Презентация на тему "Мастер класс учителя родного языка Исхаковой Р.А"

Презентация: Мастер класс учителя родного языка Исхаковой Р.А
Включить эффекты
1 из 16
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Интересует тема "Мастер класс учителя родного языка Исхаковой Р.А"? Лучшая powerpoint презентация на эту тему представлена здесь! Данная презентация состоит из 16 слайдов. Также представлены другие презентации по литературе. Скачивайте бесплатно.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    16
  • Слова
    литература
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Мастер класс учителя родного языка Исхаковой Р.А
    Слайд 1

    Бәйләнешле сөйләм үстерү. Укучыларнысочинение-фикерләмә язуга әзерләү

    Уйларыбыз ак кәгазьдә…

  • Слайд 2

    Сочинение-фикерләмә язуга таләпләр

    Сочинение-фикерләмә– билгеле бер фикерне дәлилләп язылган текст. Анда төп 3 элементның булуы таләп ителә.- тезис – дәлилләр белән расланырга тиешле төп фикер;- аргументлар – укылган тексттан дәлилләр, мисаллар;- нәтиҗә – аргументларярдәмендәдәлилләнгән тезис. Мондый сочинениедә, белгәнебезчә, 3 абзац булырга тиеш.

  • Слайд 3

    Сочинение-фикерләмәне язганда истәтотыйк!

    1.Тезис буларак китерелгән җөмләләрнең мәгънәсен текстка бәйле рәвештә аңлатырга кирәк.2.Тексттан ике мисал-дәлил китерелергә тиеш (алар икесе дә укылган материалдан алына) 3. Композиционтөзеклек: кереш,башлам яки йомгак өлешләрнең берсен дә төшереп калдырырга ярамый.4. Кызыл юлларга бүленеш дөрес бирелергә яки 3 өлеш арасындабәйләнеш сакланырга тиеш. 5.Сочинение-фикерләмә тезиска карарга тиеш (бөтенләй башка темага язылган очракта эш тикшерелми). Истә тотыйк: сочинение язганда текстның эчтәлегентүгел, ә идеясенанализлап язарга кирәк.

  • Слайд 4

    Төпөлеш

    Төпөлешкүләмеягыннанкерешһәмйомгактанзурракбула. Сочинениенеңбуөлешендәтекстнысөйләпчыгудан,темага туры килмәгәнмәгълүматларныязуданкачаргакирәк. Төпөлештәүзфикереңнелогикдәлиллеһәм стилистик хаталарсызязуосталыгыкүрсәтелә. Тезистачагылганфикернеңдөреслегедәдәлилләнә. Моныңөчен, текстныберничәтапкырукырга, аныңтемасын (текст нәрсәтурында?), идеясен (автор нәрсәәйтергәтели?) билгеләргәкирәк. Гадәттә, текстныңидеясенәкъменәбирелгәнөзектәчагыла. Тексттан, буидеянедәлиллиторганҗөмләләрнетабып, аларныңмәгънәсенүзсүзләреңбеләнаңлатыпязаргакирәк. Бу - эчтәлексөйләпчыгугынатүгел, ә фикерйөртүһәмтекстныанализлау.

  • Слайд 5

    Текст өстендә эш

    “Кыядагы ояда”(Ф. Яруллиннан) чыганак тексты буенча эшне башлыйк. (Эш төркемнәрдә оештырыла)Сезнең алда сочинение-фикерләмә язганда файдаланырга мөмкин булганклише-шаблоннар. Текстның эчтәлеге белән танышыйк.

  • Слайд 6

    Кыядагы ояда

    (1) Биек тау башында бер бөркет оясы бар икән. (2) Язгы таңда ул ояда берсеннән-берсе матур өч бала дөньяга килгән. (3) Әнкә бөркет көннәр буе җим ташыган, балаларын җил-давылдан саклаган. (4) Ә беркөнне, көчле давыл вакытында, ул һәлак булган. (5) Бөркетнең балалары әниләрен көн-төн көткәннәр, тәмам хәлсезләнгәннәр. (6) Оя янындагы зур таш астында Кара елан яшәп ята икән. (7) Ул бөркет балаларының елаганын ишеткән.(8) - Ярар, - дигән Кара елан, - мин сезне үскәнче ашатып торырмын. (9) Ләкин минем бер шартым бар...(10) Шушы көннән Кара елан бөркет балаларын ашата башлаган. (11) Ниһаять, бөркет балалары үсеп җиткәннәр. (12) – Рәхмәт сиңа, Кара елан, - син безне ашаттың, үстердең. (13) Инде шартыңны әйт, - дигән алар.(14) – Шартым шул: берегез канатларыгызны, икенчегез – күзләрегезне, өченчегез тәпиләрегезне бирегез.(15) Бөркетләр, яшертен генә, әле - бер-берсенә, әле Кара еланга күз салганнар һәм качарга уйлаганннар.(16) Кара елан, бөркетләрнең уйларын сизенеп, болай дигән:- Әлбәттә, сез хәзер еракка-еракка очып китә аласыз. (17) Кая гына китсәгез дә, мин куа бармам. (18)Тик шуны онытмагыз: аучы укларыннан, яшен утларыннан качып котыла алсагыз да, үзегездән кача алмаячаксыз. (19) Намусыгыз сезне һәрвакыт эзәрлекләп йөрер. (20) Ә минем өчен борчылмагыз. (21) Үлгәнче, җирдә бер яхшылык эшләп калдырасым килгән иде. (22) Хәзер минем җаным тыныч. (23) Кара еланнарның да күңелләре ак икәнлеген раслый алдым. (24) Бөркетләргә бик-бик оят булган. (25) Берсе - канатларын, икенчесе - күзләрен, өченчесе тәпиләрен Кара еланга китереп биргәннәр. (26) Ләкин елан бөркетләрнең кадерле нәрсәләрен үзләренә кайтарып биргән. (27) Бөркетләр, аңа мең рәхмәтләр укып, һавага күтәрелгәннәр. (28) - Кайда гына йөрсәгез дә, нинди юллар үтсәгез дә, шуны исегездә тотыгыз: эшнең шартын белми торып, вәгъдә бирергә ашыкмагыз. (29) Вәгъдәне бирү җиңел, ләкин үтәве авыр. (30) Вәгъдә - күңелнең иманы. (31) Ә иман һәр кешенең кыйбласы. (32) Әгәр кыйблаң булмаса, күзле килеш тә күрмәскә, канатлы килеш тә оча алмаска мөмкин. (33) Шуны онытмагыз, балакайларым (34) Онытма-а-гы-ыз! (Ф. Яруллиннан)

  • Слайд 7

    Бирем

    11.1. Кайда гына йөрсәгез дә, нинди юллар үтсәгез дә, шуны исегездә тотыгыз: эшнең шартын белми торып, вәгъдә бирергә ашыкмагыз. Вәгъдәне бирү җиңел, ләкин үтәве авыр. Вәгъдә - күңелнең иманы җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне аңлатып, сочинение языгыз. Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез яки тулысынча языгыз. Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, ноль балл куела.

  • Слайд 8

    Керешөлеш

    Кереш өлешне дөрес формалаштырыйк. Бу – иң мөһим өлеш, чөнки сочинениенең дөрес килеп чыгуы шуңа бәйләнгән. (клише-шаблон) -Тәкъдим ителгән тезиста автор безне ................ турында уйланырга чакыра. Мин дә автор фикере белән килешәм (яки килешмим). Вәгъдәдә тору - .............. дигән сүз.Керешөлешне формалаштыргач, үз төркемеңдә тикшерү эше башкарыла. Аннары һәр төркем үзенең язмасы белән таныштырып чыга һәм гомуми фикергә киләбез.

  • Слайд 9

    Керешөлешне формалаштыруның якынча үрнәге

    Тәкъдим ителгән тезиста Ф.Яруллин безне вәгъдә бирү, сүзеңдә тора белү кебек рухи кыйммәтләр турында уйланырга чакыра. Мин автор фикере белән килешәм. Вәгъдәне онытмау, ягъни әйткән сүздә тору, үз ризалыгың белән алынган йөкләмәне үтәү ул.

  • Слайд 10

    Төп өлеш

    Төп өлешне шартлы рәвештә икегәбүлеп карарга мөмкин. 1 . Проблеманы дәвам итү һәм тексттан өзекнең идеясен билгеләрлек аргументныдөрес табу. Автор, беренчедән, нинди төп фикерне җиткерә, ягъни проблема нәрсәгә нигезләнеп ачыла? – (клише-шаблон) - Текстта бирелгән вакыйга ........... кирәклеген искәртә. Бу.... нче җөмләдә күрсәтелә.

  • Слайд 11

    2 . Шушы табылган аргументныдәлилләү, ачыклау: (клише-шаблон) - Вәгъдә бирү – ............... . Аны үтәү, ................... - иң мөһиме. Вәгъдәсен үтәмәгәннәрне................. көтә. Әлеге фикер....... нчы җөмләдә раслана. Кемгә дә булса сүз бирер алдыннан....................... . Кара еланның сүзләре................яңгырый .

  • Слайд 12

    Төп өлешне формалаштыруның якынча үрнәге

    Вәгъдәгә җаваплы карарга кирәклеге текстта Кара елан һәм бөркет балалары арасындагы вакыйга аша бирелә. Ашыгып, шартын белми әйткән сүз аркасында, бөркет балалары кебек иң кадерле нәрсәләреңнән колак кагарга да мөмкин. Бу турыда 13 нче җөмләдә әйтелә. Вәгъдә бирү – эшнең башы гына. Аны үтәү, биргән сүзеңдә тору - иң мөһиме. Вәгъдәсен үтәмәгәннәрне вөҗдан газабы көтә. Әлеге фикер 19 нчы җөмләдә раслана. Кемгә дә булса сүз бирер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Ак күңелле Кара еланның гыйбрәтле сүзләре безгә дә сабак булып яңгырый.

  • Слайд 13

    Йомгак өлеше

    Йомгак өлешенформалаштыру: Дәлилләнгән фикергә ничек йомгак ясыйбыз? – (клише-шаблон) - Димәк (шулай итеп), автор безне......өнди. Әйе, ............ .

  • Слайд 14

    Йомгак өлешне формалаштыруның якынча үрнәге

    Димәк, автор безне биргән вәгъдәбезне үтәргә, кешелекле , иманлы булып калырга өнди. Әйе, тормышта үз кыйблаңны табып, дөрес яшәргә кирәк.

  • Слайд 15

    Мастер-классның йомгаклау этабы

    Язманың 3 өлеше дә тәмамлангач, һәр төркемдәге укучылар сочинение-фикерләмәне бергә камилләштерә, хаталарны орфографик сүзлек кулланып төзәтә, укытучыга һәм башка төркемдәгеләрне язмасы белән таныштыра. Гомуми фикер алышу. Экрандагы әзер сочинение-фикерләмә белән чагыштыру. Һәр төркем үзенең эшен бәяли.

  • Слайд 16

    Якынча үрнәк сочинение-фикерләмә

    Тәкъдим ителгән тезиста Ф.Яруллин безне вәгъдә бирү, сүзеңдә тора белү кебек рухи кыйммәтләр турында уйланырга чакыра. Мин автор фикере белән килешәм. Вәгъдәне онытмау - үз ризалыгың белән алынган йөкләмәне үтәү ул.Буфикертекстта Кара елан һәм бөркет балалары арасындагы вакыйга аша бирелә. Ашыгып, шартын белми әйткән сүз аркасында, бөркет балалары кебек иң кадерле нәрсәләреңнән колак кагарга да мөмкин. Бу турыда 13 нче җөмләдә әйтелә. Вәгъдә бирү – җиңел, аны үтәү, биргән сүзеңдә тору - иң мөһиме. Вәгъдәсен үтәмәгәннәрне вөҗдан газабы көтә. Әлеге фикер 19 нчы җөмләдә дәлилләнә. Кемгә дә булса сүз бирер алдыннан яхшылап уйларга кирәк. Кара еланның гыйбрәтле сүзләре безгә сабак булып яңгырый. Димәк, автор безне биргән вәгъдәбезне үтәргә, кешелекле булып калырга өнди. Әйе, тормышта үз кыйблаңны табып, дөрес яшәргә кирәк.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке