Презентация на тему ""Сыйфат" темасы буенча презентация." 6 класс

Презентация: "Сыйфат" темасы буенча презентация.
Включить эффекты
1 из 20
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
1.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть презентацию на тему ""Сыйфат" темасы буенча презентация." для 6 класса в режиме онлайн с анимацией. Содержит 20 слайдов. Самый большой каталог качественных презентаций по литературе в рунете. Если не понравится материал, просто поставьте плохую оценку.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    20
  • Аудитория
    6 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: "Сыйфат" темасы буенча презентация.
    Слайд 1

    Сыйфат турында төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре.

  • Слайд 2

    Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

  • Слайд 3

    Асыл сыйфатлар, предметның төп билгесен белдереп,аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклыйлар:кызыл алма,яшел кыяр,зәңгәр күк,биек агач,озын юл. Нисби сыйфатлар бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр:кышкы урман,җәйге һава,әдәби әсәр,сәяси мәсьәлә.

  • Слайд 4

    Сыйфат дәрәҗәләре.

  • Слайд 5

    Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

  • Слайд 6

    Гади дәрәҗә. Мондый сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр: ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егет. Чагыштыру дәрәҗәсе. Бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала: кызыл+рак — кызылрак, көчле+рәк — көчлерәк.

  • Слайд 7

    Артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: ал + су — алсу, җылым + са — җылымса, салкын + ча — салкынча, күк + елҗем — күгелҗем, яшел + келт — яшькелт.

  • Слайд 8

    Бирем.Шундый предметны тап. Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы.

  • Слайд 9

    Карбыз.

  • Слайд 10

    Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган.

  • Слайд 11

    Шар

  • Слайд 12

    Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата.

  • Слайд 13

    Песи

  • Слайд 14

    Яшел,чәнечкеле,бизәлгән, яңа елда куела.

  • Слайд 15

    Чыршы

  • Слайд 16

    Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш.

  • Слайд 17

    Лимон

  • Слайд 18

    Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле.

  • Слайд 19

    Чия

  • Слайд 20

    Табышмак әйтү. 1.Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел . 2.Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. 3.Су түгел – сыек, Кар түгел – ап – ак. 4.Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. 5.Көмеш тәнле,ите и тәмле.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке