Презентация на тему "Проект эше. "Журналист һөнәре""

Презентация: Проект эше. "Журналист һөнәре"
Включить эффекты
1 из 17
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему "Проект эше. "Журналист һөнәре"" по литературе. Состоит из 17 слайдов. Размер файла 1.84 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    17
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Проект эше. "Журналист һөнәре"
    Слайд 1

    Журналист һөнәре

    Җитәкчеләр: Хамаева Гөлфинә Әзһәр кызы, Шәмсетдинова Ландыш Ринат кызы

  • Слайд 2

    Проект эше өчен төркем тупланды

    Сугаепова Р., Кәримов И., Пузырев И., Муринова А. – 10 нчы сыйныф укучылары; Гомәрова Роза, Шәйхетдинова Алия, Хәкимова Лилия–8 нче А сыйныфы укучылары.

  • Слайд 3

    Проект эшенең максаты:

    Сүзнең матурлыгын, туган телнең кеше тормышындагы алыштыргысыз ролен укучыларга төшендерү; -укучыларны әйләнә – тирәлеккә иҗади карарга өйрәтү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; укучыларны әдәби телдә матур сөйли, җәмәгать урыннарында үз – үзләрен тота белергә өйрәтү.

  • Слайд 4

    Проект эшенең бурычлары:

    укучыларны иҗади дәртләндерү, аларның йөрәгендә иҗат чишмәсен уяту; көндәлек матбугат белән танышып баруга күнектерү; мәктәптә, районда, сыйныфта булган яңалыклар, истәлекле вакыйгаларны өйрәнеп, вакытлы матбугат жанрының берсендә хәбәрләр язарга өйрәтү.

  • Слайд 5

    Эш планы

    1. Журналист булу җиңелме? “Минзәлә” газетасы журналистлары белән очрашу. 2. Журналист эшенең төп этаплары: әзерлек чоры. 3. Газета турында төшенчә бирү. 4. Газета мәкаләсе. 5. Материал туплау. 6. Шигырь конкурсында репортер буларак катнашу. 7. Интервью алыр өчен, кызыклы кеше белән очрашу. 8. Мәкалә язу. 9. Редакцияләү. 10. Газетаның беренче номерын чыгару.

  • Слайд 6

    “Минзәлә” газетасы журналистлары белән очрашу

  • Слайд 7

    “Минзәлә” газетасы мөхәррире -Шагиев Илдус Ильяз улы

  • Слайд 8

    Журналист эше кызыклы

  • Слайд 9

    Газета чыгару – авыр эш

  • Слайд 10

    Журналист эшенең төп этаплары

    Мәкалә язу өчен, материал туплау; кирәклесен сайлап алырга өйрәнү. Максат һәм бурычларны билгеләү. Сораулар төзү. Кыска информация әзерләү.

  • Слайд 11

    Газета мәкаләләре

    Газета мәкаләләренең төп жанрлары: кыска мәкалә репортаж интервью

  • Слайд 12

    Материал туплау

    Материал туплаганда, нәрсәгә игътибар итәргә? уртак тел табу осталыгы; үз-үзеңне тоту культурасы; үзең күргәнне һәм белгәнне кешеләргә җиткерә белү; язма алып бару осталыгы.

  • Слайд 13

    Интервью алу

  • Слайд 14

    Сугыш ветераны турында белешмә

    Мухаметдинов Миннахмет Мухаметдинович. Год рождения: 30 апреля1924 года. Место рождения: с. Кузембетьево Мензелинского района. Участник Великой Отечественной войны. Служил в морском флоте, на защите в Заполярье. Был женат, двое детей.

  • Слайд 15

    Мәкалә язу

    Ветеранда кунакта. Күптән түгел генә без, 10 нчы сыйныф укучылары, шәһәребезнең сугыш ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улында кунакта булдык. Аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Әлбәттә, Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы артык сөйләшә алмый. Ул хәзер авырыксынып йөри, начар ишетә. Ләкин без килгәнгә бик сөенде, күңеле тулып, елап та алды. Безгә үзенең тормышы турында сөйләде, медальләрен күрсәтте. Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы 1924 нче елда Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында туып – үсә, төрле эшләрдә эшли. Ветеран 1942 нче елның августыннан 1945 нче елның маена кадәр фашистларга каршы көрәшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За Победу над Германией», «За оборону Советского Заполярья» медальләре белән бүләкләнә. Бу очрашудан без ниндидер дулкынлану хисләре белән кайттык, ветераннарга карата тагын да хөрмәт хисебез артты. Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары.

  • Слайд 16

    Редакцияләү

    Мәктәптә "Ягез әле, кызлар!" конкурсы булып үтте. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышланган "Ягез әле, кызлар!" конкурсы булып үтте. Конкурста 9 – 11 нчесыйныфукучыларыкатнашты. Баштакомандалар үзләре белән таныштырдылар. Командалар төрле исемнәр сайлаганнар иде: “Кызлар” ( инглизчә: gills), “Дерзкие”, “Модницы- сковородницы”. Командалар, “Иң яхшы визитка”, “Иң яхшы прическа һәм аны яклау”, “Чәчәк исеме кергән җырларны кем күпме белә?”, “ Иң оста биюче”, “ Телефон- нан кем озаграк сөйләшә?”, “Җанатарлардан музыкаль номер” кебек конкурсларда катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 10 нчы сыйныф командасы “Золушка өчен прическа” ны бик матур итеп ясады һәм яклады. 9 нчы сыйныф командасы иң күп җыр белүче буларак танылды. 11 нче сыйныф командасы “Телефоннан кем озаграк сөйләшә?” ярышында сүз байлыгын күрсәтте. Ахырда мәртәбәле жюри гадел хөкем чыгарды: 1 нче урынга 10 нчы, 11 нче сыйныфлар чыкты, 2 нче урынны 9 нчы сыйныф яулады. Алар өчен мәктәбебезнең пешекчеләре алма пирогы пешергән иде. Ахырда командалар тәмле пирог белән сыйландылар. Сугаепова Регина, 2 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы.

  • Слайд 17

    Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез

    Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк. Гомәрова Роза, 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке