Презентация на тему "Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация."

Презентация: Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация.
Включить эффекты
1 из 21
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
4.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему "Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация." в режиме онлайн с анимацией. Содержит 21 слайд. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    21
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Гакыйль Сәгыйров иҗаты буенча презентация.
    Слайд 1

    Әлки муниципаль районы Юxмачыуртагомумибелембирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Ләйләнең Гакыйль Сәгыйров иҗатына багышланган дәрес-презентациясе

  • Слайд 2

    Гакыйль СӘГЫЙРЕВ

    “Кирәк түгел миңа арзан бәхет”

  • Слайд 3

    Тема:Гакыйль Сәгыйревның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу. Максат: 1. Шагыйрь, рәссам турында белешмә бирү. 2. Рәсемнәре, шигырьләре белән танышу. 3. Укучыларда ихтыяр көче,үз-үзеңә ышану хисе, матурлыкка соклану тәрбияләү. Җиһазлау: Гакыйль Сәгыйревның “Ике кояш”, “Йөрәк сере”, “Кабатлаланмас моң” дип аталган шигырь җыентыклары, мультимедиа, компьютер.

  • Слайд 4
  • Слайд 5

    Батырлык

    Аның караваты тәрәзә янында гына. Тәрәзәдән бәбкә үләнле киң урам күренеп тора. Урамда –карт тупыллар... Менә ничә еллар инде ул олы дөньяны шул тәрәзәдән генә күзәтергә мәҗбүр. Шул тәрәзә аша бөтен җирне, дөньяны күрергә, аңларга омтыла. Аңа җиңел түгел. Ул хәтта утыра да алмый... Еш кына малай чагын искә төшерә. Мәктәптә иң булдыклы укучы була ул. Бөтен яклап та: шигырьләр дә язгалый, ул ясаган рәсемнәргә “10” лы билгесе куйсаң да таманга туры килер сыман.

  • Слайд 6
  • Слайд 7
  • Слайд 8

    Ул җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә генә тәмамлый. Хыялларның иге-чиге булмый. Әмма язмыш рәхимсезлык кыла: көтмәгәндә генә авырый башлый. Юк! Аның язмыш белән ризалашасы килми: ихтыярын туплап шифаханәгә китә, операция өстәленә ята. Бу аның беренче Батырлыгы. Өйгә аны носилкага салып кайталар. Елларга торырлык газаплы төннәр, көннәр... Мең төрле уй... Аңа минут саен авыртулар һөҗүм итә, газаплар, әрнүләр ябырыла. Егет һәрбер һөҗүмне кире кага-һәр минуты көрәш белән үтә. Һәр минуты!

  • Слайд 9

    Тора –бара өметсезлекне ниндидер ашкыну, омтылыш алыштыра. Яшәргә, яшәргә! Ничрек тә яшәргә! Ләкин болай гына яшәү, җан асрау аз, бик аз. Нидер эшләргә, ниндидер яхшылык эшләргә кирәк. Язарга иде, рәсем ясарга иде. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре дә күпме бит аның. Островский язган бит әнә. Фәнис Яруллин да яза. Ул да язар иде дә бит, куллары тыңламый шул... Бер көнне “Огонек” журналыннан бер мәкалә укый егет. Тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында. Менә бу ачыш ичмасам. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Нишләп ул булдыралмаска тиеш әле!

  • Слайд 10

    Беренче күнегүләр. Беренче өметсезлекләр. Беренче уңышсызлыклар. Әнисенең аны кызганып елаулары, юк белән маташмаска үгетләүләре. Әмма егет корычтан коелган булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен ныграк кысып, эшләвен дәвам итә. Беренче хәрефләр... Кәкре-бөкре беренче хәрефләр... Озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Бу аның Икенче Батырлыгы.Аннары өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе...

  • Слайд 11

    яшәү үзе дә...

    Үтте тагын бер көн, Күңелләрдә Яңа уйлар, хисләр арттырып, Бизәп җирне яңа гөлләр белән, Онытылмаслык, янып, яктырып. Шәфәкъ кызыллыгы Үткән көннән Калган учак төсле тоела, Күңел инде көтә яңа көнне, Каршыларга аны җыена, Яшьлек үтә Картлык җитә шулай,- Егылганчы соң кат абынып,- Яңа көнне- Иң шатлыклы көнне көткән кебек, Көтә күңел канат кагынып. Ник көтелә икән, Бизәп аны Якты өмет, якты хыялга? Әллә инде Тормыш үзе дә соң Бер омтылыш микән Гел алга?

  • Слайд 12
  • Слайд 13

    Кадерлеукучым, индесинаптырыйторгансыңдыр: “Кем турында сүз бара соң?”-дип. Татар әдәбияты дәресләрендә без Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тормыш юлын һәм иҗатын ныклап өйрәнәбез, аның ихтыяр көченә, батырлыгына, тырышлыгына сокланабыз. Ә бит якында гына-Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәрендә шундый ук ачы язмышка дучар ителгән тагын бер иҗади шәхес гомер кичерә.

  • Слайд 14

    Минем сезгә җиткерәсе сүзем шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров турында. Тумышы белән Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла авылланан ул. Тормыш Гакыйль абыйны теленә каләм кыстырып шигырьләр язу, рәсемнәр ясау язмышына дучар иткән. Ул ясаган рәсемнәрнең композиция бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрендә, рәсемнәрендә-яшәү матурлыгы, аның эчке халәте. Аның шигырьләре оптимистик рух белән сугарылган.

  • Слайд 15

    Кирәк түгел андый-мондый бәхетне...

    Кирәк түгел андый-мондый бәхет, Мин тормышка карыйм тирәннән: Кайгысы да, шатлыгы да аның Биегрәк булсын түбәмдә. Нәфрәтләнеп, янып, дулкынланып Һичбер кайчан туймас бәндә мин, - Кулларымны эштән качырмыйм мин, Йөрәгемне уттан жәлләлим. Таш кыяны ярып үскән нарат Сынса сынар, әммә бөгелмәс, Сазда үскән зирек имин яшәр, Чын бәхетне ләкин ул белмәс.

  • Слайд 16

    Әмма шагыйрь оптимист булып кыланмый, ул үзе булып яши. Таби-гыйлеген саклый белү-аның чират-тагы батырлыгы. Шигырьләре, рәсемнәре- шул батырлыкның дәвамы.

  • Слайд 17
  • Слайд 18
  • Слайд 19
  • Слайд 20

    Менә без бүген сезнең белән Гакыйль Сәгыйров турында азмы-күпме мәгълүмат алдык. Ләкин бүгенге көндә ул инде безнең арабызда юк. 2009 елда, 70 яшьлек юбилеен уздырганнан соң ул вафат булды. Менә шундый язмышлы кешеләр, аларның фидакарьлеге, батырлыгы турында укыганнан соң дөньяның вак-төяк мәшәкатьләре, борчу-лары бөтенләй юкка чыга.

  • Слайд 21

    Тормыш чыннан да матур икән бит, аның кадерен белерлек икән. Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйрев язмышлары да шуны раслый. Аларның иҗатлары белән танышканнан соң тагын бер кат шуңа ышанасың: кеше көчле булырга тиеш! Кеше батыр булырга тиеш! Менә шул чакта гына тормышта барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга була.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке