Презентация на тему ""Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация" 9 класс

Презентация: "Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация
Включить эффекты
1 из 14
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (0.37 Мб). Тема: ""Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация". Предмет: литература. 14 слайдов. Для учеников 9 класса. Добавлена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    14
  • Аудитория
    9 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: "Фоат Садриев - танылган каләм иясе" исемле презентация
    Слайд 1

    I Республика “Фоат Садриев укулары – 2014”Фоат Садриев – танылган каләм иясе

    Башкарды: ТР Тукай муниципаль районы Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы 2014

  • Слайд 2
  • Слайд 3

    Таң җилеФоат Садриевка

    Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән искән Таң җиле, Өзгәләнәдер ул Замананың Сызлый икән, диеп, кай җире? Агач саен, тирәк саен түгел – Йөрәк саен кагыласыдыр: Сыйдыр, җилкәй, Илдә исән чакта Син үзеңә барын да сыйдыр! Офыклардан офыкларга җиткер, Бәндәләрнең моңын ал да син – Җирдәге бу җаннар сабырлыгы Алсу таңнар булып аллансын... ...Таңнар саен юкка өзгәләнмәс, Дөньяларның иңләп бар җирен: Каерылып Мөслим якларына, Юатасы килә Таң җилен... Харрас Әюп

  • Слайд 4

    Эчтәлек

    Кереш Фоат Садриев – танылган каләм иясе Төп өлеш “Таң җиле” романы – “татар тормышын элекке эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгач” “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе – авторның һәм татар прозасының җитди казанышы Йомгаклау Язучының иҗат чишмәсе саекмасын

  • Слайд 5

    Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев (10.03.1941) – танылган прозаик һәм драматург. Татарстанның Мөслим районындагы Олы Чакмак авылында туып үскән, белем алган һәм хезмәт юлын башлаган язучы ул. Колхозчы, сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир, Сарман һәм Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. Төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Фоат Садриев – егермеләп сәхнә әсәре авторы. Драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итә. Бу театрда сәхнәләштерелгән әсәрләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы кабул ителә. Фоат Садриев хикәяләре, повестьлары, романнарытормышчан эчтәлеккә ия булу, үзенчәлекле образлар бирелү, халыкчан юморга байлыгы һәм йөгерек теле белән җәлеп итәләр.

  • Слайд 6

    Иҗатына бер караш“Ата – кызны, ана улны белмәс дәрәҗәгә җиткән, яшьләрнең – картларга, балаларның аталарына хөрмәтләре төкәнгән безнең болгавыр чорда Фоат Садриевның “Таң җиле” романы чыгу – үткәннәребезгә кире кайтырга, мәсләгебезне яңартырга әле соң түгел дигән сүз. Омтылышларыбыз әле сүнмәгән, исән дигән сүз. “Таң җиле”,минем фикеремчә, милли әдәбиятыбызда татар тормышын элекке эзләренә кайтаруны башлап җибәргән беренче карлыгачлардан. Афәрин, аягы җиңел булсын, иман яңартканда бүгенге укучы өчен мондый әсәрләр бик кирәк.”Гурий Тавлин

  • Слайд 7

    “Таң җиле” (1993-94) - язучыга танылу алып килгән, яшәү белән үлем хакындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән роман ул. Фоат Садриев, Мөслимдә яшәп иҗат итүче әдип буларак, авыл тормышын һәм аның каршылыкларын яхшы белә. Гыйбрәтле язмышларны сурәтли, татар авылын һәм аның хезмәт сөючән кешеләрен яратып, туган ягы табигатен җан җылысы белән сугарып тасвирлый. Әсәрнең төп герое – Нуриасма. “Бу образда әнием Гыйздеямал зур урын алды. Әнием бик яшьләй тол калды, әтием сугышта үлгән, мин ятим үстем, икенче әтинең булуын теләмәдем. Тормышның бөтен авырлыклары әни җилкәсенә төште. Колхозда аңа сокланалар иде, бервакытта да эштән курыкмады, тырыш булды... Нуриасмадагы кешелеклелек сыйфатларының күп өлеше җыелма образлар. Һәр татар авылында шундый Нуриасмалар бар,” – дип яза Фоат Садриев.

  • Слайд 8

    Романның беренче җөмләсе үк сүзнең әһәмиятле тема хакында булачагына ишарәли: “Читтән караганда аны фәрештә дип уйларга мөмкин иде: кардай ак озын күлмәк, кардай яулык астыннан кардай ак чәчләре күренеп тора... Әнә ул, фәрештә сыман, ямь-яшел Ык буена килеп басты, чыкка юешләнгәнчүәкләрен янәшә китерде, йөзе илаһи кыяфәткә керде... Таң беленә, таң ата... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора. Нуриасма гомере буе таңга, кояшка, җиргә табынды, аның өчен илаһи нәрсәләр шул булды.”Факил Әмәкнең “Елга ага да ага” мәкаләсендә төп образга мондый бәяләмә бирелә: “Нуриасма... Эшсөяр, намусы кушканча гына яши алучы Зат, күркәм Хатын-кыз, тыйнак Ана, бәхетле Акъәби. Кемдер ташлап калдырган ятим баланы карап үстергән, Кеше иткән миһербанлы җан, сабыр хуҗабикә, игелекле килен... Нинди генә хәлләрдә дә иманын сатмаган, гаделлек өчен утка керергә дә әзер Нуриасмага баш имәскә мөмкинме соң?”

  • Слайд 9

    Иҗатына бер караш“Бер сүз белән әйткәндә, Фоат Садриевның “Таң җиле”ндәге Ана образы – чын мәгънәсендәге “татар хатыны” дигән зур төшенчәгә ия. Бу китап татар хатынына – Анага мәдхия һәм җыр. Җырны шагыйрь, композитор, музыкант, җырчы тудыра. Соңгы вакытларда радиодан еш кына “Әнкәйнең догалары” җырын тыңлыйбыз. Ул елның иң популяр җырына әйләнде. Бу җырны шагыйрь Роберт Миңнуллин, композитор Илгиз Закиров һәм җырчы Салават Фәтхетдинов кебек талантлы иҗатчылар халык күңеленә илтте. Ә прозаик Фоат Садриев берүзе “Таң җиле” - “Ана турында җыр” тудыручы шагыйрь, композитор, җырчы булды.”Рафаэль Сибат

  • Слайд 10

    “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе – язучының һәм хәзерге татар прозасының җитди казанышы. Әсәрнең төп проблемасы – адәм баласы бәхетле булырга, үзен һәм башкаларны бәхетле итү өчен көрәшергә тиеш дигән фикерне уздыру. “Баштан ук әйтим – исеме уңышлы түгел. Ниндидер мескенлеккә ишарә бар. Һәрхәлдә, укучы күңелен тартып, җәлеп итеп тормый, минемчә. Шулай да бу әсәрдә кырыс чынбарлык бар. Роман уйландыра, үткән тормышыбызга башкача карарга, аны тирәнрәк аңларга ярдәм итә,” – дип язды Рафаэль Мостафин “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр” мәкаләсендә.

  • Слайд 11

    Иҗатына бер караш“Инглиз язучысы Генри Джеймес: “Вакыйгалар – характерның гәүдәләнеше ул,” – дигән. Без анализлый торган трилогиядә дә геройларның кем булуы нәкъ менә йөзгә-йөз очрашуга яки конфликтка корылган реалистик вакыйгалар барышында, аларның үз-үзләрен ни рәвешле тотышында ачыла. Фоат Садриевның реалист язучы буларак көчле ягы шунда: ул әсәрнең төзелеш-композициясен һәм аңа бәйләнешле сюжет тармакларын бертуктаусыз үсә, көчәя баручы вакыйгалар тезмәсенә кора белә, укучыны гел киеренкелектә тота.”Марсель Бакиров

  • Слайд 12

    “Бәхетсезләр бәхете”ндә сурәтләнгән образлар киеренке вакыйгаларда һәм психологик тирәнлектә биреләләр. Ирек белән Зәнфирәнең мәхәббәт газаплары, авыр һәм гыйбрәтле язмышка дучар булган Сөембикә, бушка үткән гомер йомгагын сүтә-сүтә үкенүче һәм бозык юлга баскан уллары Рашат өчен янып-көюче Миңзаһит Арсланов белән хатыны Хәят... Автор тискәре геройларын да кызганып, борчылып тасвирлый. Бер мәртәбә генә бирелгән гомерләрендә бәхетләрен таба алмауларына яки үз бәхетләренә аяк чалуларына чын йөрәктән өзгәләнә. Әсәр оптимистик рухта тәмамлана. Шулай итеп автор авырлыклар аша яктыга, югарыга таба юл алырга кирәклегенә басым ясый, киләчәккә якты өмет уята.

  • Слайд 13

    Татар укучысына проза әсәрләре һәм пьсалары белән якын булган Фоат Садриев геройлары гадиләр. Көндәлек яшәешебезне халыкчан тел белән тасвирлап бирә, гыйбрәт алырлык вакыйгалар белән таныштыра әдип безне. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Фоат Садриев әсәрләре тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга ярдәм итә. Авторның үз сүзләре белән әйткәндә “игеннәр иле, тугайлар иле, чишмәләр иле, җырлар-моңнар иле булып Мөслим төбәге гөрли-гөрли яшәвен” дәвам итсен, язучының иҗат чишмәсе саекмасын.

  • Слайд 14

    1. “Казан утлары” журналы, №3, 2001 – “Елга ага да ага”, Факил Әмәк, 181-183б.2. “Казан утлары” журналы, №6, 2002 – “Бәхетлеләр һәм бәхетсезләр”, РафаэльМостафин, 162-165б.3. “Мәйдан ” журналы, №3, 2011.

    Файдаланылган әдәбият

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке