңдәш аергычлар дип атала. Умарта кызы иң матур, иң ачык, иң хуш ислечәчәкләргә кунды. Предметны төрле яктан ачыклап килгән аергычлар тиңдәш булмаган аергычлар дип атала. Кыз кулына зур кызыл туп тоткан.

  • Слайд 10

    Тәмамлык.

    Тамамлык җөмләдә фигыль белән белдерелгән кисәкне ачыклап килә һәм кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кем белән? нәрсә белән? кем турында? нәрсә турында? һ. б. сорауларга җавап бирә. Атның муеннарын сыйпадым. Ул әтисе белән яши. Алтыдан икене алам. Туры һәм кыек тәмамлыклар. Тәмамлыклар туры һәм кыек тәмамлыкларга бүленәләр. Төшем килеше кушымчасы алган яки алу ихтималы булган тәмамлык турытәмамлык дип атала: Җәй көнен яздым бераз: языйм әле кыш, көзләрен. Мин үз тирәмдә сәер хәлләр күрә башладым. Ияртүче сүзгә юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше кушымчалары һәм бәйлек яки бәйлек сүзләр ярдәмендә иярә торган тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала: Әйтерсең дөньяда хәзер алар өчен Габдулладан башка берни юк. Без бу кыз белән таныш идек. Абыйга көн саен кызлардан хат килә.

  • Слайд 11

    Хәлләр.

    Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең һәм билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм – дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип атала. Хәлләр ничек? кайчан? кайда? нигә? ни өчен? ни сәбәпле? нишләсә? нәрсәгә карамастан? һ.б. сорауларга җавап бирәләр: Кич белән йокларга яттык. Без быел авылда рәхәтләнеп ял иттек. Көн гаять матур иде.

  • Слайд 12

    Хәл төркемчәләре.

    Хәлләр мәгънәләре ягыннан 8 төркемчәгә бүленәләр: вакыт хәле, урын хәле, сәбәп хәле, максат хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, шарт хәле, кире хәл. Урын хәле эш яки хәлнең урынын белдерә, кая? кайда? каян? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 13

    Вакыт хәле эш - хәлнең вакытын, башлануын, бетүен белдерә, кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 14

    Рәвеш хәле эшнең ни рәвешле, ничек үтәлүен белдерә, ничек? ни рәвешле? сорауларга җавап бирә.

  • Слайд 15

    Күләм хәле эш яки хәлнең, билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдереп килә, күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 16

    Сәбәп хәле эш – хәлнең сәбәбен белдерә, ник? ни өчен? ни сәбәпле? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 17

    Максат хәле эш – хәл, хәрәкәтнең максатын белдереп килә, ни өчен? нигә? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә.

  • Слайд 18

    Шарт хәле җөмләдә эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килә, нишләсә? нинди шартларда? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 19

    Кире хәл җөмләдә көтелгән эш – хәлнең киресен белдерә, нишләсә дә? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап бирә.

  • Слайд 20

    Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.

    Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту дигән сүз. Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар. Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә аерылмыштан соң килсәләр аерымланалар: Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, киң күкрәкле, тимер бәдәнле. (М.Җ.) Бер җирдә юк камыш сабаклары, андагыдай шаулый торганнар. (Һ.Т.) Инверсияләнеп килгән аергычлар төп җөмлә интонациясе эчендә булырга тиешләр, ягъни алар җөмлә тәмамлаганчы әйтеләләр. Инверсияләнгән аергыч тәмамланган җөмләдән соң , аерым җөмлә кебек, хәбәр итү интонациясе белән әйтелсә, ул өстәлмә дип таныла һәм язуда төп җөмләдән нокта, сорау яки өндәү билгесе аерыла: Күк йөзендә болыт ертыклары арасыннан кәкре ай сыныгы күренгәләп куя. Тонык, ямьсез. (Э.К.)

  • Слайд 21

    Тәмамлыклар (бары тик кыек тәмамлыклар гына) инверсияләнеп килсәләр һәм җөмлә интонациясе эчендә калсалар, тыныш билгесе белән аерымланалар: Ул бик яхшы поэма язган, мәхәббәт турында. Тәмамлыклар инверсияләнеп җөмлә ахырына куелсалар һәм, җөмлә интонацион яктан тәмамлангач, аерым җөмлә интонациясе белән әйтелсәләр, алар өстәлмәләр булалар һәм төп җөмләдән нокта, сорау һәм өндәү билгеләре белән аерылалар: Шәһәрдән кичә генә кайттым мин. Әти белән. (Ш.У.)

  • Слайд 22

    Аерымланган хәлләр.

    Үзләре бәйләнгән җөмлә кисәгеннән ераклашкан һәм ярымхәбәрлек төшенчәсенә ия булган вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, шарт һәм кире хәлләр аерымлана. Урын хәле аерымланмый. Ял иткәч (вакыт хәле), без бакчага чыктык. Алар, сөйләшә - сөйләшә (рәвеш хәле), бакчага кереп киттеләр. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр (күләм хәле), профессор институттан чыкмады. Югары белем алырга дип (максат хәле), ул башкалага күчеп килде. Әгәр бик теләсәк (шарт хәле), без кичкә кайтып җитәбез. Бик арсалар да (кире хәл), турислар ял итәргә туктамадылар.

  • Слайд 23

    Аныклагыч.

    Җөмләдә ияртүче кисәктән соң килеп, аның мәгънәсенә өстәмә аныклык, төгәллек бирә торган иярчен кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагыч ачыклап килгән сүз (ияртүче сүз) аныкланмыш була. Аныклагыч астына ике дулкынлы сызык сызыла. ( ) Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген аныклап, төгәлләп килә ала. Аныклагыч аныкланмышы соравына ягъни сүзен өстәп куелган сорауга җавап бирә: Сәвия әнисе яраткан көйне – “Рамай”ны уйный иде - ягъни нинди көйне? Кәҗә рәхмәт әйтә: сакалын селкетә - ягъни нишли? Кеше гомере сүнгәч, аны икенчеләр, ягъни яшь буыннар дәвам итә - ягъни кемнәр?

  • Слайд 24

    Аерымланган аныклагычлар.

    Аныкланмышы белән бер грамматик формада ярашкан аныклагычлар аерымлана: Миңа, малай кешегә, кыю булырга кирәк - юнәлеш килешендә ярашканнар. Уңда, урман буенда, ат көтүе йөри - икесе дә урын –вакыт килеше формасында килгән. Аныкланмышы белән бер грамматик формада булган аныклагыч аерымланмый: Сез дусларны сагынам - аныкланмыш (сез) баш килештә, аныклагыч (дусларны) төшем килешендә. Билгеләү алмашлыклары (үз, барысы, һәммәсе, бөтенесе..) һәм җыю саннары белән белдерелгән алмашлыклар да аерымланмый: Без икәү кайтып киттек. Алар барысы да тынып калдылар.

  • Слайд 25

    Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

    Аерымланган аныклагычлар аныкланмышыннан өтер, сызык, ике нокта һәм җәяләр белән аерып күрсәтелә.

  • Слайд 26

    Җөмләнең модаль кисәкләре.

    Сөйләүченең чынбарлыкка (тыңлаучыга, җөмлә эчтәлегенә, төзелешенә һәм сөйләү обстановкасына) мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләр җөмләнең модаль кисәкләре дип атала. Дускай, сиңа бүләк итәр идем Илкәемнең иркә гөлләрен. (М.Җ.) Кыскасы, алар урманны кадерләп, саклап тоталар иде.(М.М.) Җөмләнең модалькисәкләре. Эндәш сүзләр Кереш сүзләр

  • Слайд 27

    Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

    Сөйләм төбәлгән затны, әйберне белдерүче сүзләр эндәш сүзләр дип аталалар. Эндәш сүзләр баш килештәге төрле исемнәр белән белдереләләр, җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр, җыйнак һәм җәенке булалар; җөмләнең гомуми интонациясеннән аерым әйтеләләр: Әнием, мин сине бик яратам. Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил! Эндәш сүз җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла, көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соң өндәү билгесе куела, җөмләнең дәвамы баш хәрефтән языла. Кадерле кунаклар! Өстәл янына утырыгыз. Бер гомуми интонация астында әйтелгән и, ай, әй, о ымлыклары белән эндәш сүзләр арасында өтер куелмый: И сабыйлар, эшләгез сез.... (Г.Т.)

  • Слайд 28

    Кереш сүзләр.

    Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрле мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр кереш сүзләрдип аталалар. 1. Фикерне йомгаклаучы: димәк, шулай итеп, шул рәвешле, бәс, кыскасы... 2. Чикләүне белдерүчеләр: башлыча, ниһаять... 3. Шикләүне, икеләнүне белдерүчеләр: ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, ахры, мөгаен, шәт... 4. Билгесезлекне белдерүчеләр: нигәдер, никтер, ничектер, ни өчендер... 5. Фикернең тәртибен белдерүчеләр: беренчедән, бердән, икенчедән, барыннан да элек... 6. Фикернең шиксез булуын белдерүчеләр:әлбәттә, чынлап та, билгеле, дөрес, шиксез, һичшиксез, бәхәссез, табигый... 7. Фикер чыганагын белдерүчеләр: минемчә, безнең уйлавыбызча, аларча, алар фикеренчә, ди, диләр... 8. Үтенүне белдерүче: зинһар. 9. Игътибар җәлеп итүне белдерүчеләр: кара әле, тыңла, гафу ит, беләсең килсә, әйтсәм әйтим... 10. Фикернең үзара мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр: мисал өчен, хәер, гомумән, киресенчә, мәсәлән... 11. Сөйләүченең төрле тойгыларын белдерүчеләр: имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи...

  • Слайд 29

    Кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.

    Кереш сүзләр җөмләнең төп интонациясеннән бик аз гына аерылып торалар, һәм пауза кыска була. Кереш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер белән аерыла: Без, мөгаен, бу мәсьәләнең җитдилеген уйлап бетермәгәнбез. (М.Ә.) Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр...(Ф.К.) Элекке заманда бер карт яшәгән, ди... (Әкият)

  • Слайд 30

    Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

    Җөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап булган кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш була ала. Тиңдәш кисәкләр җыйнак һәм җәенке булырга мөмкин. Чыршы белән нарат кышын да яшел. Бу җөмләдә чыршы белән нарат сүзләре – җыйнак тиңдәш ияләр. Бөдрә ак каеннар, купшы юкәләр тирә-якка ямь биреп торалар - җәенке тиңдәш ияләр: аларның үзләренә ияреп килгән сүзләре бар. Тиңдәш кисәкләр үзара тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр: Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр. Кар һәм боз эреде, сулар йөгерде.

  • Слайд 31

    Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

    1. Теркәгечләрдән башка гына бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасында өтер куела: Мин торам кырларда, болында, урманда. (Г.Т.) 2. Тиңдәш кисәкләр янында һәм, да, та, яки, яисә, ятеркәгечләре кабатланмаса, өтер куелмый: Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.(Г.Т.) 3. Каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнгән тиңңәш кисәкләр арасына өтер куела: Син авылга кайттың, ләкин безгә кермәдең. 4. Кабатланып килгән теркәгечләр белән бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела: Ул инде яза да, укый да, рәсем ясый да белә. 5. Кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасында сызык куела: Йөгерәм, йөгерәм – куып җитә алмыйм. 6. Үз өчендә өтерләр булган җәенке тиңдәш кисәкләр арасында нокталыөтер куела: Ул анда җир астыннан бәреп чыккан ямь – яшел хәтфә үләннәргә сокланып йөрде; кыш көне туңып, яз көне терелә башлаган урманның сулыш алуын тыңлады. (Г.К.)

  • Слайд 32

    Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр.

    Җөмләнең тиңдәш кисәкләре янында аларны алмаштыра торган сүзләр дә килергә мөмкин. Андый сүзләрне гомумиләштерүче сүзләрдип атыйлар. Алар һәммәсе, бөтенесе, барысы кебек алмашлыклар; түбәндәгеләр, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр; тагы барлык, түбәндәге, мондый,бөтен кебек сүзләр белән килгән исемнәр ярдәмендә дә белдерелә. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соң ике нокта куела: Һәммәсе: ирләр, хатын – кызлар үзләрен аямыйча эшлиләр иде. (Ш.К.) Тиңдәш кисәкләрдән соң килән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела: Кояш, офык, гөлләр, язлар таңы – караңгыга чумган барысыда. (Г.Аф.)

  • Слайд 33

    Җөмләләрне аерым билгеләренә карап төркемләү.

  • Слайд 34

    Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе:

    Әйтү максаты ягыннан төре билгеләнә. Җыйнак яки җәенке икәнлеге әйтелә. Бер составлы яки ике составлы булуы күрсәтелә. Тулы яки ким булуы әйтелә. Раслау яки инкарь булуы билгеләнә. Тиңдәш кисәкләре яки аерымланган кисәкләре булу-булмавы күрсәтелә. Гади җөмлә икәнлеге әйтелә. Шартлы билгеләр ярдәмендә җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре буенча тикшерелә. Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга - врачларның белемнәрен күтәрү курсларына укырга килде. (Г.Ә.) Бу – хикәя, җәенке, ике составлы, тулы, раслау, аерымланган аныклагычлы гади җөмлә.

  • Слайд 35

    Гади җөмлә синтаксисы буенча тестлар, контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен биремнәр.

    1 вариант. Җөмлә ничек оеша? бер яисә ике сүзнең хәбәрлекле мөнәсәбәткә керүе нигезендә ике мөстәкыйль төшенчәне оештыру, аларны үзара бәйләп кую нигезендә. бер сүзнең икенче сүз турында өстәмә аныклык , мәгълүмат бирүе нигезендә. Җөмләнең структур үзәген төзүче иң әһәмиятле кисәкләр булып кайсы кисәкләр санала? баш кисәкләр иярчен кисәкләр модаль кисәкләр Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәге керми? аергыч тәмамлык хәлләр аныклагыч эндәш сүзләр

  • Слайд 36

    4. Иягә нинди билге хас түгел? баш килештә генә килә ия составында күплек, тартым кушымчалары була таркалмый торган сүзтезмәләрдән тора ия янында бәйлекләр, бәйлек сүзләр килергә мөмкин Аергычка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклый фигыль белән бирелгән кисәкне ачыклый бары тик сыйфат белән генә белдерелеп, барлык сүзтөркемнәрен ачыклый 6. Тәмамлыкка нинди үзенчәлек хас? исем белән бирелгән кисәкне ачыклап килә ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә эш – хәрәкәт үтәлүгә бәйле затны, предметны белдерә эш – хәрәкәтнең үтәлү характерын белдерә

  • Слайд 37

    7. Аныклагычка нинди үзенчәлек хас? ияртүче сүздән алда килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүз урынында килеп, аңа өстәмә аныклык бирә ияртүче сүздән соң килеп, аңа өстәмә аныклык бирә Хәлләрнең кайсы төре аерымланмый? вакыт хәле күләм хәле урын хәле барлык хәлләр дә аерымлана Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче җөмлә кисәгенә нәрсә керә? эндәш сүз кереш сүз аныклагыч тәмамлык

  • Слайд 38

    Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ничек атала? кереш сүзләр өстәлмәләр күзаллаучы баш килеш гомумиләштерүче сүзләр Тиңдәш кисәкләрне үзара теркәүче чаралар нинди? ияртүче теркәгечләр тезүче теркәгечләр һәм санау, каршы кую интонацияләре аныклау интонациясе 12. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? бер составлы – ике составлы гади – кушма тулы – ким

  • Слайд 39

    Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле җөмлә кисәкләренең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди булалар? тулы –ким гади –кушма раслау – инкяр бер составлы – ике составлы Бер составлы җөмләләр нинди үзенчәлеккә ия булалар? бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп карарга мөмкин бер баш кисәк кенә бар, икенчесен куеп булмый мәгънә тулылыгы өчен кирәкле кисәкләрнең берсе кулланылмый Кайсы төр җөмләләр бер составлы җөмләләр төркеменә керми? атау җөмләләр фигыль җөмләләр сүз җөмләләр ким җөмләләр

  • Слайд 40

    16. Кайсы төр җөмләләр бер составлы фигыль җөмләләр төркеменә керми? билгеле үтәүчеле билгесез үтәүчеле гомуми үтәүчеле үтәүчесез кузаллаучы баш килеш 17. Атау җөмләләрдә баш кисәк нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? бары тик исемнәр фигыльләрдән кала башка сүзтөркемнәре барлык сүз төркемнәре 18. Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр? хикәя –сорау-боеру-тойгылы җыйнак-җәенке раслау-инкяр

  • Слайд 41

    19. Иярчен кисәкләрнең булу-булмавына карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленәләр? тулы-ким җыйнак – җәенке раслау –инкяр 20. Хәбәрлек санына карап, җөмләләр нинди төрләрә бүленәләр? гади –кушма бер составлы-ике составлы тулы-ким 21. Баш килештәге сүз җөмлә алдына куелып, аның турында нинди дә булса бер фикер әйтелә. Бу синтаксик төзелмә ничек атала? эндәш сүз өстәлмә күзаллаулы баш килеш 22.Чынбарлыктагы күренешләргә мөнәсәбәттә җөмләләр нинди төркемгә бүленәләр? раслау – инкяр җыйнак –җәенке хикәя –сорау – боеру - тойгылы

  • Слайд 42

    2 нче вариант. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Нинди саф тавыш! (Ә.Б.) хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 2. Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрен билгеләгез: Кем бар анда? хикәя җөмлә сорау җөмлә боеру җөмлә тойгылы җөмлә 3. Хикәя җөмләне табыгыз: Күпме хатирәләр! (Ә.Е.) Эш нәрсә соң? (Ф.У.) Бөтен укучылар да күнегүне эшләп килгәннәр иде. (Г.М.) Ләкин моңа кем җавап бирә алачак? (Г.И.)

  • Слайд 43

    4. Боерү җөмләне табыгыз: Сезнең юлыгыз хата түгелме? (Г.М.) Хәлимов, син кая барасың? (М.М.) Шаулама, йокласын. (М.Ә.) Ут аламыни безне! (М.Ә.) 5. Сорау җөмләне табыгыз: Без юлыбызны дәвам иттек. (Г.С.) Мине дә утырттып барасызмы? (А.Г.) Хуш, кичке авылдагы тынычлык. (Г.Ис.) Мин йоклый алмыйм. (Г.Т.) 6. Тойгылы җөмләне табыгыз: Безгә кереп чык әле. Күк йөзе зәп-зәңгәр.(М.М.) Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың? (Ә.Е.) Күңелле бу дөнья! (Ш.М.) 7. Җөмләнең төрен билгеләгез: Кайчан кайттың? җыйнак җәенке

  • Слайд 44

    8. Җөмләнең төрен билгеләгез: Класс шауларга тотынды. (М.М.) җыйнак җәенке 9. Җыйнак җөмләне табыгыз: Монда да без бөек Тукайга бурычлы.(Г.Б.) Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. (М.) Болар - кызыллыр иде, матурлар иде.(Г.И.) Ислам кинәт торды да дәшми – тынмый китеп барды. (М.Х.) 10. Җәенке җөмләне табыгыз: Кошлар кайтты. Нигә капка ачык тора? Сагать туктаган. Яңгыр ява. 11. Җөмләнең төрен билгеләгез: Телләр белгән - илләр белгән. (М.) раслау инкяр

  • Слайд 45

    12. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. (М.Ә.) раслау инкяр 13. Раслау җөмләне табыгыз: Безнең өчен бу сорау – сорау түгел.(М.М.) Су тирәнәя төште. (М.Ә.) Ат карышмады. (М.Ә.) Әбине һич онытасым юк. (Ф.Х.) Инкяр җөмләне табыгыз: Безгә китәргә кирәк. Көн салкын. Хәерле иртә, күтәрелеп килүче кояш. Бу турыда әнигә әйтте юк. (М.Ә.) 15. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Миңа Осланда Гариф исемле бер әфәндене күрергә һәм аның белән танышырга кирәк иде. (Ф.Ә.) бер составлы ике составлы

  • Слайд 46

    16. Оештыручы үзәгенә карап, җөмләнең төрен билгеләгез: Ап – аяз бер яз көнендә кырда йөрдем көн буе.(Ш.Б.) бер составлы ике составлы 17. Бер составлы җөмләне сайлап алыгыз: Туры сүз таш яра.(М.) Яхшы сүз балдан татлырак. (М.) Ике уйла, бер сөйлә.(М.) Тел кылычтан үткен.(М.) 18. Җөмләнең төрен билгеләгез: Олыларны хөрмәт итәргә кирәк. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 19. Җөмләнең төрен билгеләгез: Урамда салкын. атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә

  • Слайд 47

    20. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Син бүген безгә киләсеңме? Әлбәттә! атау җөмлә фигыль җөмлә сүз җөмлә 21. Атау җөмләне сайлап алыгыз: С агындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г.К.) Эзләр...Алар, чыннан да, ниләр генә сөйләми. (Г.Х.) Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. (Ә.Б.) Кич. Кече тирән күл. (М.Ә.) 22. Сүз җөмләләрне сайлап алыгыз: Кызым, сиңа әйтәм. Ярар. Җәйге җылы төн. (Г.Ә.) Көз.

  • Слайд 48

    23. Бер составлы фигыль җөмләнең төрен билгеләгез: Хәбир абыйны эзләп килүем. (А.Г.) билгеле үтәүчеле җөмлә билгесез үтәүчеле җөмлә гомуми үтәүчеле җөмлә үтәүчесез җөмлә 24. Бер составлы гомуми үтәүчеле фигыль җөмләне табыгыз: Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар. (М.) Идел буендагы талларга хәтле яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. (К.Н.) Тауга карап тау булып булмый.(М.) Ләкин ул чакта инде миңа бик тә кыен булыр. (Г.Р.) 25. Ике составлы җөмләне табыгыз: Умырзая җыйдык, кошлар сайравын тыңладык, рәхәтләнеп ял иттек.(Г.М.) Аның күзләренә ак төшкән. (М.Г.) Менә өй эче. (Ә.Е.) Аның бертуктаусыз каядыр йөгерәсе, чабасы килә, нидер эшлисе, кырасы – ватасы килә. (Н.Ф.)

  • Слайд 49

    26. Бу өзектә аерып бирелгән төзелмәнең төрен билгеләгез: Моңа кадәр күренмәгән кошлар, таң калдырып, җыр башлап җибәрәләр. Волга ягыннан җиләс җил исеп китә. Апрель җиле, язгы җил... (И.А.) ким җөмлә өстәлмә күзаллаулы баш килеш 27. Аерып бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез: Әдәп! Әдәпнең төбе – яхшы гадәт. (М.) атау җөмлә күзаллаулы баш килеш өстәлмә ким җөмлә 28. Җөмләнең төрен билгеләгез: Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы. (М.Җ.) гади кушма 29. Җөмләнең төрен билгеләгез: Шул вакыт кызларның берсе мине күреп алды. (М.Х.) гади кушма

  • Слайд 50

    Текстларны җөмлә кисәкләре буенча тикшерергә.

    № 1. Бу хәл кыш көне булды. Шулай беркөнне, күл буйлап чаңгыда йөргәндә, чаңгыларым җырлап җибәрмәсенме? Сайрар кошларың бер читтә торсын. Ә тирә – юньдә ап –ак кар, үзәккә үтәрлек салкын. №2. Төннең иң кыска вакыты. Без печәнгә төштек. Менә берзаман, күңелле елмаеп, кояш күтәрелә. Сәгать биш тә тула. Шунда яшел чәчәк төймәләре, сүз куешкандай , бердәм ачылып китә. Болар – ак төнбоеклар.

  • Слайд 51

    № 3. Иртәдән бирле көн матур, кояшлы тора иде. Көтмәгәндә, көнбатыштан яңгыр болытлары күтәрелде. Йомшак кына яңгыр җиле исеп куйды, агач яфракларын җилфердәтте. Яшенле яңгыр буласын сизенгән кебек, кошлар чырылдап оча башлады. № 4. Тимгелле түндербаш (елан көпшәсе) – кишергә охшаган икееллык үсемлек. Аның яфраклары каурый сыман, чәчәкләре кечкенә зонт астына җыелган кебек. Ул - агулы үсемлек. Аны кабып караган кеше агулана.

  • Слайд 52

    Җөмләләрдә синтаксик анализ ясарга.

    Миңа әле күптән түгел бер яңа роман укырга туры килде. (Г.К.) Кинәт җылытып җибәрде. (Х.Х.) Көзен безне Мәскәүгә кайтардылар.(Г.А.) Хәзер бик күңелле чак. (А.Ш.) Иске мәдрәсәнең бер бүлмәсе. (К.Т.) Юлларымның башы синдә, урман! (Һ.Т.) Әйтче, кошчыгым, кая очасың? (Ф.К.) Заһит, дулкынланып, сак кына хәрәкәтләр белән конвертны ачты. (М.Ә.) Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. (Ә.Ф.) Җиңгәчәсенең сүзендә ник бер сыкрану ишетелсен! (Ә.Е.)

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке