Содержание
-
3 нче сыйныф татар теле дәресе
-
Сорауларга җавап бирегез:
1. Фигыль нәрсәне белдерә? 2. Нинди сорауларга җавап бирә? 3. Фигыльнең юклык формасы ничек ясала? 3. Фигыльләр ничә заманда килә? 4. Фигыль заманнарын әйтегез. 5. Фигыль тагын нәрсәләр белән төрләнә?
-
Рәсемнәр өстендә эш.
-
Өченче май.Сыйныф эше. Фигыль темасын кабатлау
-
Артык сүзләрне тап.
Көлә, авыр, сайрады,укучы,тәбрикли, эшлиячәк ,чәчәк, җырлый, дәвалый, матур, бара.
-
Мәкальләрне укып, фигыльнең барлык һәм юклык формаларын әйтегез.
Исем кешене бизәми, кеше исемне бизи. Телең белән уйлама, эшең белән уйла. Төтен карасы китә, намус карасы бетми. Калган эшкә кар ява.
-
Бирелгән фигыльләрне төрле заманнарда куеп языгыз.
Көл Эзлә Башла Сөйлә Шатлан
-
Язганнарыгызны тикшерегез.
Көл - көлә, көлде, көләчәк Эзлә - эзли, эзләде, эзләячәк Башла – башлый, башлады, башлаячак Сөйлә - сөйли, сөйләде, сөйләячәк Шатлан – шатлана, шатланды, шатланачак
-
Ял итеп алыйк әле.
1. Ил кайчан филгә әйләнә? 2. Ипи башында, ахырында нәрсә килә? 3. Гаяз башында нәрсә бар? 4. Акыл сүзендәге 2 нче иҗекнең сузык аваз хәрефе. 5. Авылда бар, шәһәрдә юк. 6. Табигать ахырында нәрсә бар?
-
Бирелгән җөмләләрдә фигыльләрне табып языгыз.
Менә яз җитә. Бакчаларда эш кайный. Без мәктәп бакчасында былтыр зур уңыш җыеп алдык. Быел да зур уңыш җыеп алырбыз.
-
Күзләрне ял иттерү
-
Дәреслек белән эш.
221 нче күнегү
-
Рәсем белән эш
-
1. Фигыль нәрсәне белдерә? а) предметны; ә) предметның билгесен; б) предметның эш – хәрәкәтен белдерә. 2. Фигыльнең юклык формасына нинди кушымчалар ялганып ясала? а) – ган, - гән, -кан, -кән; ә) – ма, - мә; б) – а, - ә, - ый, - и. 3. Хәзерге заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) – ган, - гән, -кан, -кән; б) – а, - ә, - ый, - и. 4. Үткән заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) – а, - ә, - ый, - и; б) – ачак, - әчәк, - ячак, - ячәк. 5. Киләчәк заман хикәя фгыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? а) - ды, - де, - ты, - те; ә) - ачак, - әчәк, - ячак, - ячәк. б) – а, - ә, - ый, - и;
-
Тестны тикшерү.
1. б 2. ә 3. б 4. а 5. ә
-
Өй эше
105 бит, 223 нче күнегү (язма)
-
Бик зур рәхмәт! Булдырдыгыз!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.