Содержание
-
Республикабыз символикасы
-
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы
-
Татарстан флагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавиль Гиният улы Хаҗиәхмәтов .
-
Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.
-
-
Дәүләт флагы белән куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" законында күрсәтелгән.
-
Татарстан Республикасының дәүләт гербы
-
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Габдрахман улы Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкаручы).
-
Гербның үзәк образы - канатлы барс - элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс - республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
-
алтын төс — нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы; яшел төс — язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы; ак төс — Татарстан кешеләренең чиста уйлары; кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы
-
-
Татарстан Республикасының Дәүләт гимны
-
Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы - бөек татар композиторы Рөстәм Яхин.
-
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны — Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү — Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы !
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.