Презентация на тему "Презентация"

Презентация: Презентация
Включить эффекты
1 из 9
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Посмотреть и скачать бесплатно презентацию по теме "Презентация", состоящую из 9 слайдов. Размер файла 0.65 Мб. Каталог презентаций, школьных уроков, студентов, а также для детей и их родителей.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    9
  • Слова
    другое
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Презентация
    Слайд 1

    ЯКТАШБАТЫРЛАР

    Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбе

  • Слайд 2

    Сугыш…

    Бресттан Мәскәүгә кадәр – мең чакрым, Мәскәүдән Берлинга кадәр-1600 чакрым. Барысы -2600 километр. Поезд белән - 4 тәүлек, самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп, үрмәләп – 4 ел!

  • Слайд 3

    Якташ батырлар:

    Гаврилов Петр Михайлович Камалиев Галимҗан Камали улы Осипов Василий Иванович

  • Слайд 4

    КамалиевГалимҗанКамали улы

    1919 елның 15 июлендә Апакай авылында (Хәзерге Татарстан Республикасының Питрәч районы Ленино-Какушкино авылы) дөньяга килгән. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында. 1043елдан КПСС әгъзасы. 248 енче укчы полк миномент ротасының расчет командиры (31 енче укчы дивизия, 46 нчы армия, Дала фронты) сержант Галимҗан Камали улы Камалиев 1943 елның 27 сентябренә каршы төндә Сошиновка авылы тирәсендә (Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровск районы) пулемет һәм миномет уты, дөм караңгылыкка да карамастан беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп чыккан

  • Слайд 5

    1913 елның 20 февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Питрәч районының Неялова авылында крестьян гаиләсендә туган . 1942 елда Совет армиясенә алынган. 310 ынчы укчы полк (8 енче укчы дивизия, 13 армия, Үзәк фронт) укчысы рядовой. Осипов десант отряды составында 1943 елның 22 сентябрендә Чернигов өлкәсе Чернигов районының Навозы авылы тирәсендә Днепр елгасын кичеп, гитлерчылар белән кул сугышына күтәрелгән. СССР Югары Советы Президиумының 1943 ел 16 октябрь Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның 8 мартында Тернополь өлкәсе Подволочиск районындагы Супруновка авылы өчен барган сугышта һәлак булган. Геройның бюсты куелган, Питрәч авылының бер урамы аның исемен йөртә.   Осипов Василий Иванович

  • Слайд 6

    Гаврилов Петр Михаилович 1900 елның 17 июнендә Питрәч районының Әлбәден авылында туа. Брест крепосте оборонасына җитәкчелек итә.23 июльдә каты яраланып фашистларга әсирлеккә эләгә. 1957 елның 30 гыйнварында СоветларСоюзы Герое исеме бирелә. Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.1979 елның 26 гыйнварында вафат була. Питрәч районынын Күн авылында аңа бюст куелган. Гаврилов Петр Михаилович

  • Слайд 7

    Питрәчлеләр хаклы рәвештә үзләренең легендар Советлар Союзы Геройлары: П.М.Гаврилов, Г.К.Камалиев һәм В.И.Осипов белән горурланабыз. Безнең шундый каһарманнарны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы, рухы һәм физик ныклыгы, халкыбыз язмышын хәл итү өчен героик көрәше безгә һәр эштә, һәр тарафта үрнәк булсын иде. Кирәкми безгә кан кою, Кирәкми безгә сугыш! Безнең теләк якты, матур, Тырыш хезмәт һәм тормыш!

  • Слайд 8

    Мәңгелек ут яна. Шул утларда Күпме язмыш яна, күпме яра. Киләчәккә имин барыр өчен, Үткәннәргә бер борылып кара!

  • Слайд 9

    Кулланылган әдәбият

    С.С. Смирнов «Брест крепосте» Москва 1990 ел «Ачыкдәрес» газетасы. Апрель 2008 ел «ЯмьлеМишәбуйлары» Казан 2006 ел. Батырларкитабы. Казан 2000 ел. «Мәгариф» журналы Май 2010 ел    

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке