Содержание
-
CАН ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ. САН ҺӘМ САНАЛМЫШ.
-
Ун - ничә? Өченче - Ничәнче? Җиделәп - Ничәләп? Уникешәр - Ничәшәр? Бишәү - Ничәү?
-
ун түтәл, җиделәп капчык, уникешәр чиләк,егерме тартма, илле биш кило җимеш.
-
Нәтиҗә : Предметның якынча яки төгәл исәбен белдереп, ничә? ничәнче? ничәү? ничәшәр? кебек сорауларга җавап бирүче мөстәкыйль сүз төркеме сан дип атала. Саннар язуда цифрлар һәм сүзләр белән дә белдерелә ала. Цифрлар – санның шартлы билгесе. Сан ачыклаган исем саналмыш була.
-
Бакчада. Без язын бакчада бик тырышып яшелчә, җиләк-җимеш утырттык. Җәй буе үсентеләрне карадык, чүпләрен утадык. Көзен исә мул уңыш җыеп алдык. Барлыгы ун түтәлдән җиделәп капчык суган чыкты. Калган ике олы түтәлдән уникешәр чиләк кишер җыйдык. Бакчада алмагачлар бишәү. Аларның икесеннән егерме тартма алма алдык. Өченчесеннән ун тартма чыкты. Карлыган куакларыннан илле биш кило җимеш җыйдык.
-
“Бер кешенең алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы бар? “Бер агачка сандугачлар килеп кунган. Һәр ботакка икешәр сандугач кунса, бер ботак җитми. Өчәр кунса - дүрт ботак артып кала. Ничә сандугач, ничә ботак булган?”
-
БИРЕМ
Составына сан кергән сүзләр язарга. Мәсәлән: алтын
-
Түбәндәге тамгаларны укыгыз: 6н, к3, 5ек, 100ек, 5мәт, б6рган, 1дәм, 1лек.
-
Нинди сан исем дә, фигыль дә була ала?
-
Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?
-
Нинди сәгать вакытны тәүлеккә ике генә мәртәбә дөрес күрсәтә?
-
ӨЙ ЭШЕ
§ үзләштерергә. Ярым иҗади эш. 1 төркемгә составында сан булган табышмак, мәкаль, 2 төркемгә составында сан булган җыр, шигырь язарга.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.