Содержание
-
Һади Такташ(1901-1931)
-
Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле... Минтимер Шәймиев
-
Сыркыды авылы
-
Һади Такташ туган һәм үскән йорт
-
Әнисе Шәмсениса
Әтисе Хәйрулла
-
1901 ел, 1 гыйнвар.ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач бу исемне ошатып бетермичә, мулла чакыртып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апаның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемен кыскартып, малайны “Һади” дип кенә йөртә башлыйлар.
-
Һ.Такташ туган өй урыны
-
“Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, еламый, кайда ятса – шунда йоклый... Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләре карау иде.”Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа сөйләгәннәрдән.
-
Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама ясаганнар. Һади шул күлдән чуртан тотарга ярата.
-
Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае кебек үк, ул да ат ярата. Кара байталларның сыртына баса да бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда, әкият сөйләргә, җырга, барысыннан да оста була.
-
Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче укытучысы Сыркыдыда урта хәлле крестьян баласы була. Берникадәр әлеге шәкерттә укыганнан соң, Һадины Пешлә авылына озаталар. Пешлә мәдрәсәсендә ул 1911 – 1913 елларда өч кыш белем ала. Мәдрәсәдә аз-маз хисап, җәгърәфия, тарих укытыла. Һади тырышып укый, газета-журналлар белән таныша.
-
Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага барып эшкә урнаша, үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша. 1916 елда язылган “Газраилләр”, «Төркестан сахраларында” һәм “Караңгы төннәрдә” кебек әсәрләре - Такташ иҗатының шул чордагы беренче иҗат җимешләре.
-
Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел.(Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче)
-
Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара.
-
Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел.
-
1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда укытучы булып эшли. Бераз вакыттан соң Һ.Такташ Оренбург шәһәренә китеп, анда нәшер ителә торган “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1921 елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китә. Анда әдәбият укыта, “Белем йорты” журналында җаваплы сәркатип булып эшли, Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта, шул ук вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ташкент чорында (1921 – 1922) «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләре, «Җир уллары трагедиясе» иҗат ителә.
-
1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. Татар театрында, “Чаян” (1923 – 1924, 1929 – соңгы көннәренә кадәр), «Октябрь яшьләре» (1925), “Авыл яшьләре” (1926), “Азат хатын” (1926 -1929), “Яңалиф” журналларында эшли. Һ.Такташның Казанга килгәч төшкән рәсеме
-
Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил
Әни бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз, киң маңгай, дегет кебек куе чәчләр, очкыннар чәчеп торган яшькелт күзләр...Рафаил Такташ истәлекләреннән
-
-
Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова
Һ.Такташның улы Аван
-
Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән. 1951. Аван.
-
Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский, Г.Кутуй һәм Һ.Такташ
-
Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы. 1926 Гади генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр ... Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый ... Кабаланмыйча гына ..., аннары ... тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара... Ф.Хөсни истәлекләреннән
-
Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да – ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп эләкте ... Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм. Һ.Такташ 1930 елда Казанга килгән шахтёрлар арасында.
-
Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм. Һ.Такташ Һ.Такташ каләмдәшләре арасында
-
Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый
-
Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929. М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал.
-
1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Берзаман театрда ут сүнә. Такташ та, тамашачылар да дөм караңгылык эчендә кала. Такташ укудан туктый. Шулчак караңгы залдан: - Һади, дәвам ит! – дип кычкыралар. Һәм Такташ моңлы-лирик тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый. Бераздан ут кабына. Такташ һаман сөйли. Зал гөрләтеп кул чаба. Ут кабынганга сөенүдән битәр, Такташның каушап калмавына һәм аның яңа гына сөйләгән матур шигырьләре өчен була ул алкышлар. Хәким Сәлимҗанов истәлекләреннән. 1981.
-
Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел. Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: - Җир шары өч филдә басып торса, татарның яңа чор шигърияте өч “Т”да басып тора: Тукай, Такташ, Туфан! И.Юзеев авызыннан. 1971.
-
Беренче кар, белмим, кайчан явар, Ләкин үләрмен мин ул көнне, Бүген әле: - Тиздән кыш килә, - дип Ямап куйдым ертык бүркемне! Ертык бүрек кыштан саклый алмый, Түзмәм, ахры, бу ел кыш килгәч, Дөнья матур, Ләкин... Сезнең өчен Бик күңелсез калыр мин үлгәч!.. Һ.Такташ. 1930.
-
Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер башы ТЮЗ янында, икенче башы Ирек мәйданында иде. Буран иде ул көнне, олы демонстрация шикелле иде урамда халык. Ул вакытта язганнар иде, имеш, Такташны озата баручылар биш меңнән артык булган, дип. Вәли Хаҗиев истәлекләреннән. Соңгы юлга озатканда.
-
Арча кыры... Такташ шунда, диләр. Ышанмагыз, мин дә ялгыштым, Салкын, өнсез кабер ташы белән Уртагы юк бер дә Такташның. Мин әзләдем - таптым, ташта түгел, Кешеләрдә таптым шагыйрьне, Тереләр арасында тере булып Яши гражданины бу җирнең. X. Гыйләҗев.
-
1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.