Презентация на тему "Тема: Сыйфат." 3 класс

Презентация: Тема: Сыйфат.
Включить эффекты
1 из 16
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать бесплатно презентацию по теме "Тема: Сыйфат.", состоящую из 16 слайдов. Размер файла 0.11 Мб. Для учеников 3 класса. Каталог презентаций, школьных уроков, студентов, а также для детей и их родителей.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    16
  • Аудитория
    3 класс
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Тема: Сыйфат.
    Слайд 1

    Татар теле дәресе.3 нче сыйныф.

    Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту. Антоним сыйфатлар турындагы белемнәрне арттыру. Мөстәкыйль эшләү, логик фикер йөртү, чиста - пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.

  • Слайд 2

    Унсигезенче февраль.Сыйныф эше. Уу уу Уу уу матур, сылу, алсу йөзле, алтын куллы

  • Слайд 3

    Сыйфат Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә. Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

  • Слайд 4

    предметларның төрле билгеләрен белдерәләр:

    төсне: ак, сары, кара, яшел, кызыл; тәмне: ачы, төче, татлы, баллы, тозлы; форманы: озын, түгәрәк, кәкре, кыска; холыкны: көләч, усал, юаш, шаян, сизгер, куркак, кыю, батыр, хәйләкәр, ерткыч; вакытны: кышкы, җәйге, кичке, иртәнге,быелгы; Табигать күренешләренең билгеләрен: буранлы, яңгырлы, җилле, җиләс, аяз, болытлы; Сыйфатлар

  • Слайд 5

    Сыйфатларны кем табар?

    Түгәрәк шар очты. Ал шар оча. Яшел шар оча. Миңа зур шар алдылар.

  • Слайд 6

    Тест

    Сыйфатлар нәрсә белдерә ? а) предметны; б) предметның эшен; в) предметның билгесен; 2. Сыйфатларга нинди сораулар куела ? а) кем? нәрсә?; б) нинди? кайсы?; в) нишли? нишләде?; 3. Сыйфатлар нәрсәгә бәйләнеп килә ? а) исемгә; б) фигыльгә; в) кисәкчәләргә; 4. Уңган сүзенә синонимсыйфат табыгыз: а) ялкау; б) шаян; в) өлгер; 5. Салкынсүзенәантоним сыйфат табыгыз: а) кызыл; б) җылы; в) җәйге;

  • Слайд 7

    Тестның җаваплары

    в) предметның билгесен; 2. б) нинди? кайсы?; 3. а) исемгә; 4. в) өлгер; 5. б) җылы;

  • Слайд 8

    җылы ак тирән каты яшь караңгы начар ахмак ерак карт якты йомшак акыллы яхшы якын кара сай салкын Антоним сыйфатлар

  • Слайд 9

    Укыгыз. Тиешле антоним сыйфатларны куеп языгыз.

    Җир … , кар … . Җәй … , кыш … . Диңгез … , инеш … . Таш … , мамык … . Үрнәк: Җир кара, кар ак. Сыйфатлар:җылы, кара, тирән, каты, салкын, ак, сай, йомшак.

  • Слайд 10

    Физкультминут

  • Слайд 11

    Антонимнары белән парлап языгыз.

    матур - …, ямьле - …, акыллы - …, бай - …, караңгы - …, чиста - …, яшь - …, җиңел - …, яңа - …, төз - …, куе - …, ачы - …, ерак - …

  • Слайд 12

    Өзекне чагыштырып укыгыз. Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела?

    Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя. Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар. Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар. Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар. Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? Сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз.Сыйфатларның асларына сызыгыз.

  • Слайд 13

    Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк?

    Сыйфатлар сөйләмне матурлыйлар. Алар предметларны, күренешләрне төрле яктан сурәтлиләр.

  • Слайд 14

    Сыйфатларны кем табар?

    Көләч, ачык, якты йөзле, Тәмле, йомшак, җылы сүзле Әнием – иң якын кешем, Бик остасы һәрбер эшнең. (Наҗия Саттарова) Өй эше: 230 нчы күнегү.

  • Слайд 15

    Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлат.

    Акылы кысканың теле … . Яңа дустым булды дип, … дусны ташлама. Бауның озыны, сүзнең … яхшы. … телне кадерләгән халык кадерле булыр.

  • Слайд 16

    Йомгаклау.

    Укучылар, бу дәрес сезгә ошадымы? Бу дәрестә без ниләр эшләдек? Сыйфат дип нинди сүзләр атала? Аларга нинди сораулар куела? Сыйфатлар ни өчен кулланыла?

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке