Содержание
-
Сыйныфтан тыш чара
Презентацияне Балык Бистәсе районы Биектаууртамәктәбенеңюгарыкатегорияле татар теле һәмәдәбиятыукытучысыГарипова ГүзәлияХәбибрахманкызыәзерләде
-
Олы сәнгатькә багышланган гомер
Рөстәм Яхин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә
-
Син йортларның тәрәзәсен ачтың, Дан җырладың сөйгән халкыңа. Бездә туып-үскән сандугачлар Син калдырган көйгә талпына. Рояльнең клавишларында Ике төс бар: аклы-каралы. Тукай сазы сыман моңлы алар, Җәлил җыры кебек яралы. Сандугачлар серенада суза, Каен яфраклары җыр яза… Композитор гына ишетерлек Авазлар бар фани дөньяда
-
Рөстәм Яхин 1921-1993 Рөстәм Яхин иҗаты иң югары, иң ихлас бәягә лаек. Аның вокаль лирикасы, инструменталь музыкасы дөньяның татарлар яшәгән төбәкләрендә иң кыйммәтле, иң кадерле хәзинә булып кала.
-
Кичәнең максаты:
Татар халкының мәшһүр көйязары Рөстәм Яхинның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру. Төрле жанрдагы музыкаль әсәрләргә карата кызыксыну уяту. Музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Мәскәү музыка училищесында фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 нче елда Р.Яхин Мәскәү косерваториясенә имтиханнарны уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар.
-
Музыка иҗат итә
Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторына әйләнә
-
Татарстанның күренекле җырчылары Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова, Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән бергә чыгышлар ясады.
Мөнирә Булатова
-
Рөстәм Яхин – югары категорияле пианист
-
Рөстәм Яхин һәм хатыныТаҗетдинова Хәлима Закировна
-
Җыр сәнгатебезнең алтын фонды
-
«Китмә, сандугач» җырыннан башка, аның вокаль лирикасы турында сүз дә әйтү мөмкин түгелдер.
-
-
Аның тарафыннан 450 романс һәм көй иҗат ителгән.
-
1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор, "Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен
-
Яхин музыкасы
Иртәләрдә таңгы җилләр безне Дәшеп ала кояш ягына. Чү! Иртәнге серенада булып, Яхин музыкасы агыла.
-
Романтик рухтагы җырлар
Композиторның «Синең өчен», «Кил, чибәрем» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Серле күзләр», «Ялгыз агач» (Ә.Саттар), «Йөгерә чәчәкләр офыкка» (С.Хәким), «Ак җилкән» (М.Ногман), кебек дулкынсыман фактуралы һәм «Җырланмаган әле безнең җыр» (Ә.Ерикәй), «Күңелем синдә минем»(М.Ногман), «Килен төшә»(Р.Миңнуллин) һ.б. аккордлы фактуралы романслары нәкъ менә романтик рухта булулары белән үтә дә тәэсирле.
-
ТР гимны
1993 елда Татарстан Республикасының гимны кабул
-
Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләренә көйләр яза
Халкыбызның классик шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре аның игътибарын аеруча җәлеп итә. Г.Тукайның «Күңел йолдызы», «Кем белер кадереңне», «Шагыйрь», «Читен хәл» шигырьләренә дулкынсыман вариантлы рәвештә язылган.
-
Мостафа Ногман белән дуслыгы
Аһәңсазның шагыйрь Мостафа Ногман белән иҗади дуслыгы да соклангыч. Ул аның 35 шигыренә җыр һәм романслар яза. Бергә иҗат ителгән «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Кайда соң, минем мәхәббәтем» кебек әсәрләр дә озын гомерле.
-
-
Рөстәм Яхин җырлары
Ишеткәнең бармы, замандашым, Җырның ничек сулыш алганын? Иң яхшы соң: халык бәгъренә Җырың китә алса ялганып!..
-
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.