Содержание
-
Тугантөбәгем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль турында катнашучы Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Гөлназ Шәриф кызы Беренче бүлек.
-
Туган җирем - Кама Тамагы районының искиткеч табигатьле Олы Кариле авылы. Әтием Шәриф, әнием Нәкыя мине инсафлы, игелекле, тырыш, саф күңелле бала итеп тәрбияләгәннәр. Авылыбызның чишмәләре суын эчеп, урман-болыннарындагы хуш исле җиләкләрен, шифалы үләннәрен ашап үскәнгәме, туган җирем күңелемә бик якын. Авылыма кайтсам, көчем арта, җаным чистарына.
-
Әтием – Халиков Шәриф Хәйретдин улы “Бөек Октябрь революциясе”, “Кызыл байрак”орденнары белән бүләкләнгән атаклы комбайнёр.7ел авылда мулла вазифасын башкарды. Инде вафат.Әнием – Халикова Нәкыя Абдулла кызы рус теле укытучысы,РСФСР мәгариф отличнигы.Без-аларның биш кызыукытучылар.
-
Урта белемне мин Олы Кариле урта мәктәбендә алдым. Укытучылар коллективы бик көчле иде.Мин сыйныфтагы һәм мәктәптәге эшләргә теләп катнашучыларның берсе булдым.
-
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем.
-
Институтны тәмамлаганда, тормыш иптәшем белән гаилә корып җибәрдек. Безне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Без шушы авылда төпләнеп калдык. Улыбыз Наил һәм кызыбыз Миләүшә дөньяга килде.
-
Улым төзүче һөнәрен сайлады,өйләнде. Хатыны Светлана белән безгә ике онык бүләк иттеләр.
-
Кызым Миләүшә-дизайнер. Татар милли киемнәрен гадәти тормышка кертү теләге белән яна. Аның түбәтәйләрен бик күп хатын-кызлар киеп йөри.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.