Содержание
-
I. Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен һәм җөмләләрне алмаштырып килә торган сүзләр алмашлык дип атала. Җөмләдә Ия:Мин укыйм Хәбәр: Минем якын дустым- син. Тәмамлык: Сагындым сине, Туган ил. Аергыч: Безнең бакчада да шундый чәчәкләр үсә. Хәл: Ул монда яши.
-
II . Зат алмашлыклары: мин , син ул, без сез, алар. Тартым алмашлыклары: синеке, аныкы, безнеке. Күрсәтү алмашлыклары : бу,теге, әнә, ул, шул, андый. Сорау алмашлыклары: кем, нинди, кайсы, кайчан, ничек. Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, кемдер, әллә ни. Юклык алмашлыклары: һичкем, һичкайда, беркем дә, бернәрсә дә.
-
III. Тамыр алмашлык: мин, ни, үз. Ясалма алмашлык: барлык, ничә, мондый , тегеләй. Кушма алмашлык: беркем, һәркайсы, һичкайчан. Парлы алмашлык: андый-мондый, алай-болай, Тезмә алмашлык: әллә кем, әллә кайчан, теләсә нинди.
-
Алмашлыкны тикшерү тәртибе: 1. Сүз төркеме, төркемчәсе күрсәтелә. 2. Ясалышы, кушымчасы әйтелә. 3. Килеш, сан, тартым белән төрләнгәнме? 4. Нинди җөмлә кисәге?
-
Килеш белән төрләнә Тартым белән төрләнә Исем сыйфат, сан, рәвешләрне алмаштырып килә. Җөмләдә ия, аергыч, хәбәр, тәмамлык, хәл була Алмашлык төркемчәләре Зат алмашлыклары Тартым алмашлыклары Күрсәтү алмашлыклары Сорау алмашлыклары Билгеләү алмашлыклары Билгесезлек алмашлыклары Юклык алмашлыклары
-
1.Нинди сүз төркеменә алмашлык диләр? Җавап яз, мисаллар китер. 2. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар? Тартым, сорау, юклык алмашлыкларына мисаллар китер, шуларның берәрсен килеш белән төрләндереп яз. 3.Ике җөмлә төзеп яз: берсендә бөтен сүзе алмашлык, икенчесендә сыйфат сүз төркеме булсын. 4. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Аларныһәр җирдә диярлек очратырга мөмкин. 1 нче вариант Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен биремнәр
-
Алмашлыклар җөмләдә нинди кисәк булып киләләр? Мисаллар яз. 2. Алмашлыкларның төркемчәләрен күрсәт: мин, бу, кем, һәммә, әллә кем, һичкем, аныкы, без , шул, нинди, һәр, никтер, һичбер, синеке, син, шулай, ничек, бөтен, кайбер, беркем, шуныкы. 3. Ике җөмлә төзеп яз: берсендә бар сүзе - алмашлык, икенчесендә хәбәрлек сүз булсын. 4.Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Һәркемнең эшне сөеп эшләгәне әллә кайдан күренеп тора. 2 нче вариант
-
Алмашлыклар төзелешләре буенча нинди булалар? Мисаллар яз. 2. Билгеләү, билгесезлек, зат алмашлыкларын яз. Һәр төркемчәдән берәр алмашлыкны килеш белән төрләндереп яз. 2. Ике җөмлә төзеп яз. Берсендә барлык сүзе - алмашлык, икенчесендә барлык сүзе исем булсын. 3. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге булды. 3 нче вариант
-
Нинди сүз төркеменә алмашлык дип әйтәләр? Мисаллар яз. 2. Күрсәтү, билгесезлек, сорау алмашлыкларына мисаллар яз. Һәр төркемчәдән берәр алмашлыкны килеш белән төрләндереп яз. 3. Тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә алмашлыкларны төркемнәргә аерып язарга: кем, кайчак, һәрбер, ул-бу, ничек, син, кай, һичбер, алай-болай, мондый, никадәр, әллә кем, кемдер, кем дә булса. 4. Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга. Ни чәчсәң, шуны урасың. 5 нче вариант
-
Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәбез ? Җавап һәм мисаллар яз. 2.Алмашлык төркемчәләренә мисаллар яз: зат- билгесезлек- тартым- сорау- күрсәтү- юклык- билгеләү 3.Җөмләдәге алмашлыкларга морфологик анализ ясарга: Алар әллә никадәр гөмбә җыйдылар. 6 нчы вариант
-
ТЕСТ 1Сорау алмашлыклары:.......... 1) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? ни эшли? 2) кем? нәрсә? ни? нинди? кайсы? ничә? ничек? кая? кайда? кайчан? 2. Билгесезлекалмашлыкларысорауалмашлыкларына.......... 1)- дыр,- дер,- тыр, -тер кушымчаларынялгапясала 2) әлләкисәкчәсенөстәпясала 3) –дыр, - дер, - тыр, - тер кушымчаларынялгап яки әлләкисәкчәсенөстәпясала 3. Кемдер, ниндидер, әлләнинди, әлләничек, кайчандыр, кемнәндер, ничәдер, нидер - ....... 1) билгесезлекалмашлыкларыурынындайөрүчесаннарһәмтезмәләр 2) билгесезлекалмашлыклары 4. Бер, бер-бер, берәү, берәр, кем дәбулса, ни дәбулса, ничектәбулса, кайчан да булса - ......... 1) билгесезлекалмашлыкларыурынындайөрүчесаннарһәмтезмәләр 2) билгесезлекалмашлыклары 5. Юклыкалмашлыклары ........ 1) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнеңбулганлыгынбелдерә 2) зат, предмет, билге, сан, рәвеш яки хәлнеңбулмавын, кирекагылуынбелдерә
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.