Презентация на тему "туган тел көне презентация"

Презентация: туган тел көне презентация
Включить эффекты
1 из 25
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему "туган тел көне презентация" по литературе. Состоит из 25 слайдов. Размер файла 0.64 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    25
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: туган тел көне презентация
    Слайд 1

    21 февраль – Халыкаратуган тел көне

  • Слайд 2

    Шигырь сөйлим туган телемдә

  • Слайд 3

    Үз телемдә шигырьукыйм, Үз телемдә сөйли алам. Туганҗирем, туганилем, Мин бит синнән илһам алам. Хәтта кошның да туган теле бар, Теле булганның гына иле бар. Бабаларымның иң зурмирасы, Чиксезгаләмнең гүя моңы син. Яшә мәңгегә И тугантелем, Былбылмоңыдай, И матуртелем.

  • Слайд 4

                 Һәркемнең бар мәңгелектән             Дөньяга бар булганкөне.             Кайсычорда, кайчанмикән             Халкыбызның туганкөне –             Тугантелнең туганкөне?             Илнең теле ачылганкөн,             Җанга моңнар тулганкөне,             Илаһи вә илһамлыдыр Тугантелнең туганкөне. Ш.Галиев

  • Слайд 5

    1999 нчыелның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генеральконференциясе, ЮНЕСКОгакергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дипигъланитте. Беренчемәртәбә ул 2000 нчеелның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасындатантаналырәвештә билгеләп үтелде. Ни өчен Халыкаратуган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эшшунда: 1952 нчеелның 21 февралендә Пакыстандабанглытеленә дәүләт теле статусы таләп итепкөрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгелебулганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.

  • Слайд 6

    Ана теле бер булыр Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашуфункциясен онытып җибәрәбез. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле. Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора. Коитиро Мацуура – ЮНЕСКО Генераль директоры

  • Слайд 7

    Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар диписәпләнә. Шуларданиң күп санлыкешеләр тарафыннанкулланылаторганы — кытай теле, бутелдә 1,2 млрдкешесөйләшә, инглизтелендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млнкешесөйләшә.

  • Слайд 8

    Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадрен бел генә. Татар теле – туган тел, Безнең газизбулган тел. Әти-әни, әби-бабай Безнесөя торган тел. Шәйхи Маннур

  • Слайд 9

    Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннанбөтендөнья халыкарааралашу теле дипсаналган 14 телнең берсе: ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ, РУС, КЫТАЙ, ТӨРЕК, ЯПОН, ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала

  • Слайд 10

    Туган тел көне белән Татарстан РеспубликасыДәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның котлавы Бүген бездә зурбәйрәм – Туган тел көне. Республикабыздаулһәр ел саенбөек татар шагыйреГабдуллаТукайның Туганкөнендә билгеләп үтелә.Тукаебыззаманындателебезнехөрмәтләп-сөеп, "И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, Синтуган тел аркылы.", - дипязганиде...Кадерлетатарстанлылар! Бүген бездә зурбәйрәм – Туган тел көне. Республикабыздаулһәр ел саенбөек татар шагыйреГабдуллаТукайның Туганкөнендә билгеләп үтелә.Тукаебыззаманындателебезнехөрмәтләп-сөеп, "И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдемСинтуган тел аркылы.", - дипязганиде...Туган тел халыкның тарихын, рухын, еракгасырларданбуыннан-буынгакүчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Ул – җитди һәм сакчылмөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланыргаһәм үсәргә тиешлезурхәзинә.Сабыйчактаналыпөлкән яшькә кадәр тугантелгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадеренбелү мөһим. Дуслыкбелән дан тоткан Татарстан җирендә йөздән артыкмилләт вәкиле яши. Мондыйтөрлелек республикабызга кабатланмасмиллитөсмер өсти.Татарстандаяшәүче халыкларарасындакүпгасырлык аңлашу һәм хөрмәт традицияләре, туганлыкһәм татулыкхөкем сөрә. Татарстан Республикасы Президенты, Парламенты һәм Хөкүмәтенең тел өлкәсендә алып бара торганнигезлесәясәте республикададәүләт миллисәясәтенең аерылгысызөлешенә әверелде, ул ватандашларыбызның тугантелнесаклауһәм киләчәккә үстерү буенчасәяси һәм гражданихокукларынтәэмин итү турындаТөп закон нормаларының һичшиксез үтәлүенә нигезләнә. Татарстандазаконнарбелән дә, гамәлдә дә һәр кешенең үз тугантеленбелү һәм тугантелдә иреклеаралашу, мәдәният хәзинәләре белән танышбулу, үз халкыңның тарихын өйрәнү хокукыйтәэмин ителгән.Республикадамиллимәктәпкәчә балаларучреждениеләре челтәре үсә бара. Халыкның этниктөркемнәре өчен милли-мәдәни үзәкләр, үзешчән театрлар, китапханәләр һәм якшәмбе мәктәпләре эшли, халыкиҗаты ярминкәләре һәм фестивальләре үткәрелә, фольклор бәйрәмнәр һәм йолаларяңартыла, традицион һөнәрчелек һәм кәсепчелек торгызыла... Без тел һәм милләтара аралашуөлкәсендә позитив тенденцияләрнең алгатабатупланузарурлыгынаныкышанабыз, чөнки халыкларның этномәдәни тәңгәллеген, тугантелләрен, мәдәни үзенчәлекләрен саклап калу, шулайукяшьбуынны борынгыбабаларның иң яхшыгореф-гадәтләренә турылыклырухтатәрбияләү һәр милләтнең иң зурбурычы. Кадерлетатарстанлылар! Туган тел көне -– һәркайсыбызга үзебезне туганхалкыбызның берөлеше итеп тою мөмкинлеген бирә торганбәйрәм. Тел – бермилләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торганышанычлыкорал ул. Газизәниләребезнең бишекҗыры яңгыраган, дөньяга иң беренчеавызсалганһәм анытаныпбелергә өйрәткән тел! Бәйрәм белән сезне, кадерлетатарстанлылар! Туган тел көне белән!

  • Слайд 11

    Тел – халыккүңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау -кагылмасаң чыңламый. Ф. Яруллин

  • Слайд 12

    Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егермеалтысыюгалуалдында тора, тагын 38 телгә шундыйуккуркынычяный. 383 тел бөтенләй юкка чыгаргамөмкин. Мәсәлән, СилецДинителендә 1 кеше, Африка урманнарындаяшәүче ючикабиләсе телендә 5 кешегенә сөйләшә. Белгечләр якындагыйөзьеллыкта барлыктелләрнең 95% ыяшәүдән туктардипфаразитә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыгадигән фикер бар.

  • Слайд 13
  • Слайд 14

      Атлас языков мира. Происхождение и развитие языков во всем мире Дөнья телләре атласы

  • Слайд 15

    И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Г.Тукай

  • Слайд 16

    Туганҗирем – Идел буе, Һәркемнең бар туган иле.Туганҗирем кебекназлы, Җырдай моңлы татар теле.

  • Слайд 17

    Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй мөкатдәс татар теле, Әй син батыр татар теле! Наҗар Нәҗми

  • Слайд 18

    И минем җандай кадерлемИ җылы, теретелем! Х.Туфан

  • Слайд 19

    Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел, Икеседә безнең өчен Биккирәкле, затлы тел. Шәйхи Маннур

  • Слайд 20

    Туган тел ул – Бездән соң да Яшәр өчен туган тел. Бүгенгедән киләчәккә Дәшәр өчен туган тел.Дәрдмәнд

  • Слайд 21

    Тел ул – буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул. Х. Сәрьян

  • Слайд 22

    И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем. Кайгылар теле түгел син, Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдәм белән мин, Тик синең сүзләр белән Уйларын йөрәккәемнең Дөньяга әйтә беләм. Х. Туфан

  • Слайд 23

    Кил, өйрән, и туган, бер башка телне, Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер. Катыштырма вә ләкин телгә телне, Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. Дәрдемәнд

  • Слайд 24

    Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумыпалыр, Белмәгән карапкалыр. Нәкый Исәнбәт

  • Слайд 25

    Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип, Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр Туган телең әнә шул булыр. Зөлфәт

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке