Презентация на тему "Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе" 8 класс

Презентация: Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе
Включить эффекты
1 из 26
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Скачать презентацию (0.21 Мб). Тема: "Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе". Предмет: литература. 26 слайдов. Для учеников 8 класса. Добавлена в 2021 году.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    26
  • Аудитория
    8 класс
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Әсәргә филологик анализ ясау тәртибе
    Слайд 1

    Флүс Латыйфиның “Көмеш беләзек”хикәясе

    филологик анализ

  • Слайд 2

    Филологик анализ тәртибе

    1.Әсәрнең язылу яки басылу тарихы. 2. Образларга характеристика. 3. Символик образлар 4. Сюжет бирелеше. 5. Конфликт. 6. Әсәрнең темасы 7. Төп фикер (идея) 8.Әсәрнең композициясе. Композицион катламнар 9. Вакыт-урын бирелеше. 10. Психологизм бирелешен тикшерү. 11. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше 12. Йомгаклау

  • Слайд 3

    Әсәрнең язылу яки басылу тарихы.

      Ф. Латыйфиның 1988 елда «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга Әлеге җыентыкта “Көмеш беләзек” хикәясе дә була.Бу хезмәте өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була.

  • Слайд 4

    Пирамидаль тарих

    Вакыйганың төп каһарманы. Каһарманны сыйфатлаучы ике сүз(тышкы кыяфәте, яше, холкы) Вакыйга барган урынны сурәтләүче өч сүз (яшәү урыны, җирлек) Вакыйгадагы проблеманы күрсәтүче дүрт сүз(картлык, ялгызлык, битарафлык һ.б.) Вакыйгада проблемага этәргән сәбәпләрне күрсәтүче биш сүз Проблемалар берничә булса, сүзләр саны арта бара. Проблеманы чишү юлларын сурәтләгән сүзләр.

  • Слайд 5

    Вакыйга каһарманы

    1__________________    2_______________________________    3_____________________________________________    4_________________________________________________________    5________________________________________________________________  6____________________________________________________________________  7______________________________________________________________________ 8 ------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

  • Слайд 6

    Җиһан

    Сабыр, өлкән Авыл, кечкенә йорт Әби нык авырып китте Картлык, ялгызлык,авыру,сагыну, битарафлык, Телеграмма сугу, күрешү, нәзерне тапшырырга омтылу, өлгермәү

  • Слайд 7

    Образларга характеристика.

    Җиһан – актив герой Гади авыл карчыгы. Гомере намуслы хезмәттә үтә тугрылыклы хатын, гаилә учагын сүндермичә саклаучы, итагатьле Берсеннән-берсе таза, берсеннән- берсе чибәр җиде бала үстерә җиде баласын кочаклап тол кала иренең әнисе белән бик килешеп яши

  • Слайд 8

    Бианасы нәселләренең мирасы булган беләзекне күрсәтә, серен ача йолаларга , гаилә традицияләренә хөрмәт белән карый көмеш беләзекне гомере буе сандык төбендә кадерләп саклый. үлем түшәгенә егылгач та, көмеш беләзекне киләчәк буынга исән-имин генә тапшыру турында уйлый, өлгерми  

  • Слайд 9

     Дәүләт- пассив герой

    тирә-якта дан тоткан көрәшче Яуга чыгып киткән җиреннән ярты Европаны урап, ярым үле, ярым тере хәлендә нигезенә кайтып егыла Йөрәге янына уелып кергән мина ярчыгы җир куенына алып китә

  • Слайд 10

    Ярдәмче образлар

    Хәят- Җиһанның күршесе. Алар ут күршеләр булып, гомер буе дус- тату гомер кичерәләр Мохтар- Җиһан карчыкның төпчек улы, әнисе янына иң беренче ул кайтып җитә. Йомшак табигатьле, нечкә күңелле Нурдәүләт, Сафия- Мохтарның балалары Олы кызы, кияве- хәтта исемнәрен дә атамый, бу ике арадагы салкынлыкны, бушлыкны аңлатып тора

  • Слайд 11

    Синквейн (француз теленнән “биш” дип тәрҗемә ителә)-рефлексиянең иҗади формасы.

    Бирелгән материал һәм мәгълүматны кыска төшенчәләр ярдәмендә синтезлаудан гыйбарәт. Синквейн язу кагыйдәләре: Беренче юл- тема бер сүз аша бирелә (исем сүз төркеме) Икенче юл- ике сүз ярдәмендә билгеләмә бирү(сыйфатлар) Өченче юл- эш,хәрәкәт,хәлне тема кысаларында өч сүз белән сурәтләү (фигыльләр) Дүртенче юл- темага караган дүрт сүзле фраза(хис бер фраза белән белдерелә) Бишенче юл- теманы кабатлый, аның синонимы бер генә сүздән тора

  • Слайд 12

    беләзек

    -көмеш, кадерле -саклый, кадерли, өметләнә -ничек тә балаларга тапшырырга иде -ядкарь

  • Слайд 13

    3. Символик образлар

    Чуар тавык- әбинең якын иптәше, авылда бердәнбер чуар тавык , әбинең ата-бабадан калган нәселне юк итәсе килми Яшел сандык- әбинең яшьлеген, килен булып төшкән чакларын хәтерләтеп торучы истәлек, сандал агачы белән эчләнгән, тышкы яктан тутыккан, буявы купкан урыннары булса да, эче әле дә сап-сары булып балкып, яктырып тора. Көмеш беләзек- буыннар арасындагы чылбырны тоташтырып торучы зиннәт, ата-баба нәзере. Буын саен өч теләк үтәлә. Җиһан беләзекне саклый, бианасының әманәтен тизрәк үзеннән соңгы буыннарга җиткерү уе белән яна башлый. Тик теләге генә кабул булмый. Балалары “үзе юка, үзе иске металл ватыгын” Мохтарның улы Нурдәүләткә медальон ясатырга бирәләр. Шулай итеп чылбыр өзелә.

  • Слайд 14

    Фишбон»-

    турыдан- туры “балык сөяге” дип тәрҗемә ителә. Бу стратегия тулаем проблеманы төрле өлешләргә һәм аргументларга бүлергә ярдәм итә.

  • Слайд 15

    Сюжет ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

    Экспозиция төенләнеш хәрәкәт үстерелеше кульминация чишелеш ? ? ? ? ?

  • Слайд 16

    4. Сюжет ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

    -экспозиция- ( Җиһан карчык үзенең бердәнбер иптәше булган чуар тавык белән килен булып төшкән төп йортта гомер кичерә. Балалары үсеп җитеп, кайсы-кая таралышкан). -төенләнеш- (көннәрдән беркөнне Җиһан әби үзендә ниндидер бер хәлсезлек тоя. Күршесе Хәят балаларына телеграмма суга, тиз арада кайтырга куша). - хәрәкәт үстерелеше- ( бер-бер артлы балалары кайта, Җиһан әби тизрәк васыятен әйтеп калырга, беләзекне тапшырырга тели).

  • Слайд 17

    кульминация -( әбинең олы кызы йортта калган бердәнбер җан иясен-чуар тавыкны суйдырырга алып керә, көмеш беләзекне Нурдәүләт үзенә медальон ясатырга сорый). -чишелеш- ( җизни тиешле кеше, пычак тотып, чуар тавыкны суярга чыгып китә, бераздан казанга чуар тавык итеннән аш кайный; көмеш беләзекне үзенә медальон ясатырга оныгы Нурдәүләт ала).

  • Слайд 18

     5. Конфликт.

    әхлакый планда- каршылык нәселдә яшәп килгән гореф –гадәтләр һәм балалар арасында туа.

  • Слайд 19

    6. Әсәрнең темасы

    нәсел ядкарьләренә тугрылык

  • Слайд 20

    7. Төп фикер (идея)

    буыннан-буынга тапшырылып килгән гаилә ядкарьләрен кадерләп сакларга, үзеңнән соң киләчәк буынга тапшырырга, туган нигезеңә эзне суытмаска, әти-әниеңнең исән чакта кадерен белергә, ризалыкларын алып калырга кирәк

  • Слайд 21

    8.Әсәрнең композициясе. Композицион катламнар

    Хикәяләү сурәтләү характеристика уйны тергезү диалог монолог

  • Слайд 22

    9. Вакыт-урын бирелеше.

    Вакыйгалар карчыкның ишегалдында башланып китә, соңыннан өендә дәвам итә.   Хикәядә ике вакыт сызыгы кисешә: хәзерге вакытта яшәүче карчык үткәндәге хатирәләрне барлый.

  • Слайд 23

    10. Психологизм бирелешен тикшерү.

    Хикәядә: кеше күңеле, анда кайнаган хис-тойгылар сурәтләнә. Укучы: борчыла, сөенә, нәфрәтләнә, кызгана куана,

  • Слайд 24

    ӘСӘРНЕҢ СӘНГАТЬЧӘ ЭШЛӘНЕШЕ

    ПАРЛЫ СИНОНИМНАР: СЫЗЛАНЫП- СЫКРАНЫП, САРАЙ- КЕЛӘТЛӘР, ЫЗГЫШ-ТАЛАШ Һ.Б. ЧАГЫШТЫРУЛАР:ЯШЬ КАЕН ШИКЕЛЛЕ, ЯҢА ЯУГАН КАР СЫМАН, ТИМЕРЧЕ КҮРҮГЕ ШИКЕЛЛЕ Һ.Б. МЕТАФОРАЛАР: САМОВАР КУНАКЛАГАН, КОЯШНЫҢ АЛТЫН ТӘЛИНКӘСЕ Һ.Б. СЫНЛАНДЫРУ: БУРАН КОТЫРА, ҖИЛ УЛЫЙ Һ.Б. КЕРЕШ ҖӨМЛӘЛӘР: ... ИСӘН КАЛГАН МАЛАЙЛАРЫ ҺӘМ КЫЗЛАРЫ, КИЯҮЛӘРЕ ҺӘМ КИЛЕННӘРЕ, ОНЫКЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БАЛАЛАРЫ, КЕМ ӘЙТМЕШЛИ, ҖИҺАН БЕЛӘН ДӘҮЛӘТ ТОКЫМНАРЫ КАЙТЫП ТӨШТЕ. ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ: АТТАН АЛА ДА ТУА, КОЛА ДА ТУА. ЭПИТЕТЛАР: ШУНДЫЙ УК КИҢ АЧЫК МАҢГАЙ, ДУЛКЫНЛАНЫП ТОРГАН КАРА ЧӘЧ,ТУРЫ БОРЫН ҺӘМ ШУНДЫЙ УК ЧАТКЫЛАНЫП КИТКӘН КОҢГЫРТ КҮЗЛӘР. РИТОРИК СОРАУ ҺӘМ РИТОРИК ЭНДӘШ: Ә МИН АНЫ НИГӘ ДӘҮЛӘТКӘ БИРМӘДЕМ ИКӘН СОҢ? КАЙЛАРГА ГЫНА ТАРАЛМАГАН ДА, КАЙЛАРДА ГЫНА ОЯ КОРМАГАН ИКӘН БЕЗНЕҢ ТОКЫМ!

  • Слайд 25

      Нәсел чылбырыбыз бөтен микән, Кайда туганнарның кабере? Бизмәннәргә салып баккан чакта, Өстен чыксын кеше кадере. Бәлки, зур байлыкка ия булып, Торыр җирең булыр зиннәтле. Исеңдә тот: исәннәргә - хөрмәт, Үлгәннәрнең рухы кыйммәтле.

  • Слайд 26
Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке