Содержание
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ - МИНЕМ БИОГРАФИЯМЯшәсен, үссен Мул Татарстан! Туган илебезгә, Туган илгә дан! Бу җырны җырлый Татарлар, руслар. Без барыбыз да Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
Мәйданы - 68000 кв.км. 43 районы бар. Өслегенең 16%-ын урманнар били. Мәйданын 4 зур елга кисеп үтә: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел. Халкының 49% - татар, 43% - рус, 7%- чуваш, 1%- башка милләт.
-
Дәүләт символлары
-
ФЛАГДәүләт флагы – кабул ителгән зурлыктагы һәм төстәге гадәттә герблы, эмблемалы, бер ягы таякка яки шнурга беркетелгән тукыма кисәге
Татарстан флагы1991 нче елның ноябрендәкабул ителде. Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше – яшел, асты кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс – кояш, ут төсе, борынгы бабаларыбызда бу төс көч, күәт һәм яшәү билгесе булган; яшел төс – туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе, ак төс – пакьлек, намус һәм тынычлык – иминлек символы. Татарстан дәүләт флагының авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
ГЕРБ
Дәүләт гербы – аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең байракларында, акча һәм мөһерләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, махсус эмблемасы 1992 нче елның февралендә Татарстан гербы кабул ителде. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегенә ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның уң ягында калкан. Аңа кашкарый чәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомерне. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнамент чигелгән. Аста "Татарстан” сүзен укыйбыз. Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров һәм Риф Фәхретдинов.
-
ГИМНДәүләт гимны – дәүләт яки аерым сыйныфның бердәмлеге символы итеп кабул ителгән тантаналы җыр, мәдхия
Татарстанның Дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган. Сүзләре Рамазан Байтимеровныкы. Гимн 74 секунд яңгырый. 1993 нче елның июлендә кабул ителгән.
-
Татар әдәбиятында зур урын тоткан язучылар
Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Хәсән Туфан Якташ язучыларыбыз:Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев, Нур Галиев, Флера Гыйззәтуллина, Гөлсирин Гобәйдуллина,
-
Җырчыларыбыз
Илһам Шакиров, Римма Ибраһимова, Салават, Айдар Галимов,
-
Азнакай районы
Азнакай районы Татарстан республикасының көньяк-көнчыгышында. Район үзәге- Азнакай шәһәре. Азнакай шәһәре XVIII гасырның беренче яртысында салынган. 1956 елдан башлап эшчеләр бистәсе. 1987 елда шәһәр статусын ала. Казанга кадәр ераклыгы 376 км. Мәйданы 15,3 кв. км, халык саны якынча 35 мең кеше. Азнакайда "Азнакаевнефть" НГДУсы; "Нефтемаш" тәҗрибәләр заводы, УАЗ машиналарын төзәтү заводы, тегү фабрикасы, май һәм икмәк заводлары урнашкан.
-
ЧАТЫР ТАУ – Азнакаебыз горурлыгы. Биеклеге – 343,8 м.
-
Иң матур җир - туган җир ул, Онытма моны, бала.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.