Содержание
-
Алмашлык
Татар теле 6 сыйныф Олы Кульга төп гомуми белем бирү мәктәбе. Хуснутдинова Г.А.
-
АЛМАШЛЫК
Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә (ишарә итә) торган сүз төркеме АЛМАШЛЫК дип атала.
-
АЛМАШЛЫК ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ
Мәгънәләре буенча алмашлыкларның 7 төркемчәсе бар. 1. Зат алмашлыклары 2. Күрсәтү алмашлыклары 3. Билгеләү алмашлыклары 4. Сорау алмашлыклары 5. Юклык алмашлыклары 6. Билгесезлек алмашлыклары 7. Тартым алмашлыклары
-
Зат алмашлыклары
Мин, без – I зат – сөйләүчеләр. Син, сез – II зат – тыңлаучылар. Ул, алар – III зат – сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметны белдерүчеләр.
-
Күрсәтү алмашлыклары
Күрсәтү алмашлыклары затка, предметка, аның билгеләренә күрсәтәләр. Бу, ул, шул, шушы, әнә, менә, теге – зат яки предметка күрсәтә. Бу, шушы, менә - иң якын аралыкны, шул, ул – уртача аралыкны, әнә - ерак аралыкны күрсәтә. Андый, мондый, шундый – предмет билгесенә ишарәли. Алай, болай, шулай, шушылай –эш-хәл билгесенә ишарәли.
-
Билгәләү алмашлыклары
Затларны, предметларны гомумиләштереп белдерәләр. Бар, барлык, барысы, барча, барчасы, бөтен, бөтенесе, һәммә, һәммәсе – зат, предметларга тулаем күрсәтәләр, күплек формасында булалар. Һәр, һәрбер, һәрберсе, һәркем, һәрнәрсә, һәркайсы, һәртөрле, үз-үзе, үзләре – аерым зат, предметларны белдерәләр.
-
Сорау алмашлыклары
Сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгеләрнеә, саннарына һәм хәлләренә күрсәтәләр. Кем, ни, нәрсә - билгесез булган зат, предметка күрсәтү өчен кулланыла. Нинди, кайсы – зат, предмет билгесенә, ничә, ничәнче, ничәшәр – санына, ник, ничек, нигә, ни өчен – эш-хәлнең үтәлү сәбәбенә күрсәтәләр.
-
Юклык алмашлыклары
Предметны, билгене кире кагуны, аларның булмавын белдерә. Сорау алмашлыгы алдыннан һич яки бер сүзен ялгау белән ясала: һичкем, бернәрсә, һичнинди, беркайчан. Һич һәм бер сүзләре аерым булганда да юклык алмашлыгы булып киләләр.
-
Билгесезлек алмашлыклары
Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына әллә сүзе һәм –дыр, -дер; -тыр, - тер кисәкчәләре кушылып ясала: әллә кем, кемдер, ничектер. Алар билгесез зат, предметка (әллә кем, әллә нәрсә), аның билгесенә (ниндидер), санына (әллә ничә), эш-хәрәкәт билгесенә (әллә ничек) күрсәтәләр.
-
Тартым алмашлыклары
Предметның кайсы затка каравын белдерәләр. Кайбер алмашлыкларга –ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясалалар: синеке, аныкы, тегенеке, моныкы.
-
Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы
Алмашлыклар җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була алалар. Мин укыйм. ( ия) Бу ул! (хәбәр) Андый сүз әйтмә. (аергыч) Тегеләрдән зур сәлам. (тәмамлык) Менә шулай языгыз. (хәл) 7 яшендә Асияне – мине – чит шәһәргә алып китәләр. (аныклагыч)
-
Алмашлыклар җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы хезмәтен дә үтиләр. Газинур яр кырыенда утыра, ул шуннан су өстен күзәтә.
-
Алмашлыкларның ясалышы.
Тамыр: мин, шул, әнә һ.б. Кушма: беркем, һичнинди һ.б. Парлы: андый-мондый, әнә-менә, алай-болай, аннан-моннан һ.б. Тезмә: әллә нинди, әллә кайчан һ.б.
-
Алмашлыкларга морфологик анализ.
Сүз төркеме. Төркемчәсе. Төрләнү-төрләнмәве. Нинди җөмлә кисәге. Ясалышы.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.