Содержание
-
Хәерле көн
-
-
1 2 3
-
“Артык сүзне тап!” а) укы, укыйм, эшлә, йөгер ә) сөйли, кызыклы, шатлыклы, көчле б) авыл, болын, күренми, елга в) шатлана, барма, күрмә, эшләмә г) баралар, бар, барсын,барсыннар
-
а)укыйм ә) сөйли б) күренми в) шатлана г) баралар
-
Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль
-
МАКСАТ: тоташ сөйләмнән хәзерге заман хикәя фигыльне таба белү; башка төр фигыльләрдән аера белү; аның төп грамматик билгеләрен ачыклау.
-
Нәрсәне белдерә? Нинди сорауга җавап бирә? Нәрсәләр белән төрләнә? Җөмләдә нәрсә булып килә?
-
Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эш-хәлне, хәрәкәтне белдерә. Нишли? соравына җавап бирә? Барлыкта һәм юклыкта була, зат-сан белән төрләнә. Җөмләдә хәбәр булып килә.
-
Төркемнәрдә эш. 1нче төркемгә. Нигезе тартыкка һәм - у – авазына тәмамланган фигыльләргә хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын ялгап языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз. утырт - ку- ярат – шу- үс - ис -
-
2 нче төркемгә. Нигезе сузык авазга тәмамланган фигыльләрне хәзерге заманга куеп языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз. сакла – ташы - сөйлә – балкы – ба шла -
-
3 нче төркемгә. Нигезе -й һәм –и авазларына беткән фигыльләргә хәзерге заман хикәя фигыль кушымчаларын ялгап языгыз. Нәтиҗә чыгарыгыз. туй - ти(й)– ки(й)– куй җый -
-
Көтелгән нәтиҗә: Нигезе тартыкка һәм -у авазына тәмамланган фигыльләргә хәзерге заманда –а, -ә кушымчасы ялгана. утырт - а, ку - а ярат – а, шу - а үс - ә, ис - ә
-
2. Сузыкка беткән нигезләргә –ый, -и кушымчалары ялгана, соңгы сузык төшеп кала. Соңгы авазы ы булса, аңа –й ялгана. сакла –ый ташы -й сөйлә –и балкы –й башла - ый
-
3. Нигезе -й һәм –и авазларына беткән фигыльләргә дә –а, -ә кушымчасы ялгана. Йа авазлары язуда –я хәрефе белән күрсәтелә. Ту(й)–а - туя ти(й)–ә - тия Ки(й)–ә - кия Җы(й)-а - җыя Ку(й)– а - куя
-
“Кем күбрәк әйтер?” Нокталар урынына хәзерге заман хикәя фигыльләр өстәп әйтегез. Кош.......... Малайлар......... 3. Бала........... 4. Үсемлек........ 5.Кызлар........ 6. Агачлар.......
-
-
1 нче бирем. Бирелгән җөмләләрдә хәзерге заман хикәя фигылен табып, юнәлешен билгеләгез. 1. Кайчысыз киселә, җепсез тегелә. (Табышмак) 2. Яңа заман яңа байлыклар тудыра. (Г. Бәширов)
-
2 нче бирем. Шигырьне укыгыз һәм фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз . Күзләремне ачты минем, Иркәләде үз телем. Үз телем яктыртты юлны, Үз телем бирде белем. ( М.Аитова)
-
3 нче бирем. Шигырьне укыгыз һәм фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз. Иң изге хисләремне мин, Туган телдә аңлаттым. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтләдем, яраттым. (Э.Мөэминова)
-
нче бирем. Бирелгән фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз. йөгерә - мактана – ватыла -
-
нче бирем. Бирелгән фигыльләргә мәгънәдәш фигыльләр табып языгыз. елмая – бөгелә – саный -
-
Дәреслектә эш. 219 нчы күнегү
-
ДӘРЕС БАШЫНДА КУЕЛГАН МАКСАТ: тоташ сөйләмнән хәзерге заман хикәя фигыльне таба белү; башка төр фигыльләрдән аера белү; аның төп грамматик билгеләрен ачыклау.
-
Хәзерге заман хикәя фигыль
-
Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык. Ватан белән ата – ананы чит җирдән таба алмассың. Туган илең – туган анаң, чит ил –үги ана.
-
Өйгә эш. Дәреслектәге 221 нче күнегү(103 нче бит). Әдәбият дәреслегеннән хәзерге заман хикәя фигыльләре кергән 5 җөмлә язып алырга. Бирелгән бер мәкальнең мәгънәсен хәзерге заман хикәя фигыльләр кулланып аңлатырга.
-
ҮЗБӘЯ 6 нчы сыйныф. Исемем ______________________ Иң югары балл - “5” балл
-
Игътибарыгызөченрәхмәт!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.