Презентация на тему "Хәзерге проза әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре"

Презентация: Хәзерге проза әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре
Включить эффекты
1 из 28
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (0.3 Мб). Тема: "Хәзерге проза әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре". Предмет: литература. 28 слайдов. Добавлена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    28
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Хәзерге проза әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре
    Слайд 1

    Хәзерге татар прозасы әсәрләрен анализлау үзенчәлекләре

  • Слайд 2

    Әсәр анализлауга куелган бурычлар

    -укучыларның танып-белү һәм текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен активлаштыру; -әдәбият теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан булган белем һәм күнекмәләрне үстерү; -әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын һ.б. танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнештән иң әһәмиятле үзенчәлекләрне билгеләү; -укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә, күргән-белгәннәр һәм укыган-өйрәнгәннәр турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерергә өйрәтү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү.

  • Слайд 3

    Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр (Д.Заһидуллина буенча)

     1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсычорда, ниндишартлардаяшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучыиҗат иткән тарихишартларныбилгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагыобразларга, тел, стиль һәм миллиүзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Мондаукәсәрнең кайсыелдаязылуынкүрсәт.2. Әсәрнең ниндижанрдаязылуынһәм бужанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыкларыбарын да истә тот.3. Әсәрне дөрес итеп, игътибарбелән укыпчык. Кычкырыпуку, эчтән уку, кешеукыганныкүзәтеп бару, сайлапуку, йөгерек укуһ.б.форманысайлыйаласың.4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларгаҗавап рәвешендә).5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).6. Әсәрнең төзелешен, композициясенкүз алдынакитер. Сюжетынбилгелә: төенләнешен, вакыйгаларүстерелешен, кульминационноктасын, чишелешеначыкла.

  • Слайд 4

    7. Әсәрнең темасынбилгелә.Гадәттә тема анализның башындаукачыклана. Әсәрнең нәрсә турындабулуы, ниндихәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннанчыгып, аның темасыбилгеләнә.8. Әсәрдәге образларны, геройларныбилгелә, аларнытөркемлә, төп һәм ярдәмче образларгабүл.Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт.Образларнысөйләмнәренә, тышкыкыяфәтенә, тышкыһәм эчкедөньяларына, характерларынабәя бир. Геройларяшәгән, формалашканмохиткә игътибар ит.9. Әсәрдә булгансурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлысүзләр, фольклор элементларынаигътибаритһәм аларның әһәмиятен ач.10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен - әсәрнең идеясенбилгелә.11. Әсәрне бербөтен итепкүз алдынакитер, ягънисинтезла.12. Әсәрнең миллиүзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тотканурынынбилгелә.13. Әсәр турындаүзеңнең фикереңне әйт: улниндитәэсир калдырды?

  • Слайд 5

    Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

    1. Әсәр кайсы елда языла?2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез 5. Темасы (әсәр нәрсә турында?).6. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).7. Проблемалар.8. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кулминация – чишелеш – эпилог).9. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).10. Портрет.11. Интерьер.12. Табигать күренешләре.13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?14. Әсәрнең теле.15. Әсәрнең әһәмияте (эстетик кыйммәте, тәрбияви әһәмияте)

  • Слайд 6

    Әсәргә филологик анализ ясау

    I. Гомуми бәяләмә.( 1. Әсәрнең авторы турында мәгълүмат, авторның шәхси үзенчәлекләре чагылышы, иҗат ителгән чорга, мәдәни-тарихи контекстка бәя һәм аның текстта чагылу рәвеше. Әсәрнең әдәби юнәлеше һәм әдәби иҗат методлары, әсәрнең татар әдәбиятында һәм, гомумән, дөнья әдәбиятында тоткан урыны) II. Текстка лингвистик анализ ясау. III. Лингвопоэтик анализ.

  • Слайд 7

    1.Әсәрнең язылу яки басылу тарихы. 2. Образларга характеристика. 3. Символик образлар 4. Сюжет бирелеше. Әсәрнең композициясе. Композицион катламнар 5. Конфликт 6. Әсәрнең темасы 7. Төп фикер (идея) 8. Вакыт-урын бирелеше. 9. Психологизм бирелешен тикшерү. 10. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше 11. Йомгаклау

  • Слайд 8

    Рәмзия Габделхакованың “Сират күпере” хикәясе

    филологик анализ

  • Слайд 9

    Әсәрнең язылу яки басылу тарихы.

    Рәмзия Гайсә кызыГабделхакованың хикәяләр, парчалар, нәсерләр тупланган“Көмеш тун” исемлекитабы Татарстан китапнәшриятында 2006 елдабасылыпчыга. Әлеге җыентыкта «Сираткүпере» хикәясе дә була. Язучыәйтүенчә,хикәя берананың сөйләвенә нигезләнеп языла.

  • Слайд 10

    Пирамидаль тарих

    1. Вакыйганың төп каһарманы. 2. Каһарманны сыйфатлаучы ике сүз(тышкы кыяфәте, яше, холкы) 3. Вакыйга барган урынны сурәтләүче өч сүз (яшәү урыны, җирлек) 4. Вакыйгадагы проблеманы күрсәтүче дүрт сүз(картлык, ялгызлык, битарафлык һ.б.) 5. Вакыйгада проблемага этәргән сәбәпләрне күрсәтүче биш сүз 6. Проблемалар берничә булса, сүзләр саны арта бара. 7.Проблеманы чишү юлларын сурәтләгән сүзләр.

  • Слайд 11

    рАМИЛ

    Әсир, яугир Кайнар ком, таш-кыялар, упкын Сугыш, әсирлек, яшисе килү, үлем Тормыш, битарафлык, имансызлык, сынау Үкенү, могҗиза, әби сүзләре, иман китерү, исән калу

  • Слайд 12

    Образларга характеристика.

    Рамил – актив герой Уртача буйлы, төптән таза, каратут йөзле; авылда туып, атеистиктәрбияалыпүскәнегет, динитәрбиягәбитараф;замангаияреп, әбисенеңсүзләренәигътибаритми, армиягәкиткәндәәбисебирепҗибәргән дога кәгазебеләнаңҗитмәслеккабахәтлеккыла; әфганмәхшәренәэләгә, үлемнетүгел, тормышнысайлый, әсирлеккәтөшә, әҗәлкаршынакилепбаскачкынаүкенә;АллаһыТәгаләнеисенәтөшерә, имангакилә, алты ел әсирлектәбулганнансоңтуганҗиренәәйләнепкайта

  • Слайд 13

    Ярдәмче образлар

    Әби- бер уразасын калдырмый, көн саен биш вакыт намазын укый, бисмилласын теленнән төшерми торган чын мөселман әбисе. Оныгы өчен борчыла, иманлы итеп тәрбияләргә тырыша. Армиягә озатканда оныгына дога язып җибәрә. Александр Дроздов (Саша)- Рязанькаласындатуыпүскән, сержант погонлы, калкуракбуйлы, сул аягы яралы, ачык зәңгәр күзле, аз сүзле, юмарткүңелле хыялыйегет Михаил- эре сөякле, калын муенлы, зәңгәр йөгерек күзле, егермесе дә тулмаган украин егете Әфганлы-баштанаяк коралланган соры киемле, корым кебек кап-кара сакаллы, барысы да бертөсле

  • Слайд 14

    3. Символик образлар

    Караңгы баз- өметсезлек, котылгысыз күрәчәк символы Кояш - тормыш, үзгәрешләр символы Таш- кыялар - үлем белән яшәүне бәйләүче символ Упкын- үлем, явызлык символы Сәгать-мәңгелек символы Юл-тормыш символы; язмыш күренә торган урын

  • Слайд 15

    Синквейн (француз теленнән “биш” дип тәрҗемә ителә)-рефлексиянең иҗади формасы.

    Бирелгән материал һәм мәгълүматны кыска төшенчәләр ярдәмендә синтезлаудан гыйбарәт. Синквейн язу кагыйдәләре: Беренче юл- тема бер сүз аша бирелә (исем сүз төркеме) Икенче юл- ике сүз ярдәмендә билгеләмә бирү(сыйфатлар) Өченче юл- эш,хәрәкәт,хәлне тема кысаларында өч сүз белән сурәтләү (фигыльләр) Дүртенче юл- темага караган дүрт сүзле фраза(хис бер фраза белән белдерелә) Бишенче юл- теманы кабатлый, аның синонимы бер генә сүздән тора

  • Слайд 16

    рАМИЛ

    битараф, кызганыч Сугыша, әсир төшә,кайта Ашыгып, тиз баручы кеше Әсир солдат

  • Слайд 17

    4. Сюжет ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

    экспозиция- (Әфган сугышына эләккән Рамил, каты бәрелештән соң, исән калган алты иптәше белән мөҗәһитләр кулына әсир төшә. Сугышып һәлак булуга караганда, алар әсирлекне сайлыйлар. Чөнки әсирлек ул- барыбер тормыш). төенләнеш- (аларга упкын аша сузылган бүрәнә (“сират күпере”) аша үтү өчен иман китерергә кушалар). хәрәкәт үстерелеше- ( бер-бер артлы Саша, Михаил “сират күпере”н кичә алмыйча һәлак булалар).

  • Слайд 18

    кульминация- (Чират Рамилгә җитә. Аңа да иман китерергә кушалар). чишелеш- (Рамил куркыныч алдында әбисенең һәр сүзен, теләк-догаларын искә төшерә Аның белән бергә дүрт урыс малае да исән кала.). эпилог- (Алты ел әсирлектән соң, туган җиренә әйләнеп кайткан Рамил әбисенең кабер ташы белән очраша. Анда иман китергән көн чокып язылган була).

  • Слайд 19

    Фишбон-

    турыдан- туры “балык сөяге” дип тәрҗемә ителә. Бу стратегия тулаем проблеманы төрле өлешләргә һәм аргументларга бүлергә ярдәм итә.

  • Слайд 20

    Сюжет ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

    Экспозиция төенләнеш хәрәкәт үстерелеше кульминация чишелеш ? ? ? ? ?

  • Слайд 21

     5. Конфликт.

    Әхлакый планда каршылык әбисенең теләк-догалары һәм аларга битараф Рамил арасында туа

  • Слайд 22

    6. Әсәрнең темасы

    Иманга тугрылык Яшәү мәгънәсе

  • Слайд 23

    7. Төп фикер (идея)

    Теләсә нинди шартларда да Кеше иманын җуймаска һәм кешелек дәрәҗәсен югалтмаска тиеш

  • Слайд 24

    8. Вакыт-урынбирелеше.

    Вакыйгалар әфган җирендә башланып китә, таш-кыялар янындагы упкын читендә дәвам итә һәм соңыннан әбисенең кабер ташы каршында тәмамлана. Хикәядә ике вакыт сызыгы кисешә: cугышта әсир төшеп, үлем белән яшәү арасында бәргәләнгән егет үткәндәге хәтирәләрне барлый.

  • Слайд 25

    9. Психологизм бирелешен тикшерү.

    Хикәядә: кеше күңеле, анда кайнаган хис-тойгылар сурәтләнә. Укучы: борчыла, сөенә, нәфрәтләнә, кызгана куана.

  • Слайд 26

    ӘСӘРНЕҢ СӘНГАТЬЧӘ ЭШЛӘНЕШЕ

    ПАРЛЫ СИНОНИМНАР: МАЛАЙ-ЕГЕТ, АШАТМЫЙ-ЭЧЕРТМИ, ТАУ-КЫЯЛАР, БАШЫ-КҮЗЕ,КУРЫКМЫЙ-ШИКЛӘНМИ Һ.Б. ЧАГЫШТЫРУЛАР: КӨЗГЕ КЕБЕК ЯЛТЫРАП ТОРА, ТАШТАЙ САЛКЫН ЙӨЗ, МУНЧА ТАШЫДАЙ КЫЗГАН ҺАВА,, БОЗДАЙ САЛКЫН КУЛЛАР Һ.Б. МЕТАФОРАЛАР: БОРЧАК МИҢ Һ.Б. СЫНЛАНДЫРУ: ТАУЛАР ЫҢГЫРАША Һ.Б. ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР: ХӘБӘР ҖИТКЕРҮ, КОТ ОЧУ, АКЫЛ КЕРМӘҮ, ТЫН ДА АЛМЫЙ КҮЗӘТҮ, ҮТӘЛИ ТИШЕП КАРАУ Һ.Б. ЭПИТЕТЛАР: АЧЫК ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ, ЭРЕ СӨЯКЛЕ, КӨЧЛЕ ТАВЫШ, КИПКӘН ИРЕННӘР, УТ КАРАШЛЫ КЕШЕ, ЙОМШАК БАСУ, НУРЛЫ ЙӨЗ, ТОМАНЛЫ КҮЗЛӘР ТӨПСЕЗ КҮК, ЯЛКАУ ҖИЛ, БӘРГӘЛӘНГӘН ӨМЕТ, РӘХИМСЕЗ КОЯШ Һ.Б РИТОРИК СОРАУ ҺӘМ РИТОРИК ЭНДӘШ: НИК СОҢ ИСКӘ ТӨШМ, НИК СОҢ ИМАН КИТЕРҮНЕҢ НИ ИКӘНЕН АҢЛАМЫЙ РАМИЛ?! КЕМ ЧИРАТЫ? ПАЛАЧНЫҢ КЫСКА ЮАН БАРМАГЫ КЕМ КҮКРӘГЕНӘ КИЛЕП КАДАЛЫР?

  • Слайд 27

    Әсәргә лингвистик анализ ясау

    1 . Го м у м и к ү з ә т ү , т а р и х и - м ә д ә н и э к с к у р с ясау (әсәр язылган чорга, шул елларда татар мәдәниятенә хас сыйфатларны барлау, тарихи үзенчәлекләрне билгеләү) 2. Абзацара бәйләнеш (фикер күчеше ярдәмендә бирелә,фараз, фаразның дөреслеген җөпләү һ.б.) 3. Текстның лексик составы (сүзләрнең килеп чыгышы, этимологиясе, ономастик элементлар,синонимнар, антонимнар, фразеологизмнарның кулланылышы) 4. Сурәтләү чаралары (эпитет, метафора, чагыштыру) 5. Морфологик үзенчәлекләр (сүз төркемнәре, кушымчалар кулланылышы) 6. Синтаксик үзенчәлекләр (гади, кушма җөмләләр, аралашу формалары) 7. Пунктуацион үзенчәлекләр (тыныш билгеләренең кулланылышы) 8. Текстның хисси-халәт кыры (өндәү җөмләләрнең, риторик сорауларның бирелеше) 9. Текст белән эшләүгә йомгак ясау

  • Слайд 28

    Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке