Презентация на тему "Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация"

Презентация: Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация
Включить эффекты
1 из 11
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация" по литературе. Презентация состоит из 11 слайдов. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 0.15 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    11
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) презентация
    Слайд 1

    Илдар Юзеев иҗатының үзенчәлекләре (тематик-проблематик юнәлешләре) Башкарды: Хөсәенова Ландыш Фәнни җитәкче: Мәүлина Л.Р.

  • Слайд 2

    ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбияты үсешенә тирән өлеш керткән шагыйрь һәм драматург Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортостанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы сәркатибе, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967—1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977—1987 елларда исә Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире һәм идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

  • Слайд 3

    Илдар Юзеевның мактаулы исемнәре һәм премияләре

    «Миләүшә» исемле җыентыгына тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И. Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, Татарстан яшьләре оешмасының М.Җәлил исемендәге республика премиясен бирәләр «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәс кыллар» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстанның иң дәрәҗәле премиягә — Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә - лаек була. 1979 елда Татарстанның, 1983 елда Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр ала. 1986 елда «Почет Билгесе» ордены белән  бүләкләнә. 1983 елдан - Татарстан Республикасының халык шагыйре.

  • Слайд 4
  • Слайд 5

    Илдар Юзеевның иҗаты 4 чорга бүленә:

    Беренче чор иҗаты (1950-1960) Татар әдәбиятына И. Юзеев 1950-1960 елларда шигырь һәм поэмалар авторы буларак килеп керә һәм үз иҗатында берничә тематик-проблематик юнәлешне бергә үстереп бара: кеше һәм мәхәббәтнең бөтенлеге; шәхес һәм әхлак мәсьәләләре; шәхес һәм табигать мөнәсәбәтләре; шәхес һәм тарихи үткән, шәхеснең рухи камиллеге һ. б.

  • Слайд 6

    Икенче чор иҗаты (1960-1970)

    И. Юзеев җыр өлкәсендә үзен сынап карый: халык арасында популяр “Яшь наратлар”, “Кайтам инде”, “Бөркет турында җыр” И. Юзеевның икенче этап иҗатында лирик геройны әйләндереп алган дөнья Җир шарының, галәмнең бер өлеше кебек кузаллана башлый, шагыйрь узган, хәзерге һәм киләчәк выкытның бергәлеген, галәм һәм заман ритмын тоя. Иҗтимагый мотивларның көчле булуы күзгә ташлана, шагыйрь беренчеләр рәтендә әдәби материалда шәхес культы заманының фаҗигале сәхифәләрен тергезә, шул вакытлар шаукымының бүген дә кешеләр бәхетенә киртә куюын билгели.

  • Слайд 7

    Өченче чор иҗаты (1970-1980)

    Әдип иҗатында фәлсәфи башлангыч көчәйгән вакыт. Өч юнәлештәге фәлсәфә - галәм, яшәү һәм үлем, мәхәббәт фәлсәфәләре – актив, бер-берсенә керешеп яки янәшәлектә үсә-үзгәрә. Мәсәлән, “Салкын җирне җылыткандыр кеше” (1977), “Әй, кеше” (1976), “Диңгезнең ярлары бик ерак” (1977), “Мин табарга тиеш” ( 1975) кебек шигырьләрдә шагыйрь кеше һәм галәм фәлсәфәсен тергезә һәм кеше белән галәмнең һәркайсын мөстәкыйль бербөтен, үзкыйммәтләр буларак аерып чыгара.

  • Слайд 8

    Дүртенче чор иҗаты (1990-2000)

    Милли тема, татар халкы язмышы темасы көчле яңгырый башлый. 1960-1980 елларда укучысын романтик рухлы, фәлсәфи эчәлекле әсәрләре белән куандырган шагыйрьнең милли эчтәлекле әсәрләрендә реалистик алымнар, иҗтимагый эчтәлек өстенлек ала. Мәсәлән, “Сагышлы мирас” ( 1995) шигырендә милләтнең үткәннәргә лаеклы төстә алга бармавы, ваклануы, төрле тарафларга чәчелүе лирик геройны борчуга сала. Татар халкы – алыплар янәшәлеге милләткә хас сыйфатларны калкытып куя, алыплар метаформасы татарның тарихи аренадагы роле, батырлыгы, баш имәве, рухи югарылыгы булып укыла. Автор милләтнең алга таба сакланышын бөек уллары белән бәйләп куя.

  • Слайд 9

    И. Юзеев – драманың төрле җанрларында уңышлы эшләгән автор да. Ул драматургиядә дә лирик булып кала, әсәрләрнең тәэсир көчен җыр, музыка ярдәмендә тирәнәйтә (“Янар чәчәк”, 1960). Драматургиядә язучы еш кына тарихи хәтер проблемасына мөрәҗәгать итә. “Сандугачлар килгән безгә” (1974), “Кыр казлары артыннан”(1976) кебек драмаларында кешелеклелекне саклау – милли хәтерне саклау; табигатьне саклау – миһербанлылыкны саклау кебек янәшәлекләр уздырыла.

  • Слайд 10

    Шул рәвешле, философ-шагыйрь И. Юзеев чордашларыннан поэзиясенең эчтәлеге белән дә, романтик рухы, яшьлек дәрте, омтылышлы фикерләве белән дә аерылып тора, аның каләме тудырган лирик герой яки хикәяләүче җир һәм галәм берлегенә омтыла, ил язмышы өчен борчыла. Кешенең яшәешне һәм үз-үзен танып-белүе,кеше гомеренең кыйммәте, кеше язмышы, яшәү мәгънәсе хакында фикерләр аның иҗатында әйдәп бара.

  • Слайд 11

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке