Содержание
-
Ел фасыллары.
Төзеде: Хасаншина Альбина Миннулловна — Беренче Май «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияче
-
Тукталышлар:
Табышмаклар. Шигыйрьләр. Мәкальләр. Сынамышлар.
-
Бу кайчан була?
Көннәр кыскара,яңгырлар ява, аккошла җылы якка ашыга. Болын- кырлар ап-ак карга ябынган, елга да боз белән капланган,безгә чана шуарга кардан таулар өйелгән. Кояш җылыта, карны эретә, бозлар да китә. Чабышып йөриләр балалар бер читтә. Көннәр бик җылы, кояш кыздыра, матур чәчәкләр ямь — яшел үләнгә күмелә.
-
Табышмаклар.
1. Кигән күлмәк бизәге, Бөтен дөньяны бизәде.(Җәй) 2. Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып. (Кыш) 3. Ак юрганны алып куйдым, Яшел юрганымны җәем салдым! (Яз) 4. Салкын җилләр исә,тәрәзәгә чиртә. Сары яфраклар җирне тутыра. (Көз).
-
Мәкальләр.
Яз яме чәчкә белән,көз яме көлтә белән. Кыш көне арба, яз көне чана әзерлә. Көзге көн бала кебек: әле җылый, әле көлә. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.
-
Шигыйрьләр. Көз.
Уңыш җыелды, Аккошлар китте. Матур көз ае- Октябрҗ җитте!
-
Кыш.
Исәнме кыш, саумы кыш! Буранны кыш, салкын кыш. Син килгәнсең ерактан, Бик еракта төньяктан.
-
Яз!
Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар кайталар. Гөрләшәләр, сайрашалар Җырчылар бит барсыда!
-
Җәй.
Җәй шатлык бүләк итте, сары юкә чәчәген. Безелдиләр бал кортлары Хуш исле бит баллары.
-
Нәрсә артык?
-
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.