Содержание
-
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә уентехнологиясенкулланып,фигыльсүз төркемен өйрәнү Башкарды: Максудова А.М. –Бакырчы урта мәктәбе,Тәтеш районы. Проект эше
-
Теманың актуальлеге
Алган белемнәрне актуальләштерергә ,үз фикерен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә,укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра,аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә,иҗади халәт тудыра. Туган телгә мәхәббәт,кызыксыну тәрбияли
-
Максат һәм бурычлар
Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә фигыльсүз төркемен өйрәтүдә уен технологиясенең ролен күрсәтү,бу алымнарны куллану үзенчәлекләрен билгеләү тора. Балаларга белем бирүнең бер элементы буларак,материалны үзләштерүдә куллану Теманы үзләштерүдә уенның әһәмиятен билгеләү,өстенлеген ассызыклау
-
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте
Уен технологиясенең методикасы,эшне оештыруда уеннар турында теоретик мәгълүмат тупланган,методик күрсәтмәләр китерелгән. Хезмәттә тупланган материалларны методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.
-
“Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый...Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек,хезмәт тырышлыгы,фикер тырышлыгы бар” Уен вакытында баланың игътибары ныгый,акылы үсә,физик яктан чыныга. Оялчан балаларны да “уятырга “мөмкин. А.С.Макаренко- бөек педагог
-
Уеннарның төркемнәре
Беренчечираттауеннарныэшчәнлек төре буенчаберничә зуртөркемгә бүлеп караргакирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуальуеннар, психологикуеннар, иҗтимагый уеннар. Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уентөрләрен аерыпкүрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бутөр уеннарукучылардабелем-күнекмәләр формалаштыругаһәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникативуеннар. Үткәрү методикасыбуенчауеннар биккүп төрләргә бүленә: предметлыуеннар, сюжетлыуеннар, рольлеуеннар, эшлеклеуеннарһ.б. Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологикуеннар, музыкальуеннар, әдәби уеннар, спорт уеннарыһ.б. Уеннаряңа теманыүзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумукукүнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелганбурычларныуңай хәл итүдә зурмөмкинлекләргә ия.
-
Уен кулланып, яңа темага керү
Уку мәсьәләсен кую. 1) -Дәреснең темасын белү өчен, безгә кроссворд чишәргә кирәк булыр. 1. Хәрефләрнең билгеле бер тәртибе нәрсә дип атала? (алфавит) 2. Алтыдан соң килгән сан. (җиде) 3. Өч кат тун кигән.- Кем салдырса, шул җылый. (суган) 4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк. (кашык) 5. Бу эчкелтем җимешне чәйгә салып эчәләр. 6. Кышның соңгы ае. (февраль) -Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты? (Фигыль) - Димәк, без алга таба нинди теманы үзләштерүне дәвам итәбез? (Фигыль)
-
Эш тәҗрибәсеннән
-Укучылар, хәзер без сүзләр дөньясына сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәткә чыгу өчен безгә бу рәсемнәр буенча хәрәкәтне, эшне белдергән сүзләр әйтергә кирәк. -Без нинди сүзләр әйттек? -Алар нинди сорауларга җавап бирәләр? -Димәк, нинди сүзләрне кабатларбыз? -Фигыльләрне. -Әйдәгез, фигыльнең билгеләмәсен искә төшерәбез. (Укучылар билгеләмәне әйтәләр; таблица буенча да укып китәбез). -Укучылар, бүген сәяхәттә түбәндәге тукталышлар булыр: 1) «Мәкальләр аланы». 2) «Барлык һәм юклык». 3) «Заманнар». «Зат – сан белән төрләнеш».
-
“ Күршеләр уены”
“Күршеләр”уены.Уенчыларга җөмләләр язылган карточкалар бирелә.Үзләренең күршеләре турында сөйлиләр.1 нче укучы.Айрат китап укымый.Азат дәрескә бармый.Алсу китапханәгә йөрми.Әнәс дусты белән сөйләшми.2не укучы. Илгиз рәсем ясамады.Азат авылга кайтмады.Айгөл дәфтәр алмады.Алия әнисенә карамады. Сорау : “Күршеләрнең кайсы ягын сиздегез?”Укучы : -Фигыльләргә игътибар иттек.Инкяр итү,төрле заманда килгәннәр.-Сез күршегез турында ни әйтер идегез? - Укый,бара,сөйләшә,ясый,кайта,ала,карый.-Ул күршеләргә нинди киңәш бирер идегез? – Айрат китап укы.Азат дәрескә бар.һ.б.- Сез ни эшлисез? – Эш кушабыз.-Мондый фигыльләр ничек атала? –Боерык фигыль . Әлеге уен заманнарны кабатлап,боерык фигыльгә кергәндә отышлы.
-
“Парыңны тап” уены
Төркемдә һәр укучының пары бар.,тик парлар билгеле түгел.Сораулар биреп ,парын табарга тиеш.Укытучы балаларга сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә.Катнашучыларның бурычы-үзенә юлдаш табу.Бирем: сүзләр бирелә,үзенчәлеген аңлап берләшәләр.Сүзләр: укыды,языгыз,яза,ясадым,укысын,төзи. Парын дөрес тапса,берләшкән сүзләрнең номерларыннан хәрефләр кушылмасы барлыкка килә. ФИ ГЫ ЛЬ
-
“Мәкальләр аланы”
- Беренче тукталышыбыз – «Мәкальләр аланы». Менә бу мәкальләрне игътибар белән укып карыйк әле. Нинди фигыльләр җитми икән? - Эш кешене …, ялкаулык … .( төзәтә, боза) -Сүзең белән … - эшең белән … .(мактанма, мактан) - Бүгенге эшне иртәгәгә … (калдырма) - Беләге юан берне … , белеме юан меңне … .(егар) - Без капчыкта … .(ятмый) -Ялган сөйләсәң - …, Дөресен сөйләсәң … (тотылырсың, котылырсың) (бу мәкальләр тактада язылган була; укучылар фигыльләрне рәт буенча тактага чыгып язалар) -Икенче тукталышыбыз – «Барлык һәм юклык». - Алда язган мәкальләрдән барлык һәм юклык формасында килгән фигыльләрне баганалап язабыз. Бер укучы барлыкта , ә икенче укучы юклыкта яза. Барлык Юклык төзәтә мактанма боза калдырма мактан ятмый егар тотылырсың котылырсың -Шулай итеп, фигыльнең юклык формасы ничек ясала һәм нәрсә белдерә? - Фигыльнең юклык формасыэшнең үтәлмәвен белдерә һәм -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ярдәмендә ясала.
-
“Заманнар “
Өченче тукталышыбыз – «Заманнар». -Фигыль нинди заманнарда килә? - Үткән, хәзерге, киләчәк. -Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Үткән заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерәләр) - Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? - Киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?( Киләчәк заман хикәя фигыль киләчәктә үтәләчәк яки үтәлмәячәк эшне белдерәләр.)
-
Дәреслекнең 89 биттәге 226 нчы күнегүне эшлибез. Фигыльләрне таблицада күрсәтелгәнчә төрләндереп язарга. (Һәрбер укучыга аерым сүз бирелә) Укы,сөйлә, кайт, яшә,тор, кил, әйт, ю, көл, тара, кара. Ә хәзер бирелгән фигыльләр буенча исемне белдерүче сүзләрне табарга кирәк. Оча, куна, сайрый, корт чүпли, оя ясый, бала чыгара … (кош). Чаба, кешни, узыша, йөк ташый … (ат). Шуыша, чага, урала, ысылдый … (елан). Йөзә, саклый, ашый, йоклый, эзли,өрә … (эт).
-
“Хаталар сараенда”уены
Бу бәйге сезне хаталар сараена алып керәчәк.. Татар телендә без өйрәнгән кагыйдәләрне искә төшереп, сез аларны төзәтергә тиеш. Бу хаталар барысы да фигыльгә кагылышлы.(Конвертта биремнәр таратыла) 1. Мин быел 4нче сыйныфта укый. 2. Яз башлана 1нче мартта. 3. Тиздән каникуллар башланырга. 4. Аю өйдә яши, урманда яшәми. 1. Мин әниемне 8март белән котлый. 2. Укулар башлана 1нче сентябрьдә. 3. Яз көне табигать уянырга. 4. Песи урманда яши, өйдә яшәми. (Командаларга вакыт бирелә һәм җаваплар тыңлана. Экранда дөрес җаваплар чыгып, тикшереп барыла, жюрига сүз бирелә)
-
“Башваткычлар урамы” уены
“Башваткычлар урамында” – На улице головоломок Без хәзер башваткычлар урамына аяк басачакбыз. Бу бәйгене узар өчен бик зирәк, тапкыр булырга кирәк. Әлеге урамның һәр почмагында сезне башваткычлар көтеп тора. 1. Монда нинди фигыль кирәк?(укырга) Күп белер, акыллы булыр өчен китаплар ... кирәк. 2. Нинди сүз артык?(бәйрәм) Котлый, ашый, эчә, бәйрәм, була 3. Бу нәрсә?(боз) Утта янмый, суда батмый?
-
“Гөмбә җыю” уены
“Гөмбә җыю” уенын хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнгәндә куллану отышлы. Кәрзиннәргә хикәя фигыль заманнары языла. “Гөмбә”ләрнең артына төрле замандагы фигыльләр язылган. Укучылар “Гөмбә”ләрне тиешле кәрзиннәргә салырга тиешләр
-
Уен технологиясе куллануныңнәтиҗәсе
Укучыларның күзәтүчәнлек,игътибарлылык,сабырлык кебек сыйфатларын,хәтер һәм зиһенен үстерә,фикерләү сәләте үсеше белән бергә,туган телгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләнә Уен аша укытучы укучы белән аралашуны да җайга сала Балалар коллективын берләштерүдә ,туплауда мөһим.
-
Әдәбият исемлеге
Әдәбият. 1. Гайфуллин В.Г. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – № 4. – Б. 7–10. 2. Заһидуллина Д.Ф. Уртамәктәптә татар әдәбиятын укытуметодикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б. 3. Сәмигуллин Г.Х., Баһавиев И.И. Укучыларның проект эшебелән идарә итү // Мәгариф, 2004. – № 12. – Б. 2–13. 4. Хайдарова Р.З. Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан. – Набережные Челны, 2006. – 200 с. һ.б.
-
Татар телендә Заһирова Г.Ш. Укыту-тәрбия процессында заманча инновацион компьютертехнологияләренкуллану / Г.Ш.Заһирова // Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы. Сборник статей и докладов. – Казань: ИРО РТ, 2011. – Б.: 65-69. Татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар. Методик ярдәмлек / Шәмсетдинова, А.А. Башарова. - Казань
-
Рус телендә Ершов А.П. Компьютеризация школы и математическое об-разование / А.П. Ершов // Информатика и образование – № 5, 6. –1992. – С. 3–6. 37. Симонова И.В. Модели обучения практико-ориентированных учащихся в условиях развивающегося интернет-образования / И.В. Симонова. - СПб.: Изд-во СПбГТУ, 2000. – 99 с. Талызина Н.Ф. Внедрение компьютеров в учебный процесс научную основу / Н.Ф. Талызина // Сов. педагогика. – 1985. – №12. – С. 34-38.
-
Электрон ресурслар:
Научно-исследовательская работа в школе. [Электронный ресурс]: режим доступа: http://rudocs.exdat.com. Нуруллина Л.Х. Использование современных инновационных подходов к преподаванию татарского языка и литературы [Электронный ресурс]: режим доступа: // conf.knitu.ru: VШ респуб. научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015. URL: // http://www.conf. knitu.ru рус телендә.
-
Тәмам
Игътибарыгызөчен рәхмәт.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.