Содержание
-
-
Ак бишмәттән ап-ак чәчәк ява: Асылташлар җиргә коела... Җирдә яткан йомшак мамык карлар Энҗе бөртегедәй тоела.
-
Кыш Кыш килде. Кар ява. Бөтен җир карга күмелде. Урамда салкын. Салкын битне, кулны өшетә. Кыш ул салкыннарга да, бураннарга да бай.
-
Әкият батырыдай гайрәтләнеп, кыш килде. Энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре, парашюттан сикергән кызлар кебек, җир өстенә сибелде. Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир өстенә затлы келәм япканнар. Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдызлар җемелди. Аз гына җил чыгуга, күбәләктәй кар бөртекләре бишектәге баладай тирбәлә башлый. Мамыктай кар бөртекләрендә аклык та, сафлык та, шатлык та бар. Сихриаклыкка төренгән кыш.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.