Презентация на тему ""Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация" 5 класс

Презентация: "Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация
Включить эффекты
1 из 39
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
5.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (1.48 Мб). Тема: ""Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация". Предмет: литература. 39 слайдов. Для учеников 5 класса. Добавлена в 2021 году. Средняя оценка: 5.0 балла из 5.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    39
  • Аудитория
    5 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: "Каләм белән җиңдем дошманны" Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар турында презентация
    Слайд 1

    Каләм белән җиңдем дошманны...

    Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйрьләре Презентациянеәзерләде:Казан шәһәре Идел буе районы 83 нчелицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысыИсмәгыйлева Диләрә Ринат кызы.

  • Слайд 2
  • Слайд 3

    Бөек Ватан сугышның беренче көннәрендә үк татар язучыларыннан иллеләп кеше фронтка китә. Соңыннан бу сан тагын арта. Башка милләт язучылары кебек татар әдипләре дә үзләренең бөтен көчләре белән дошманга каршы күтәреләләр. Алар сугышны зур фаҗига буларак кабул итәләр һәм шуны иҗатларында чагылдыралар. Сугышның беренче көннәрендә үк язучыларыбыз фронттан килгән борчулы хәбәрләргә үзләренең ялкынлы әсәрләре белән җавап бирделәр. “Илебезнең бөтен күмәк көче, явыз дошманга ачу уты белән ялкынланган хәлдә, хәзерге көндә бары бер генә максатны күз алдында тота, аның бөтен игътибары, бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү” - дип язды күренекле әдип Шәриф Камал.

  • Слайд 4

    Бөек Ватансугышындакатнашкантатар язучыларыисемлеге:

    Абдулла Алиш (1908-1944) Абдулла Әхмәт (1905-1976) Аитзәк Аитов (1908-1941) АтиллаРасих (1916-1996) АфзалШамов (1901-1990) БариРәхмәт (1897-1957) Баян Гыйззәт (1918-1991) Габдрахман Минский (1906-1983) ГабдрахманӘпсәләмов (1911-1979) ГабдуллаГалиев (1920-1941)

  • Слайд 5

      ГабдуллаШәрәфи (1926-1997) ГаделКутуй (1903-1945) ГазизИделле (1905-1985) Гыйз-әл Габид (1918-1955) Гали Хуҗи (1912-1966) ГамирНасрый (1916-1959) ГарифГалиев (1903-1985) Гомәр Бәширов (1901-1999) Госман Бакиров (1896-1982) Г-ХаликъСадри (1890-1955)

  • Слайд 6

    Демьян Фәтхи (1906-1943) Зәки Нури (1921-1994) ЗыяМансур (1916-1965) Ибраһим Гази (1907-1971) Ибраһим Нуруллин (1923-1995) ИдрисТуктаров (1896-1982) Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943) ИсхакЗакиров (1911-1944) КавиЛатыйп (1927-2008) Кави Нәҗми (1901-1957)

  • Слайд 7

    КасыймВахит (1916-1942) КәримҖаманаклы (1905-1965) Кәшфи Басыйров (1906-1943) ЛотфиВәли (1910-1943) Макс Гатау (1913-1941) МаксудСөндекле (1904-1981) МансурГаяз (1917-1943) Мирсәй Әмир (1907-1980) МифтахВәдүт (1915-1942) Мостафа Ногман (1912-1976) Муса Җәлил (1906-1944) Мөнир Мазунов (1918-1987)

  • Слайд 8

    Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941) Мөхәммәт Садри (1913-1999) Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) Мөхәммәт Әхмәтгалиев (1920-1943) Мөхәммәтша Мамин (1905-1943) Мәгъсүм Насыйбуллин (1925-2009) Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) Мәхмүт Максуд (1900-1962) Мәхмүт Хөсәен (1923-1993) Наҗар Нәҗми (1918-1999)

  • Слайд 9

    Нур Баян (1905-1945) Нур Гайсин (1914-1995) Нури Арсланов (1912-1991) Нәби Дәүли (1910-1989) Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994) Рахман Ильяс (1908-1943) Риза Ишморат (1903-1995) Рәисә Ишморатова (1917-1997) Рәхим Саттар (1912-1943) Садри Җәләл (1891-1943)

  • Слайд 10

    Салих Баттал (1905-1995) Самат Шакир (1924-1998) Сибгат Хәким (1911-1986) Сәет Кальметов (1918-1992) Сәет Шәкүров (1917-1989) Сәйфи Кудаш (1894-1993) Сәхаб Урайский (1907-1957) Сөббух Рәфыйков (1913-1971) Сөләймән Мөлекев (1920-1941) Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983) Фатих Кәрим (1909-1945) Фатих Хөсни (1908-1996)

  • Слайд 11

    Хәбра Рахман (1914-1942) Хатип Госман (1908-1992) Хисам Камалов (1926) Хәй Вахит (1918-1978) Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944) Хәмит Кави (1906-1944) Шамил Гәрәй (1916-1946) Шаһиморат Зәйни (1913-1980) Шәйхи Маннур (1905-1980) Шәрәф Мөдәррис (1919-1963) Әбрар Кәримуллин (1925-2000) Әгъзам Камал (1918-1943)

  • Слайд 12

    Әдип Маликов (1921-2009) Әмирхан Еники (1909-2000) Әнвәр Давыдов (1919-1968) Әнәс Галиев (1920-1996) Әнәс Кари (1920-1954) Әсгать Айдар (1906-1959) Әхмәт Гыймадов (1915-1943) Әхмәт Ерикәй (1902-1967) Әхмәт Исхак (1905-1991) Әхмәт Фәйзи (1903-1958) Әхмәт Юныс (1916-1976) Әхтәм Әминев (1918-1942) Үзбәк Саттаров (1922-1982)

  • Слайд 13
  • Слайд 14

    Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.1943, декабрь. «Батырлыктурында»

    МусаҖәлил (1906-1944)

  • Слайд 15

    1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Баштаул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеецбулыпхезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработникларәзерли торганалтыайлыккурсларгаукыргаҗибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курсларТатарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларнытәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү ашафронткакитә (февраль, 1942). УлТөньяк-көнбатыш фронттачыгаторган «Отвага» исемлегазетаның алгысызыктагыхәрби корреспонденты итепбилгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барганканлысугышларвакытында, аларның частечолганыштакалып, М. Җәлил каты яраланганхәлендә дошманкулынаэләгә. Шулкөннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагыгазаплыһәм героик тормышэтабыбашлана.

  • Слайд 16

    М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшереноешматөзеп, фашизмгакаршыалыпбарган героик көрәше, каһарманлыклары турындадистәләрчә китаплар — романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмаларязылган, кинофильмнартөшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргысулышларынакадәр ватаналдындатугрылыклыбулыпкалаларһәм фашизмгакаршыкөрәштә тиңдәшсез рухиныклык, батырлыкүрнәге күрсәтәләр. 1944 елның февраль аендаҖәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистикхәрби суд аларны, «дәүләткә каршыҗимерү эше» алыпбарудагаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шулелның 25 августындаПлетцензеетөрмәсендә унберҗәлилченең гомереөзелә.

  • Слайд 17
  • Слайд 18

    Җырларым Җырларым, сезшытыпйөрәгемдә Ил кырындачәчәк атыгыз! Күпме булсасездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым, Сездә минемкерсезяшьләрем. Сезүлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, миндә яшәрмен. Мин кабыздымҗырда ялкынитеп Йөрәгем һәм хаклыккушканны. Җырым белән дусныиркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны. Алдыйалмас мине түбән ләззәт, Вактормышның чуарпәрдәсе, Шигыремдәге чынлык, утһәм сөю-Яшәвемнең бөтен мәгънәсе. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изгеантына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремнедә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлыкөрәш кырын, Җырлап килдемтормышязыма. Соңгы җырым палач балтасына Башнытотканкилешязыла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыюирбулып. Гомрем минем моңлы берҗыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып. МусаҖәлил. 1943, 26 ноябрь

  • Слайд 19

    Фатих Кәрим (1909 – 1945)

    Үләм икән, үкенечле түгелБуүлемнең миңа килүе,Бөек җыр ул — Бөек ВатанөченСугышкырларындаүлүе. «Ватанымөчен»

  • Слайд 20

    Ф.Кәримнең поэтик таланты аеручаБөек Ватансугышычорындаачыла. Армиягә ул 1941 елның 30 декабрендә алынаһәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгысызыктабулып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннаналыпКөнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчанюл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатныазатитү сугышларындакатнаша, икетапкыравыряралана, шәхси батырлыкларыөчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ф. Кәрим сугышчорындаһәр буш минутыниҗат өчен файдалана. 1941—1945 елларарасындаултугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артыкшигырь яза. Сан ягыннангынатүгел, сыйфатһәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бучорәсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалыбулыпторалар. Аның поэзиясендә сугышчынбарлыгының катлаулыфәлсәфәсе, туган ил өчен җаннарын кызганмыйкөрәшкән совет кешеләренең, советсолдатының табигыйэчкекичерешләре, патриотикхисләре, сөйгәненә булганолымәхәббәте, тынычтормышкасусавыгаҗәеп берихласлыкһәм шигърилекбелән гәүдәләнә.

  • Слайд 21

    Ф.Кәримнең буеллардаиҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Иделегете» (1942), «Кыңгыраулы яшелгармун» (1942), «Пионерка Гөлчәчәккә хат» (1942), «Тирән күл» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимерһәм тимерче» (1942) балладасы, МусаҖәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, сугышчоры татар совет поэзиясенең иң югарыноктасынтәшкил итәләр. Бөек ВатансугышыелларындаФ.Кәрим чәчмә әсәрләр язуга да игътибарбирә: «ШакирШигаев» (1943) исемле драма, «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгытөндә» (1944) исемлеикеповестениҗат итә. Буәсәрләрдә, поэзиясендәге кебекүк, сугыштемасы — батыр совет сугышчыларының җанлы образлары, төрле милләт кешеләреннән оешкансоветармиясенең рухиһәм сугышчанбердәмлеге чагыла.

  • Слайд 22

    Абдулла Алиш (1908-1944)

    Көрәш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә ахрыкабергә. Язганикән соңгы сулышыбызныИлебезбәхете өчен бирергә. “Ничек килерүлем”

  • Слайд 23

    Бөек Ватансугышыбашлангач, А.Алиш 1941 елның июль аендафронткакитә, солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышлардакатнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасыбуендачолганыштакалып, фашистларкулынаәсир төшә. 1941 елның кышынЛитвадагыхәрби әсирләр лагерендатотканнансоң, 1942 елның язындафашистлараныЧехословакиядәге Сандаушәһәренә озаталар. АхырдаулПольшадагыСедльцешәһәренә, аннан Берлин янындагыВустраугакилепэләгә. МондаМусаҖәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, аларбелән бергә антифашистикоешмадаэшлибашлый. 1943 елның августында, яшереноешманың эшеачылып, А. Алишһәм башка җәлилчеләр кулгаалыналарһәм фашист суды тарафыннанүлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишныгильотинадаҗәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомеренүлем чикләми.Аның гомереәсәрләрендә һәм Ватаны, халкыхакына, аның ирегеһәм бәхете хакынакүрсәткән шәхси батырлыгындадәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше МусаҖәлил кебекук, туганхалкыбелән бергә киләчәккә горуратлап бара.

  • Слайд 24

    Көтмә инде, көтмә... (Әнигә багышлыйм) Анаүрдәк бәбкәләре белән,Ә синялгызүзең барасың, Синкөнләшеп аның бәхетеннән,Моңсу гынаозатыпкаласың. Кайдакиттесинең балаларың?Арысланкүк батыр улларың?Өмет белән һаман күзәтәсең,Кайтырлар, дип, киткән юлларын. Былтыркойганалмакакларынсин,Чикләвекләр җыеп киптереп,— Аларга! — дип, һаман саклыйсыңмыСагышбелән көтеп, тилмереп. Төшләреңдә һаман аларбелән,Көндезләрен укыпхатларын,Теткәләнгән кәгазь битләренеңҺәрбер сүзен индеятладың. Язларкилерчәчәк исебөркеп, Сыерчыкларкирекайтырлар,Яңарырлар шундайөрәгеңдәгеБертуктаусызянганкайгылар. Бал кортларыочар, күбәләкләрБерсен-берсекуышыпуйнарлар,Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,Куандырмас сине тугайлар. Җир тетрәгән давылуты, бәлки, Карларбелән эрепюгалыр, Дөнья тыныпкалыр. Йөрәкләрдә Кавышухисекабаткузгалыр. Өчесенең берсе кайтмасмыдип, Синкөтәрсең һаман аларны,ИшеккаккансаенкочакларгаХәзерләнеп сөйгән балаңны. Көтмә инде, көтмә, изгекарчык, Җир куенындаятаулларың, Чәчәкләргә биреп, илгә булган Мәхәббәтле керсезуйларын. Абдулла Алиш

  • Слайд 25

    ГаделКутуй (1903 – 1945)

    …Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дипсорыйлар. Минем бугазыматөен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:Телеграмм баганасы — олыюлга маяк ул,Сагынасыңмы дипсорыйсыз — сагынмаганкаяул! Сагындым, биксагындым сине, туган ил! «Сагыну», 1944 ел.

  • Слайд 26

    Бөек Ватансугышыбашланубелән Г. Кутуйүзенең язучылыксәләтен дошманныҗиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотикшигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә улүзе дә фронткакитә, Сталинграднысаклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасыполитбүлегендә хезмәт итә. Иделбуендагымәгълүм тарихиҗиңүгә турыдан-турыкатнашканөчен аны «Батырлыкөчен» һәм «Сталинграднысаклауөчен» медальләре белән бүләклиләр.Сталинградтансоң Г. Кутуйүзе хезмәт иткән гвардия бригадасысоставында Волхов, Брянск, Великие Луки шәһәрләрен азатитүдә катнаша. Авырһәм мәшәкатьле солдат хезмәтен башкарубелән бергә, улиҗат эшендә дәвам иттерә: фронт газеталарындахәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлартөзи, 1944 елда, Казангавакытлычаиҗади ялгакайткач, балаларөчен «Рөстәм маҗаралары» исемлемәгълүм повестен («хыялый роман») яза.

  • Слайд 27

    1944 елның көзендә Г. КутуйБеренче Белоруссия фронтындачыгаторган «Кызыл Армия» газетасыредакциясенә күчерелә. Мондаәдипнең күп кенә очерклары, корреспондениияләре, «Без — сталинградчылар» исемленәсере һәм «Хәнҗәр» дигән хикәясе басыла. Шушыукчордаәдипнең ил азатлыгыөчен көрәшүче совет солдатының изгехисләрен сәнгатьчә югарылыктаяңгыраткан атаклы «Сагыну» нәсере иҗат ителә. 1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бикначарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шулавыруыннантерелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә ПольшадагыЗгешшәһәрендә вафатбула. Аның мәрмәр ташкуелганкаберен Польша пионерларыкадерләп саклыйларһәм яз саенаңа чәчәкләр утырталар.

  • Слайд 28

    Туган ил И туган ил, и матур ил, Калдың бездән еракта, Калсаң да бездән еракта, Күңелдә синһәрчакта. Суың тәмле, кырың ямьле, Шифалыһаваларың, Сугышларда дан казанды Синең батыр улларың. Искә төшә җәйге таңнар... Рәхәт идеулчаклар, Бүген дәле янадыркүк Без кабызганучаклар. Искә төшә бәйрәмнәрең, Табыннарың, казларың,Бер караудагашыйкиткән Зифабуйлыкызларың... И данлы ил, и шанлы ил, Син минем туганилем, Киткән чактаэчкән суың Тәме авыздаминем. И туган ил, и матур ил, Нуркүмә калаларың, Һәр иртә-кич сине, илем, Сагынабалаларың. Безнеозаткансукмакларны Капламасынүләннәр, Яз кайтмасак, көз кайтырбыз, Сезкөтегез, сөйгәннәр! Гадел Кутуй

  • Слайд 29

    Нур Баян (1905 – 1945)

    Н. Баян Бөек Ватансугышының беренчекөннәреннән укфронткакитә һәм ахыргакадәр диярлекбашта полк партия оешмасы секретаре, аннары дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенчаурынбасарысыйфатындаалгысызыктабула. Фронттагыбатырлыкларыөчен улБеренчедәрәҗә Ватансугышы, Кызыл Йолдызорденнарыһәм медальләр белән бүләкләнә. Авырсугышшартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотикшигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибарыунбишкөн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австриянеазатитү өчен баргансонгысугышларның берсендә Совет Армиясеподполковнигы, шагыйрьНур Баян батырларчаһәлак була.

  • Слайд 30

    Өч бөркет Өч туганбергә утырып,  Бикозаккиңәштеләр, Барачакюлларыналар  Бергәләп сөйләштеләр. Чәй эчтеләр шатланышып, Аталарыянында, Җир шарының зуркартасы Тордыаларалдында. Әйтте ата:  «Чигебезгә Аякбастыеланнар, Турагызулшакшыларны, Сынатмагыз, оланнар, Аларшуышканурында Корып кала игеннәр, Шиңә җирдә ислегөлләр, Агуланаларгөлләр... Аталарыөч туганга Өч юнәлеш күрсәтте, Өчесе өч юлданчыгып Китәчәкләрен әйтте: «Алдыгыздабиектаулар, Карурманнарбулырлар, Каршыгыздаукмалышып Шулеланнарторырлар. Мәгез,— диде,— үткен кылыч,  Еланнарныкисәргә,  Мәгез сезгә акбүз атлар, Урманнарныкичәргә. Тау-ташларгакарамыйча, Җиңеп алгабарырсыз, Планетага, бөркетләрем, Китсенсезнең даныгыз». Өч бертуганбертавыштан Күтәреп кылычларын: — Есть! — диделәр, Атаүпте Үзенең лачыннарын. Буегетләр көрәшләрдә Сыналгануллариде: Күкрәкләре орден белән Аларның тулганиде. Саубуллашыпөч бертуган Юлгачыгыпкиттеләр, Киң урманнар, зурелгалар, Текә тауларүттеләр. Өчесе өч җирдә хәзер Атаның балалары, Һәм турыйларбер-берартлы Гитлерчыбандаларны. Нур Баян

  • Слайд 31
  • Слайд 32

    Нури Арсланов (1912 -1991)

    Шагыйрьһәм тәрҗемәче НуриГазизулы Арсланов 1912 елның 19 сентябрендә КазакъстандагыПетропавел (Кызылъяр) шәһәрендә туган. 1928 елдаКүкчәтау шәһәрендә җидееллык татар мәктәбен тәмамлый, аннан, укуындәвам итү теләге белән Казангакилеп, 1928—1931 еллардасәнгать техникумының рәсем бүлегендә укый. Техникумнытәмамлагач, 1933 елның көзенә кадәр баштаТатарстанның Кукмараэшчеләр поселогында, аннарыУртаАзиядә рәсем-сызым укытучысыһәм ЕракКөнчыгыш шәһәрләрендә художник-бизәүче булыпэшли. 1933 елның сентябреннән - балалар журналы «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») һәм «Яшьленинчы» газетасыредакцияләрендә рәссам хезмәтендә.

  • Слайд 33

    1934—1936 елларда, финсугышыбашлануысәбәпле, Н.Арслановныяңадан хәрби хезмәткә чакыралар. Улмахсус миномет батальоны составындаакфиннаргакаршысугыштакатнаша, сугышныфиншәһәре Сартаваладатәмамлый. Фронттанкайтып, редакциядәге эшендә икеелнытутырырга да өлгерми, сугышның тагыдаафәтлерәге — Беек Ватансугышыбашлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов яңадан армия сафларында. Баштаул Ульяновск шәһәрендәге хәрби пехота училищесындаукый, аннары рота командиры сыйфатындаТөньяк-Көнбатыш фронтның Ржев шәһәре өчен барганканлысугышларындакатнашып, авыр яра ала һәм госпитальгә озатыла. Бөек Ватансугышычорындагысугышчанхезмәтләре өчен Совет хөкүмәте аны Кызыл Йолдыз ордены (1942), «Батырлыкөчен» медалебелән бүләкли. Бөек Ватансугышыннансоң Нури Арсланов унелгаякын «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасыредакциясендә — рәссам, 1964—1972 елларда «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире булыпэшли. 1972 елдаулбөтенләе белән профессиональязучылыкхезмәтенә күчә.

  • Слайд 34

    Исән калдыр Итәгемне тетте, санап кара:Нәкъ унсигез пуля.Берәү шулайансатисән кала,Берәү шуннанүлә... Кинәт җилен чәчләремә тидерепУкларүтте исеп,Пилоткамныаркылыгакидереп,Ике җирдән тишеп. Кылөстендә калдымшунчауктан.Үз-үземне тиргим:Нигә сакламадымшул пилоткам,Шинелемне мин дим. УлчагындашатланыргамоңаВакытбулмагандыр...Мин хәзер шат, язмыш, моннансоң даШулайисән калдыр. Нури Арсланов

  • Слайд 35

    Әхмәт Фәйзи (1903 – 1958)

    Бөек Ватансугышыбашлангач, Ә. Фәйзи Мәскәүдәге Әдәбият институтының өченче курсыннанүзе теләп фронткакитә һәм Волхов, Карелия, Дүртенче Украина фронтларындачыккангазеталардахәрби корреспондент булыпхезмәт итә.Аның иҗат уңышлары поэзия жанры белән бәйле. Ул — татар поэзиясендә интеллектуальшигырьтрадицияләрен үстерүгә һәм баетугакүп хезмәт куйганшагыйрь. Аның поэзиясезамансулышынтирән тойган, социальяңгырашлы, публицистик рухлысугышчан поэзия булыпформалаша. «Яңа жырлар», «Көрәш бара», «Чортурындаҗыр», «Эзләр», «Давылҗыры», «Дулкыннар ни сөйлиләр?» кебекҗыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми» (1940), «Туусулышы» (1943) кебекпоэмаларыһәм балладаларындабухасиятләр бикачыктөсмерләнәләр.

  • Слайд 36

    Лирик геройның монологырәвешендә язылып, социалистиктормышшартларындаяңа кешетуу процессы, аның рухидөньясындагы каршылыклыэволюцияне, көрәш кискенлегенфәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән, сәнгатьчә үтемле итептасвирлаган «Флейталар» поэмасыгомумән татар совет поэзиясенең утызынчыеллардагымөһим казанышларыннан берсе булыписәпләнә.Утызынчыелларданбашлап, Ә.Фәйзинең драматургия өлкәсендәге иҗат эшчәнлеге тематик һәм жанр ягыннантагын да төрлеләнә төшә. Улкүп кенә комедияләр («Каеннаряфракярганда», «Беренчеелмаю», «Шәмгун Тавысов» һ. б.), сатирик пьесалар («Төтен», «Түрәкәй»), тарихи-биографикдрамалар («Тукай», «Пугачев Казанда») иҗат итә, театр сәнгатенең синтетик төрләрен (музыкаль комедия, опера, балет) үзләштерү юлындауңышлы адымнарясый. 1939 елны Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең беренчесезонын Н.Җиһановның Ә.Фәйзи либреттосынаязылган «Качкын» операсыбелән ачыпҗибәрә. Опера Казан, Мәскәү, Ленинград театрларындагынатүгел, Франция, Канада кебекчит ил сәхнәләрендә дә зуруңыш казана. Н.Җиһановның «Җәлил», М.Мозаффаровның «Зөлхәбирә» опералары, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты шулайук Ә.Фәйзи либреттосынатаяныпязылганнар. Ватансугышычорындаәдип композитор Җәүдәт Фәйзи белән иҗади берлектә «Акчарлаклар» исемлемузыкалькомедиясен (беренчевариантын) тәмамлый, ә 1947 елдааны театр өчен яңабаштан үзгәртеп эшли. Сугыштансоңгы еллардаӘ.Фәйзи, драматургия өлкәсендәге эзләнүләрен дәвам итеп, әхлак мәсьәләләренә багышланган «Отышлыкияү» (1947), «Күршеләр» (1951), «Сәйдә апа» (1955) комедияләрен һәм «Рәүфә» (1957) исемлепсихологикдрамасын яза. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә. Фәйзи Татарстан АССРньщ (1953) һәм РСФСРның (1957) атказангансәнгать эшлеклеседигән мактаулыисемгә лаек була.

  • Слайд 37

    Аккош Аккошйөзә,Дәрья гизә,Дулкынлатыпшәүләсен.ДошманнарныңКүле кипсен,Безнең диңгез шауласын. Аккошоча,Йолдызкоча,Киңлекләргә туймыйча.Без тынмабызДошманнарныңИсеменҗирдән җуймыйча. АккошочаЯрсып, ярсып,Күкрәк бирепдавылга.Без төзибезЯңа тормыш,Сер бирмичә авырга. АккошочарИл булып,Шаулапискән җил булып.Без яшәгәндәИл булып,Дошманочаркөл булып. Әхмәт Фәйзи

  • Слайд 38
  • Слайд 39

    Кулланылган әдәбият

    Мостафин Р.Ә. Җәлилчеләр: очерклар, җәлилчеләр иҗаты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2005. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 5 нче том: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 – 1960). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке