Содержание
-
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән... (Г.Тукай) Габдулла Тукай
-
Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
-
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (“Туган авыл” Г.Тукай)
-
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе үлеп китә. Ике елдан соң әнисе Мәмдүдә Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә чыга. Ләкин озак та үтми, Габдулла әнисез дә кала – 1890 елның гыйнварында егерме биш яшендә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.
-
Баштан Габдулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. 1891 елда, ачлыкка түзалмыйча, малайны Казанга озатып, Печән базарында «саталар»: аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала. Мөхәммәтвәли белән Газизә малайны бик кадерләп тәрбиялиләр. Ләкин авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы өенә Өчилегә кайтаралар.
-
Өчиледән Габдулланы Кырлай кешесе Сәгъди абый алып китә. Аның алдагы тормышында, язучы булып китүендәКырлайның роле зур була. Габдулла тугыз яшенә хәтле авылда яши. Авыл малайлары белән су буенда, балыкта. Печәне җитсә — ул да печәндә. Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем… (Г.Тукай)
-
“Шүрәле” әкияте үзе генә дә Кырлай истәлегең гүзәл бер шигъри hәйкәле итеп санала. .
-
1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә. Уральск шәhәрендәге “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә.
-
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам Әкрен- әкрен генә югарыга үрләп барам…(Г.Тукай)
Г.Тукай рус классында укып, рус әдәбияты белән таныша hәм Пушкин, Лермонтов, Толстой әсәрләре белән рухланып, зур иҗатка аяк баса.
-
1905 елны Тукай рус телендәге алдынгы карашлы “Уралец” газетына өйрәнчек наборщик булып керә
1907 ел.1905ел. Г.Тукай
-
1907 елда шагыйрь зур иҗади уйлар белән рухланып Казанга кайта. Монда ул фикердәшләре һәм мәсләктәшләре Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән якыннан таныша, язучылар, журналистлар, артистлар белән аралаша.
-
Казанда Тукай үзенең берсеннән- берсе матуршигырьләрен иҗат итә.
-
Тукай шагыйрь буларак тиз формалаша. Алты-җиде ел эчендә татар халкының иң яраткан, иң популяр милли шагыйренә әйләнеп китә
-
-
1910 елда ул үпкә чире белән интегә башлый. 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанның Клячкин шифаханәсендә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый.
-
-
Габдулла Тукай истәлегенә күп әдәби һәм мәдәни чаралар, оешмалар аның исемен йөртә. Шуларның арасында: Габдулла Тукай исмендәге Казан шәһәренең Габдулла Тукай исмендәге Татарстан Дәүләт премиясе. Тукай мәйданы. теплоход
-
Габдулла Тукай музейлары
-
Габдулла Тукай hәйкәлләре
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.