Презентация на тему "Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы" 8 класс

Презентация: Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы
Включить эффекты
1 из 13
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы". Презентация состоит из 13 слайдов. Для учеников 8 класса. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 1.57 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    13
  • Аудитория
    8 класс
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы
    Слайд 1

    Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее члены Шакирзянов Ильназ эше Җитәкче Шакирҗанова Румилә Илдус кызы К. Насыйри хезмәтләрендә- халык медицинасы

  • Слайд 2

    Гомер юлы Габделкаюм Габделнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Зеленадол районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе һәм бабасы заманның  бик укымышлы кешеләре була. Әтисе, ”иҗтиһад – һәркемгә кирәк эш,” ягъни  кеше һәр нәрсәдә үзе тырышырга, акыл белән эш итәргә тиеш, дип өйрәтә торган булган. Каюмның балалык вакыты, заманы  өчен, әнә шундый культуралы  семьяда, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул ата-анасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы  телләрен өйрәнү өстендә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый. 1855 елда аны Казандагы Духовное училищесына татар теле укытырга чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семенарында татар теле укытучысы  булып  эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен  һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүне дәвам иттерә. Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала.. К. Насыйри семинария чарлагындагы бер бүлмәдә яши. Матди яктан көнкүреше бик үк җитешле булмый. Семинариядә  ул 15 ел эшли. 1871 елны  К. Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу эшне алып бару җиңел булмый. Укыту өчен  – квартира табу, балаларны укуга тарту  буенча күп  тырышлыклар  күрсәтергә, төрле җәфалар чигәргә туры килә. Шул рәвешчә, редакцион  көчләрнең  каршы  килүләренә карамастан, бик авыр шартларда, зур газаплар күреп, Насыйри татар балаларына  рус теле  өйрәтү юлында, беренче буларак, зур тырышлыклар күрсәтә. 1879 елдан башлап, Насыйри калган гомерен, рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итмәстән, тик язучылык эшенә һәм фән хезмәтенә  генә багышлый. К. Насыйриның беренче фәнни хезмәтләре үк Петербург галимнәре тарафыннан уңай бәя ала. К. Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй дип әйтерлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең  соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга һәм ул үзен-үзе электр белән дәвалый, гел хәрәкәттә булырга тырыша. Нәтиҗәдә, аяклар яңадан язылып, йөрерлек хәлгә килә. К. Насыйри 77 яшендә вафат була. Кабере Казанда Яңа бистәдәге татар зиаратында.

  • Слайд 3

    “ Гөлзар һәм чәмәнзар” Казан университеты типографиясендә беренче мәртәбә1888 елда 112 битле булып басыла, тулыландырылган икенче басма 1913 елда чыга “Хассы нәбатат ”(Үсемлекләрнең хасыятьләре”) исемле 16 битле китабы 1893 елда басыла. “һәза китабет тыйбу фи хәсият”( бу табиблык китабы хасыятьләре белән) 1895 елда нәшер ителә. Бу Әбугалисинаның төп китабыннан күчермә булып, 16 биттән тора.

  • Слайд 4

    Ярдәм итмәсәң дә – зарар кылма.

    Фәнни эшнең актуальлеге: татарлар арасында медицина- санитария белемнәрен әтрафлы белүче һәм аларны гамәлгә куеп, фәнни нигездә пропагандалаучы кешеләрнең беренчесе К.Насыйри булган.Ул халык медицинасы белән тирәнтен кызыксына, аны һәрьяклап өйрәнә, туплаган мәгълүматны үзенең этнографик хезмәтләрендә тасвирлап , бастырып та чыгара. Әмма, кызганычка каршы, мәгърифәтче галимнең бу эшчәнлеге һәр тарафтан өйрәнелеп , тәфсилләп яктыртылып, әлегә кадәр медицина мәтбугатында тиешле дәрәҗәдә бәя алганы юк. Тиздән татар халкы бөтен көчен , сәләтен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган фидаи җан Каюм Насыйриның 186 еллык юбилеен билгеләп узачак. Әлеге фәнни эш шул күзлектән чыгып эшләнелде. Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү. Бурычлар: татар халкының күптөрле сынаулар аша үткәререп гамәлгә кйган дәвалау чараларын ачыклау; үз төбәгебездә үскән дәва үләннәренең атамаларын, кулланылышын өйрәнү; -халык медицинасы белән бәйле башка хезмәтләрне дә өйрәнү;

  • Слайд 5

    Эчтәлек I Кереш өлеш. “ К. Насыйри хезмәтендә- халык медицинасы” темасының актуальлеге, максат һәм бурычлары, тикшерү объекты, предметы, методлары. II . Төп өлеш. 2.1 “ Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре” – татар халкының аерым катламнарында сакланып калган мәҗүсилек чорларындагы ышануларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә багышланган хезмәт. 2.2. “ Гөлзар һәм чәмәнзар”- халык медицинасы тарафыннан күпсанлы үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләрен тасвирлаган хезмәт. 2.3. “ Йорт-җир”, “ Азык-төлек”, “ Аш-су әзерләү” китапларында - санитария-гигиена мәсьәләләре. 2.4. Файдалы киңәшләр III Йомгаклау 3.1 К. Насыйриның халык медицинасына багышланган хезмәтләренең әһәмияте. 3.2 Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре. IV Кулланылган әдәбият исемлеге. V. Кушымта.

  • Слайд 6

    I Кереш өлеш. Бик борынгы чорларда, әле рәсми медицинаның төшенчәсе дә булмаган заманнарда ук, һәр халык, шул исәптән татар халкы да, күптөрле сынаулар аша үткәреп, бихисап күп дәвалау чараларын гамәлгә куя. Менә шулай итеп, халык үзе булдырган, үзе тудырган халык медицинасы барлыкка килә. Халык дәвалаучылары-табиблар һәм табибәләр кайчан, ничек һәм нинди дару үләннәре җыярга кирәклеген, аларның үзенчәлекләрен, аңардан дарулар ясау ысулларын, кыскасы, үз эшләрен бик яхшы белеп башкарган. Алар шулай ук һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын һәм алымнарын да яхшы белгән һәм үзләре булдыра алган кадәр бик күп авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш тә алып барган. Аларның бик күбесенә бу өлкәдә медицина буенча язылган һәм басылган шәрыкъ телләрендәге китаплардан, һәм бигрәк тә Әбү Гали Сина, Әл-Бируни һәм башка борынгы галимнәрнең хезмәтләреннән укып алган гыйлемнәре булышкан. Халык үзе дә, күптөрле сынаулар үткәреп, бик күп дәвалау ысулларын уйлап тапкан. Мәсәлән, тәндәге эренле шешләрне яңа чалынган хайванның тиресен каплап торып дәвалаганнар. Кешенең күзенә ак төшсә, яңа суйган ак әтәчнең җылы канын керфекләргә сөрмә итеп тартып, яисә ак ярыга бик вак итеп төелгән шикәр комы сибеп дәвалаганнар. Төндәге куе төкләрне яңа үтерелгән аюның яки бүренең җылы канын, яисә тирләгән атның тирен сөртеп койганнар. Бик каты теш сызлауны авызга җылыткан серкә(уксус) кабып торып басканнар. Ревматизм яки башка төрле буыннар авыртуын күптөрле үләннәр, чәчәкләр, яфраклар, яшь имән каерысын пешекләп ясаган җылы төнәтмәдә озаклап утырып дәвалаганнар. Үз-үзеңне ышандыру, гипноз һәи бихисап күптөрле догалар укып өшкерү юлы белән һәртөрле авыруларны дәвалаганда кеше организмына психологик тәэсир итү ысулы да киң кулланылган... Бүгенге медицина фәне күзлегеннән караганда, әле югарыда мисал итеп китерелгән дәвалау ысуллары сабыйларча беркатлы булып та күренергә мөмкин, әмма нинди генә булуларына карамастан, алар күп гасырлар дәвамында халыкның сәламәтлеген саклап килгәннәр. Ничек кенә булса да, кешеләр бихисап авырулар белән әнә шулай көрәшкән һәм аларны җиңгән дә. Шулай булгач, халык медицинасының хәзерге медицина фәне үсешенә керткән зур өлешен дә күрергә һәм бәяләргә кирәк!.. Татарлар арасында медицина-санитария белемнәрен әтрафлы белүче һәм аларны гамәлгә куеп, фәнни нигездә пропагандалаучы кешеләрнең беренчесе Каюм Насыйри булган. Ул халык медицинасы белән тирәнтен кызыксына, аны һәрьяклап өйрәнә, тупланган мәгълүматны үзенең этнографик хезмәтләрендә тасвирлап, бастырып та чыгара. Әмма, кызганычка, мәгърифәтче галимнең бу эшчәнлеге һәр тарафтан өйрәнлеп, тәфсилләп яктырылып, әлегә кадәр медицина матбугатында тиешле дәрәҗәдә бәя алганы юк.

  • Слайд 7

    II Төп өлеш. 1880 елда басылган “ Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре” исемле хезмәте белән Каюм Насыйри татар халкының аерым катламнарында сакланып калган борынгы мәҗүсилек чорларындагы ышануларны һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә саллы өлешен кертә. Әлеге ышанулар һәм гоореф-гадәтләрнең кайберләренең халык медицинасына турыдан-туры мөнәсәбәте бар... “Әнә шундый ышанулардан, -дип яза К. Насыйри, -татарларда утка төкерүне тыю сакланып калган.Зурлар балаларны: “ Утка төкермәгез, авызыгызга тилчә-сызлавык чыга”,- дип кисәткән. Автор фикеренчә, бу ышануда борынгы мәҗүсилек чорындагы” утны тере итеп күрүнең эзе сакланып калган”. Медицина тарихындагы моңа охшаш,анимизм дип аталган һәм табигатьтәге барлык предметларны җанлы дип санау күренеше- мәҗүсилек чорындагы кешенең табигать көчләре турындагы хыялый-фантастик күзаллаулары рәвеше генә булып кала. Авырулар җибәреп торучы явыз көчләрне мәрхәмәтләндерү максатында, кешеләр аларны юмаларга тырышканнар. Мәсәлән, татарларның ышануынча, чәчәк авыруының килеп чыгуында зур чәчәк чокырларында яшәүче “ чәчәк анасы” һәм “чәчәк хуҗасы” гаепле икән. Аларны, юмалап, мәрхәмәтләндерү һәм шуның белән авыруның хәлен яхшырту өчен фәкыйрь кешегә хәер итеп ак үрдәк яки каз биргәннәр, ә авыру бала терелә башлагач, “чәчәк боткасы” пешергәннәр. Шул ук төркемгә түбәндәге гореф-гадәтне дә кертергә мөмкин. Әгәр инештән яки күлдән су эчкән татар кешесе авырып китсә, аны “су тоткан” дигәннәр һәм, бу авырудан котылу өчен, су эчкән урынга” Мине су тотмасын иде!” дип бер алма, бер уч үлән һәм бер йомырка сарысы салганнар. К.Насыйри , бу очракта татарларның бик борынгы заманн арда су ияләрен олылаулары, аларның күңелләрен йомшартырга тырышулары һәм аларны җанлы итеп сынауларының кайтавазы күзәтелә, дип яза. Әмма явыз көчләрне юмалау һәрвакытта да булышмаган. Ул чакта аларны куркыту чарасына керешкәннәр. Мәсәлән, әгәр кеше бизгәк авыруы белән интексә, аның өстеннән зур тере аюны атлатып чыгарганнар, аңа аю яки бүре тиресен каплап куйганнар, бизгәк тотып калтыранып ятканда, куенына елан тиресе тыкканнар. Менә шундый гамәлләрдән соң бизгәк авыруы җибәргән явыз көч артына да әйләнеп карамыйча кача, дип уйлаганнар. Хатын-кыз бала тапмаган вакытларда да кешеләр явыз көчләрне куркыту чаралары кулланганнар һәм бу бу очракларны да, явыз көчләрнең мәкерләре нәтиҗәсе, дип аңлатканнар. Гади халыкта “ Бу явыз көч тимердән курка” дигән ышану яшәгән һәм үзләрен саклар өчен урын-җиргә балта яки башка төрле тимер корал куя торган булганнар. Каюм Насыйри менә мондый бер гореф-гадәтне дә тасвирлый. Татар кешесе берәр авыр кичерештән яки көчле куркудан авырып китсә, дәвалаучы табиб салкын сулы савытка эрегән, кайнар кургаш сала торган булганнар. Металл, шунда ук катып, төрле-төрле формаларга кергән һәм дәвалаучы табиб, шуларга карап авыруның сәбәпчесе булган явыз көчне билгеләгән. Шуннан соң шул кургаш эретмәсен авыруның муенына асып куйганнар һәм авыруның һичшиксез бетәчәгенә ышана торган булганнар. Каюм Насыйри сүзләренә караганда, бу гореф-гадәт “куркулык кою” дип аталган. Бу чарада да, авыруның тәненә явыз көчләр кереп урнашуы сәбәпле, күптөрле чир-зәхмәтләр барлыкка килә, дигән караш чагылыш таба. Менә шуңа күрә дә бу ысуллар халык медицинасына кереп калганнар.

  • Слайд 8

    Халыкта чир-зәхмәтнең рухын алдан дәвалау ысуллары да булган. Шуның кебек чараларга авыруның, яки авырырга ихтимал кешенең исемен үзгәртүләр, киемен алмаштырулар, ягъни аңа кагылыр алдыннан чир зәхмәтнең рухын алдап, юлын ялгыштырыр өчен яшерү чаралары кергән. Гади кешеләр арасында таралган кайбер гореф-гадәтләрне тасвирлаганда К. Насыйри менә мондыена да туктала. Котырган эт тешләгән кешегә 4 өйнең ян тәрәзәләреннән тыгылып алып җыйган ипи борыны ашатканнар һәм шулай дәвалагач, авыру кеше бик тиз терелеп аякка баса дип уйлаганнар Кешенең култык астындагы лимфа бизләре эренләп шешкәндә аңа “ Эт имчәге” дигән исем биргәннәр. Аны да авырткан җиргә ипи борыны белән кагылып, аерым дога укып өшкергәннәр һәм ул ипи борынын һәр күзе өстендә аерым бер төстәге тамгасы булган “дүрт күзле” эткә ашатканнар Кешенең касык бизләре ялкынсынып шешкәндә аны кыя орлыгы белән, ә тамак бакасы булганда киптерелгән гөберле бака тиресе яки ташбаканың кабырчыгы белән имләп, аерым дога укып өшкереп дәвалаганнар. Әлеге санап китерелгән гореф-гадәтләр акылга нигезләнгән дәвалау төрләре түгел, билгеле. Алар хорафатларга ышанган күзаллауларга нигезләнгән. Касык бизен кыяр орлыгы белән дәвалау үзенең тышкы кыяфәте белән шул бизгә охшап торган кыярның аның файдасы тиячәгенә ышанудан барлыкка килгән. Халык медицинасында мондый ысуллар белән дәвалау киң таралган булган. Мәсәлән, йөрәк авыруын тышкы кыяфәте йөрәккә охшаган үсемлек белән, сары авыруын сары төстәге үлән белән дәвалаганнар. Бу гореф-гадәтләр халык медицинасының тарихы бик ерак гасырлардан бирле яшәп килгәнлеген күрсәтә. Борынгы кеше үз авыруларының килеп чыгу сәбәбен белмичә, аларның асыл сәбәбе фәкать рухлар, җен-пәриләр белән бәйле, дип уйлаган. Шул күзаллауларга яраклаштырып, әлеге авырулар белән көрәшү чаралары да булдырылган, авыруларны кисәтү һәм дәвалау ысуллары да барлыкка килгән. Бу дәвалауларның төп бурычы- авыру кешенең тәненә кереп утырган явыз рухны мәрхәмәтләндерү яки бөтенләй куып чыгару. Моның өчен төрле тылсымлы формулалар, әфсен-төфсен укып тылсымлаулар һәм алар белән бәйле хәрәкәтләр хезмәт иткән. Өшкерү догасы бөтигә әйләнгән һәм аны, чүпрәккә төреп, муенга асып йөргәннәр. Каюм Насыйри берничә очракта теге яки бу ышанулар һәм гореф-гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен акыл күзлегеннән карап аңлатма бирә һәм 1909 елда Казанда басылган “Буш вакыт” исемле китабының 1 нче бүлегенең 4 нче битендә менә болай дип яза: ”Татарлар сулыш кысылып буылуны албасты басуы белән аңлаталар һәм мондый очракта, бармак белән кыймылдатудан соң, буучы албасты качып юкка чыга,”- дип аңлаталар. Ләкин биредә явыз көчнең катнашы юк. Бу- күренеш бары тик йоклаганда дөрес ятмау белән һәм шул сәбәпле кан йөрешенең әкренәюе белән аңлатыла..” К. Насыйриның бу рәвешле аңлатуы бүгенге рәсми медицина күзлегеннән чыгып караганда да дөрес.

  • Слайд 9

    Халыкта таралган гореф-гадәтләр һем әфсен укып өшкерүләр асылда табигый шартлар белән бәйле булган. К.Насыйри хезмәтләрендә менә бу мөһим як та чагылыш таба. Мәсәлән, аның сары су (водянка) һем кайбер башка авыруларны артыш агачы белән дәва­лауны тасвирлавы кызыклы. Хорафат­ларга ышанучы кешеләрнең күзаллау­ларынча, сары су авыруы явыз көчләр тарафыннан җибәрелә икән. Ә явыз көч артыш агачыннан курка икән, һәм шуңа күрә ул агач әлеге явыз көчне куркыту өчен кулланылган. Артыш агачының каерысыннан әзерләнгән төнәтмә корчаңгы һәм башка авыруларны дәвалаганда файдаланылган. Авыруның тәнен шуның белән ышкырга һәм билгеле бер күләмдә эчәргә дә тәкъдим ителгән. Шулай итеп артыш агачының “тылсымлы көче” бу очракта, чынлап та, үсемлекнең дәвалау үзлегеннән чыккан булган икән. Икенче бер карчык сабанның сабыннан тотып, камчы белән кыйный-кыйный әйдәп бара. Өченче ккарчык, шулай ук пумалага атланып, арттан бара. Бу вакытта авылга берәүне дә кертмиләр, керергә теләгән кешене үтергәнче кыйныйлар. Шулай ук авылдан берәүне дә чыгармыйлар. Татарлар мондый күңелсез һәм куркыныч күренешләрне күреп, ваба качар, хайван үләте тукталыр, дип ышаналар” Бу йоланы башкаруның төп мәгънәсе-җанлы итеп күзалланган авыруны сөргән җир сызыгының икенче ягына чыгармый торган тылсымлы түгәрәк белен әйләндереп алуга кайтып кала. Ә инде аның чынбарлыктагы, тормыштагы мәгънәсе исә- авыруның таралу юлында үзенчәлекле бер карантин чарасы булдыру. Бу йола йогышлы авыру таралган очракта, саклык чаралары күрү җәһәтеннән төнлә белән башкарылган. Хайван үләте таралган вакытта татарлар беренче үлгән хайванның иреннәрен, яңа йозак белән бикләп, басу капкасы төбенә күмеп куялар. Билгеле бер вакытка кадәр хайван белән берәүне дә авылга кертмиләр һәм берәүне дә чыгармыйлар, шуның белән хайван үләте бетәчәк, дип ышаналар. К. Насыйри үзенең “ Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре” исемле хезмәтендә дөньяга җансыз килгән баланы терелтү күренешен тасвирлый: “Кендек әбисе бер­туктаусыз табага суга һәм татарлар менә мондый гамәлдән соң баланың җаны кире кайта һем ул терелә дип ышаналар. Икенче очракта кендек әбисе кендекне кисмичә торып, андагы кан­ны кире кендеккә сыгып кертә һәм шуннан соң гына бертуктаусыз табага суга башлый Биредә инде, баланы терелтүдә тылсымлы ысуллар белен беррәттөн, акылга нигезләнгән алымнарның да кулланылуы күзәтелә. К.Насыйри, чын галим буларак, үз хал­кының йолаларын бизәмичә, ягъни чын дөресен яза. Ул, халыкның ышану­ларын һем гореф-гадәтләрен ныклап өйрәнеп, тиешле тикшеренү эшләре үткәргәндә, аларның бик кыйммәтле тарихи чыганак икәненә беренче бу­лып игътибар ите. Шуны аңлап, галим үзенең «Казан татарларының ышану­лары һем гореф-гадәтләре» исемле хез­мәтендә һем башка хезмәтләрендә Идел буе халыкларының, шул исәптән татар халкының да, медицина тарихын өйрәнү вакытында биниһая кыйммәтле чыга­нак булып хезмәт итүче бай фактик материал туплап бирә.

  • Слайд 10

    Халык медицинасы тарафыннан һәм хәзер рәсми рәвештә кулланыла торган мәтрүшкә, артыш агачы һәм башка төрле күпсанлы үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләрен бик дөрес итеп билгеләп үтелгән. Халык медицинасының әлеге тәҗрибәсе К. Насыйриның хезмәтендә дә чагылыш таба. “ Гөлзар һәм чәмәнзар” исемле әсәрендә К. Насыйри , татарча исемнәрен дә кулланып, үләннәр һәм чәчәкләр турында шактый тәфсилле мәгълүматлар бирә. Бу хезмәтен бастырып, мәгърифәтче галим үз алдына фәкать гамәли куллану максаты куя һәм китабының кереш сүзендә төрле үләннәр белән дәваланганда файдалану өчен аның бик кыйммәтле чыганак булуын искәртеп куя. Ул үзенең фикерен: “... дару үләннәрен бик яхшы белергә һәм кулланырга кирәк”,- дип дәвам итә. Авыру кешегә үзе яшәгән җирле урында, җирле табигатьтә үскән үләннәрнең файдасы күп булуын ассызыклап, К. Насыйри болай дип яза: “... болыннарда, урманнарда үскән үләннәр яшелчә бакчаларында үскәннәргә караганда файдалырак. Үз Ватанында үскән үсемлекләр чит илләрдән кайтарылганнарга караганда яхшырак тәэсир итә. Мәсәлән, безнең Ватаныбызда үсә торган ак әрем, бизгәк авыруына каршы Америкадан кайтартылганнарына караганда, бик уңышлы кулланыла...” Сүз уңаеннан әйтеп китәсем килә: “Май аенда җыйган ак әрем бүгенге көндә дә татар авылларында ашказаны авырулларыннан, аппетит булмаганнан, салкын тигәннән һәм башка төрле авырулардан бик уңышлы кулланыла”. Әлеге китабында К. Насыйри, сүзен дәвам итеп, болай ди: “.... Дөресен әйтергә кирәк, без- үзебезнең Ватаныбызда үскән дару үләннәрен бик уңышлы итеп кулланасы урынга, чит илләрдән кайтарылганнарын артыграк күрәбез шул. Ни өчен әле без чит илдән кайтарылган дару үләннәре өчен арттырып түләргә тиешбез?.. К. Насыйри үз Ватаныбыз табибларын мөстәкыйль фикер йөртергә, ниндидер дәрәҗәдә кешеләргә, бигрәк тә чит ил кешеләренә, сукырларча иярмәскә чакыра. Менә бу гамәле белән ул үзенең чын ватанпәрвәр икәнлеген күрсәтә. Ул вакытта медицинада, аерым алганда фармацевтика сәнәгатендә, чит илләр өстенлеген киметү өчен көрәш барган чак була. Үзенең “ Гөлзар вә чәмәнзар” китабын бастырып, К. Насыйри әлеге көрәшкә үзенең саллы өлешен кертә. К. Насыйри, йөрәге әрнеп, болай дип яза :”.. Әгәр дә безнең үзебезнең Ватаныбызга, үзебезнең халкыбызга файда китерәсебез килә икән, без чын күңелдән дару үләннәре җыярга һәм эзләргә керешик. Менә шул чакта инде без үзебездә дару үләннәре бармы, юкмы икәнлеген яхшы белербез. Бездәге дару үләннәренең үзкыйммәте арзанрак... Руссия халыклары һәм барлык гади кешеләр, бездә үскән үсемлекләрдән дарулар ясап булмый, дип санарга тиеш түгелләр..”. Бу хезмәтендә К. Насыйри табибларны халык медицинасында кулланыла торган дару үләннәрен фәнни тикшерү эшенә чакыра. 1885 елгы календаренда К. Насыйри чәй, кәһвә һәм каен себеркесенең дәвалау үзенчәлекләре турында яза, гарәп, татар, латин телләрендә күптөрле дару үләннәренең исемнәрен китерә. Аның 1888 елгы календаренда 313 төрле дару үләненең гарәп, татар, фарсы, латин һәм урыс телләрендәге исемлеге урнаштырылган. К. Насыйри үзенең “ Йорт-җир” исемле хезмәтендә татар өйләренең чисталыгы турында горурланып яза: “ Аларның идәннәрендә озын тар келәмнәр, паласлар җәелгән, ә палас өстендә татарлар аяк киемнәре белән йөрмиләр. Менә боларның барысы да торакның гигиенасын яхшырталар һәм кешенең сәламәтлеген саклауда булышалар,” – ди ул . Ә менә “Азык-төлек” исемле хезмәтендә галим татарларның күбрәк камыр азыклары ашаулары, ризыкларның арасында яшелчәнең аз булуын һәм шул сәбәпле аларның күбесенең, бигрәк тә хатын-кызларның, юан булуларын искәртә. Инде килеп, “ Аш-су әзерләү” исемле китабында К. Насыйри 70 төрле милли ризык әзерләү ысулын тасвирлап яза. Шунда ук артык күп ашауның еш кына ашказаны- эчәк юлы авыруын вакытында нинди диета белән дәваланырга кирәклеген, аерым алганда, ризыкта яшелчә булмауның зәңгелә авыруын китереп чыгаруын искәртә. Автор биредә ит ризыкларын яшелчә белән кушып ашарга тәкъдим итә, ризыкның ничек эшкәртелүен һәм башка бик мөһим мәгълүматлар белән уртаклаша.

  • Слайд 11

    “Мең дә бер киңәш”

    Салкын тисә нишләргә? — (гөлҗимеш һәм бал салып ясалган чәй эчү бик файдалы) Балагыз тыныч йокласын өчен түбәндәге эчемлекләр ярдәмгә килер?1) 2 ч.к. ромашка чәчәгенә 250 мл. Кайнаган су салып төнәтегез дә, 2 ч. К. Бал, 100мл. Сөт кушып болгатыгыз.2) 1 әр ч.к. кара карлыган яфрагы һәм бөтнекне 1 сәг. кайнаган суга салып төнзәтегез. Озаграк яшисәгез һәм сәламәт буласыгыз килсә, йокыга игътибар итегез. Чөнки тиешенчә йокламаган кешенең гомере кыскара икән. Табиблар да организм 7-8 сәг. ял итмәсә, иммунитет төшә, матдәләр алмашы бозыла, ди. Мондый кешегә берничә рецепт.1) 2 а.к. сукыр кычытканга 1 ст. кайнаган су салып 30 минут төнәтергә, сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1 а.к. эчәргә. Калганын суыткычта сакларга.

  • Слайд 12

    Йомгаклау. Каюм Насыйри бөтен эшчәнлегенә тирән гуманлылык хас. Аның бу сыйфаты татар кешесендә үз сәламәтлегенә карата акыллы караш тәрбияләүне максат итеп куюда, халык арасында санитария-гигиена белемнәрен тарату гамәлендә ачык күренә. Каюм Насыйри, татар халкын санитария-гигиена белемнәре белән таныштырып, аларны гомере буенча пропагандалап, зарарлы гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә, хорафатларга, им-том итүчеләргә каршы көрәш алып бара. Аның бу хезмәтләре халкыбызның рухи мәдәнияте үсешенә керткән биниһая зур шәхси өлеше һәм бөек каһарманлыгы дип бәяләнергә лаек. Тикшерү нәтиҗәләре: -халык дәвалаучылары_ табиблар һәм табибәләр кайчан , ничек, нинди дару үләннәре җыярга кирклегн, аларның үзенчәлекләрен , алардан дарулар ясау ысулларын бик яхшы белгәннәр. -татар халкы һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын, алымнарын яхшы белгәннәр, үзләре булдыра алганча, авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш алып барганнар. - халык үзе, сынаулар үткәреп, дәвалау ысуллары уйлап тапкан, психологик тәэсир итү ысулларын кулланган - халык медицинасы – хәзерге медицинаның нигезе Рекомендацияләр: К. Насыйриның халык медицинасы белән бәйле хезмәтләре өйрәнелеп, популярлаштырылып, татар халкының рухи казанышы ителергә тиеш. К.Насыйри, татар халкын санитария-гигиена белемнәре белән таныштырып, аларны гомере буе пропагандалап, зарарлы гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә, хорафатларга, им-том итүчеләргә каршы көрәш алып бара. Аның бу хезмәтләре халкыбызның рухи мәдәнияты үсешенә керткән биниһия зур шәхси өлеше һәм бөек каһарманлыгы дип бәяләнергә лаек. Мәгърифәтче галимнең халык медицинасы өлкәсендәге эшчәнлеге медицина белгечләре тарафыннан да өйрәнелеп бәяләнергә тиеш.

  • Слайд 13

    Кулланылган әдәбият К. Насыйри “Шифалы үләннәр. “ К. Насыйри “ Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре”, 1880 Н. А. Магницкая “ Яшел витаминнар” , Казан 1981 “ Татарстан флорасы буенча сүзлек”, Казан , 1888 “ Халык медицинасында дару үләннәре” . Волгоград, 1992 “ Халык медицинасының тулы энциклопедиясе”, Мәскәү, 2001

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке