Презентация на тему "Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты." 8 класс

Презентация: Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты.
Включить эффекты
1 из 17
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать презентацию по теме "Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты." по литературе, включающую в себя 17 слайдов. Скачать файл презентации 0.4 Мб. Для учеников 8 класса. Большой выбор учебных powerpoint презентаций по литературе

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    17
  • Аудитория
    8 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Шәехзадә Бабичның тормыш юлы һәм иҗаты.
    Слайд 1

    ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ

    (1895—1919)

  • Слайд 2
  • Слайд 3

    Күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич 1895 елның 2 (яңа стиль белән 14) январенда элекке Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы) Әсән авылында мулла гаиләсендә туа. Унбиш яшенә кадәр авыл мәдрәсәсендә әтисе кул астында белем ала. 1910 елда, казакъ далаларына китеп, Тургай төбәгендәге Дүсәнбай дигән авылда бер ел балалар укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.

    Тормыш юлы

  • Слайд 4

    1911 елның көзендә - Ш. Бабич Уфа шәһәренә килеп «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1913 елда - «Эләктергеч», «Парлакъ», «Акмулла», «Шура» һ.б. исемле кулъязма журналларда аның шигырьләре күренә башлый. 1916 елда - Ш. Бабич 1 ел Троицк шәһәрендә мөгаллим булып эшли. Февраль революциясен ул шунда каршылый һәм патша төшерелүне «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый. 1917 елның җәен - Бабич Уфа шәһәрендә уздыра, аннары «Кармак» журналы чакыруы буенча Оренбургка күчеп, журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1919 елның 28 мартында - ул, типография эшләре буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була.

  • Слайд 5

    Ш. Бабич Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында - башкорт милләтчелегенә бирелеп ала, Зәки Вәлидинең контрреволюцион «Башкорт хөкүмәте»ндә эшләшеп йөри. 1919 елның февралендә - башкорт милли гаскәре Советлар ягына күчә, «Башкорт халкына көйле хитаб» (мөрәҗәгать) шигырен яза. 1919 елның 28 мартында - ул, типография эшләре буенча Баймак шәһәренә барышлый, юлда, фаҗигале рәвештә һәлак була.

  • Слайд 6

    Язган поэмалары : «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакында китап»)(1916—1917 еллар) Ш. Бабич исән чакта - аның басма рәвешендә нибары бер җыентыгы дөнья күрә («Яшь Башкортстан», Оренбург, 1918). 1922 елда - Г. Ибраһимов Бабич кулъязмаларының бер өлешен җыеп бастыра («Шигырьләр мәжмугасе», I китап, Казан). Ләкин шагыйрьнең егерменче елларда тупланган гаять бай кулъязма архивының зур өлеше соңыннан югала. Илленче елларда - Казан һәм Уфа нәшриятларында чыккан җыентыклар шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган әсәрләре нигезендә төзелгән.

  • Слайд 7

    Ш. Бабич — революциягә кадәрге татар демократик әдәбияты, үз иҗатының иҗтимагый мәгънәсен, максатын тулысынча халыкка хезмәт хезмәт итүдә, аның мәнфәгатьләрен яклауда башкорт халыкларының рухи хөрлеген һәм күңел матурлыгын илһамланып җырлаган зур талантларның берсе. Кыска гына гомере эчендә ул бай һәм үзенчәлекле поэтик мирас калдыра. Аның лирикасы туган илгә, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә чагыла.

  • Слайд 8

    Ш. Бабич әсәрләренә хас үзенчәлекләр

  • Слайд 9

    Ш. Бабичның әсәрләре басылган китаплар: Сайланма әсәрләр: Шигырьләр. X. Госман кереш сүзе.— Казан: Таткит-» нәшр., 1958.— 155 б., портр. 9000. Рец.: Хатипов Ф. Ш. Бабичның сайланма әсәрләре.— Кызыл таң, 1959, 10 окт.; Шамуков Г. Шәехзадә Бабичның сайланма әсәрләре.— Сов. әдәбияты, 1960, № 10, 146—151 б. Яшь Башкортстан: (Зәңгәр җырлар). 1—кит.— Оренбург: Дулкын, 1918.— 36 б.Шигырьләр мәҗмугасы. 1-кит./Г. Ибраһимов ред. һәм кереш сүзе.— Казан: Татгосиздат, 1922.—164 б., портр. 7000. Бабич Шәехзадә шигырьләре. 1-кис.— М.: СССР халыклары узәк нәшр., 1925.— 32 б., портр. 3000.— Татар һәм башк. телендә.Избранная лирика/Пер, с башк.— Уфа: Башкнигоиздат, 1966.— 58 с., портр. 50000. Избранные произведения.—Уфа: Башкнигоиздат, 1958.—292 с. 5000.—На башк. яз. Рец.: Бикмухаметов Р. Слова — самоцветы.— Дружба народов, 1959, № 2, с. 267—268; Васфин Г. Избранные Ш. Бабича.— Агидел, 1961, № И, с. 73—81.—На башк. яз.

  • Слайд 10

    Аның турында яздылар: Ибраһимов Г. Вакытсыз һәлак булды. (Ш. Бабич).— Кит.: Ибраһи-мов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 120—133 б. Әдһәмова С. Безнең Бабич.— Кит.: Әдһәмова С. Хикәяләр. Истәлекләр. Казан, 1971, 59—67 б.; шул ук мәкалә.-—Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 11—115 б. Хангилдин В. Бабич белән бергә үткән бер җәйнеистәлекләре.— Сов. әдәбияты, 1959, № 5, 98—105 б. Бөдәйли М. Ул тормыш сөя иде.— Сов. әдәбияты, 1965, № 1, 116— 121 б. Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич: (Истәлекләр).— Казан утлары, 1967, № 6, 127—134 б. Мәргән К. и Рамазанов Г. О творческом наследии Ш. Бабича.— Лит. Башкирия, 1957, вып. 9, с. 216—220. Гатауллин Р. По следам поэта.—Агидель, 1961, № 7, с. 77—78. Сабиров Г. Бабич в Бирске.—Агидель, 1961, № 7, с. 76—77. Хусаинов Г. Бабич — мастер стиха.— Агидель, 1962, № 2, с. 58—67. Кудаш С. Два таланта.—Агидель, 1965, № 8, с. 79—91. Кудаш С. Первая встреча.—Агидель, 1965, № 1, с. 79—87. Г.Гыйлманов. Әрнүле һәм бөек сер

  • Слайд 11

    Шәехзадә Бабич Халкым өчен Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен, Җырлыймын алтын илемчөн, үз туган халкым өчен. Саф көмештик җырларымны җырламыйм алтын өчен, Җырлаем тик саф көмештик саф йөрәк халкым өчен. Чәчкә төсле җырларымны җырламыйм зәүкым өчен, Җырлаем тик чәчкәдәй кызларга бай халкым өчен. Дәртле кайнар җырларымны җырламыйм дәртем өчен, Җырлаем тик мәңге шат, дәртле, көләч халкым өчен. Егъламыйм мин көннәрем сыргак, суык, салкын өчен, Егълыем тик ярлы, мескен, кызганыч халкым өчен. Яшь чагым, алтын чагым, ялкын чагым булсын фида Халкым алдында минем биргән таза антым өчен.

  • Слайд 12

    Шәехзадә Бабич музее

    Музей Шайхзады Бабича452300, Дюртюлинский район, д. Асяново тел.: 8 (34787) 6-65-26 Заведующий музеем Набиева Наиля Фаритовна

  • Слайд 13

    Ш. Бабич исемендәге премия

    1995 нче елда Башкортстан Министрлар Кабинеты карары белән Ш. Бабич исемендәге премия булдырыла. 50000 күләмендәге 3 премия әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирелә.

  • Слайд 14

    Открытие бюста Ш.БабичаМишкинский Район Республики Башкортостан

  • Слайд 15

    Ш. Бабич шигырьләренә җырларда язылган…

    Яз җыры Рәфикъ Сәлманов көе, Шәехзадә Бабич сүзләре Яфрак яра чуклы каенТатлы исен сибеп.Бөреләрен ачты гөлләрЯзгы тынны сизеп. Яз, яз киләИлгә, дуслар.Мактап язны,Котлап безнеСайрарлар кошлар. Чәчәк атты туган ягым,Яшәрделәр кырлар.Якты кояш чәчә нурын,Шаулый дәртле җырлар. Яз, яз киләИлгә, дуслар.Мактап язны,Котлап безнеСайрарлар кошлар. Гөрләп илем каршы алаХезмәт белән көнне.Алга, данлы, алга,Иҗат көтә безне! Яз, яз киләИлгә, дуслар.Мактап язны,Котлап безнеСайрарлар кошлар.

  • Слайд 16

    Ш. Бабич

    «Бәхетсез мин» (Ф. Галимуллинукый)

  • Слайд 17

    «Тын төн» (Ф. Галимуллин укый)

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке