Презентация на тему "Нетрадиционный педсовет. «Юл йөрү кагыйдәләре буенча педагогик фикерләр аукционы”- педагогик киңәшмә."

Презентация: Нетрадиционный педсовет. «Юл йөрү кагыйдәләре буенча педагогик фикерләр аукционы”- педагогик киңәшмә.
Включить эффекты
1 из 7
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
0.0
0 оценок

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Нетрадиционный педсовет. «Юл йөрү кагыйдәләре буенча педагогик фикерләр аукционы”- педагогик киңәшмә." по педагогике. Презентация состоит из 7 слайдов. Материал добавлен в 2021 году.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 0.26 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    7
  • Слова
    педагогика
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Нетрадиционный педсовет. «Юл йөрү кагыйдәләре буенча педагогик фикерләр аукционы”- педагогик киңәшмә.
    Слайд 1

    «Педагогик фикерләр аукционы”- пед.киңәшмә. Төзеде: өлкән тәрбияче Вафина Л.И. Максат: гомумүсеш бирүче “Балачак” балалар бакчасының “Тәрбияләнүчеләрнең социаль – эмоциональ өлкәсен коррекцияләү эшендә һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә педагогларның инновацион технологияләр куллануы” темасына эш тәҗрибәсен тарату. ГИБДД вәкилләре, психологлар белән очрашу. Уен реквизиты: аукционист чүкече, акча купоннары, кыңгырау, туп, төрле төстәге фишкалар. Әсбаплар: видео- аудио материаллар, уенчыклар, уеннар картотекасы, әкиятләр, рәсем ясау әсбаплары. Уен барышы. Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Бүген без Сезнең белән педагогик фикерләр аукционы үткәрәбез. Аукционны алып бара- өлкән тәрбияче- Вафина Лилия Ильфировна. Аукционист- ЮХИДИ район бүлекчәсе инспекторы, кичәдә киңәшләр белән чыгыш ясый- психолог- Альбина Сергеевна. Аукцион – товарларны кеше күз алдында бәяне күтәреп сату. Товар күп сатып алучылар булганда сатыла. Товарның бәясе сатып алучылар үзара бәя куйганда билгеләнә. Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез: аукционны алып баручы - өлкән тәрбияче; аукционист –ГИБДД вәкиле; аукционерлар –коллегалар. Аукционер теге яки бу лот белән таныша һәм сайлап ала ала. Бу лот кем иң югары бәяне куя, шуңа бирелә. Сезнең өстәлләрегездә 5әр купон ята. Игътибар! (кыңгырау яңгырый) Аукционист: Аукцион ачыла. Педагогик фикерләр сату игълан ителә. А.б. Сату темасы: “Тәрбияләнүчеләрнең социаль – эмоциональ өлкәсен коррекцияләү эшендә һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә педагогларның инновацион технологияләр куллануы”. Чүкеч белән суга. Бүген сатуга түбәндәге лотлар куела: -әкият терапиясе; -курчак терапиясе; -музыкотерапия; -арттерапия. Практик өлеш. (“Комплиментлар” уены үткәрелә) Алып баручы: Уңга карагыз, сулга карагыз. Сез искәрдегезме,яныгызда нинди сөйкемле ханымнар тора? Әйдәгез, бер- беребезгә комплиментлар ясыйк әле. (Тупны уң яктан биреп, биргән кешегә комплимент ясала.)

  • Слайд 2

    Алып баручы: Сезнең йөзләрегездә елмаю барлыкка килгәч мин бик шат. Ә хәзер беренче лот- “Әкият терапиясе” белән таныштырабыз. Теоретик өлеш. Әкият терапиясе- балалар шәхесен интеграцияләү өчен, иҗади сәләтләрен үстерү, фикер киңәйтү, тирә- юнь белән бәйләнешне камилләштерү алымы. Әкият геройлары аша тәрбияче мәктәпкәчә яшьтәге балаларда булган проблемаларны чишә ала; м-н: аралашуда булган кыенлыклар, курку, борчулар (караңгыдан курку, ялгызлык, җәнлекләр, чит кешеләр Һ.б.) Шулай ук бу алым юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә дә бик кулай һәм отышлы. Әкият геройлары аша балалар юл йөрү кагыйдәләрен тирәнрәк үзләштерәләр, аларга әкиятне тыңлау, дәвам итү, үзләре уйлап чыгарулар күпкә кызыграк һәм исләрендә дә кала. Әкият белән эш алымнары: -берәр төрле проблема буенча әкият сөйләү; -әкиятне фикерләү, сорауларга җавап бирү; -әкиятнең ахырын дәвам итү (кирәк булганда); -рәсем ясау (проблеманы чишкәндә киеренкелекне бетерә) -әкиятне драматизацияләү. Әкиятне анализлау һәр әкият ситуациясе, сюжетның конструкциясе, геройларның тотышын аңларга ярдәм итә. Тыңлаганнан соң түбәндәге сораулар бирелә: Сез ничек уйлыйсыз, әкият нәрсә турында? Әкият геройларының кайсы иң ошаганы булды (иң ошамаганы)? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен (теге яки бу) герой шулай эшләгән? Уйлагыз, герой болай эшләмәсә ни булыр иде? Сез ничек уйлыйсыз, әкияттә уңай геройлар гына булса, бу әкият нинди булыр иде? Ни өчен әкияттә уңай һәм тискәре геройлар була? Убырлы керә. Сез монда җыелышып минем турыда нәрсәләр сөйлисез икән? ТӘРБИЯЧЕ.Без әкиятләр турында сөйләшәбез. Убырлы. Бу сезнең хатмы? Тәрбияче. Әйе, ә ул сиңа ничек килеп эләкте соң? Без аны тылсымчыга җибәреп кунакка чакырган идек. Убырлы. Кара сез нинди икән, кунакка әйбәт кешеләр генә кирәкме? Ә менә мин хатыгызны таптым да кунакка үзем килдем. Мине көтмәдегезме? Ошамыйммы мин сезгә? Әле сезгә килгәндә адашып беттем, урамда әллә нинди утлы багана тора, юлда аклы- каралы сызык, чат саен рәсем. Шуларга карап йөри торгач чак кына машина таптап китмәде, җитмәсә адаша да яздым. Тәрбияче. Тынычлан әле, Убырлы, тавышланып, балаларны куркытып йөрмә, ярамый бит. Ә кунакларга без һәрвакыт шат. Ә бездә юлда йөрү өчен кагыйдәләр бар шул. Хәзер балалар утлы багананың, аклы- каралы сызыкның, чат саен рәсемнең ни икәнен аңлатырлар. (Җаваплар)

  • Слайд 3

    Балалар, сез убырлыга ничек карыйсыз? Ни өчен? Балалар ни өчен убырлыга “Баба- яга” диләр? “Баба- яга” исеме – борынгы “яготь” сүзеннән алынган. Яготь – димәк, кычкыру, орышу. Убырлы нинди гамәлләр кыла соң ул? (усал, начар...) Ә сез убырлының яхшы булуын телисезме? Моның өчен ни эшләргә кирәк? Бәлки аңа матур итеп дәшәргә кирәктер? Аны ничек итеп матур итеп атап булыр икән? Әбиләргә дәшкән кебек тә әйтеп карагыз. Убырлы. Ой, миңа бик ошады. Әле миңа берсенең дә болай матур итеп эндәшкәне юк иде.Туганнан бирле мондый сүзләр ишеткәнем дә юк иде. Тәрбияче. Убырлы, телисеңме балалар сине дә башкаларга ягымлы булырга өйрәтсеннәр. Убырлы. Бик телим ,минем өемдә мәче яши аңа нәрсә дип әйтим? Шүрәлене? Кощейны? Рәхмәт, б-р.Мине матур итеп сөйләшергә өйрәттегез. Мин бик усал идем, ә хәзер әйбәт булырмын. Менә минем тартмам бар, ә аның эчендә серле рәсемнәр. Күп итеп урманда конфет ашадык, шуның кәгазе иде, сезгә бирәм. Сез шушы әкият геройларын кертеп, юлда дөрес итеп йөрү, теге сырлы юл, нәрсә соң әле ул? (“балалар”- зебра) дөрес менә шуны кертеп, баганадагы өч утны да кертеп әкият уйлап чыгарыгыз. Мине дә катыштырсагыз була.Башка бүләгем юк. Тәрбияче. Рәхмәт. Убырлы, балалар бакчасында бер нәрсә дә артмый ул. Без алар буенча матур әкият уйлап чыгара беләбез. Хәзер балалар тиз генә сиңа да сөйләп күрсәтерләр. Берничә тәрбияче уйлап чыгарган әкиятләрен сөйлиләр. Менә шулай итеп уеннар оештырабыз, әкиятләр чыгарабыз инде без. Убырлы. Рәхмәт, юктан да нинди матур әкият чыкты. Мин дә китим, кибеттән конфет алам да дусларымны сыйлыйм, аннары әкият чыгарабыз. Икенче килгәндә сезгә дә сөйләрбез. Тәрбияче. Әкият терапиясен сезгә алырга тәкъдим итәбез. Аукционист. Сезнең игътибарга №1 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 2 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Аукционист. Ә хәзер икенче лот- “Курчак терапиясе” белән таныштырабыз. Теоритик өлеш. Курчак терапиясе – баланың эмоциональ шәһес проблемасына профилактика һәм комплекслы коррекцияләү йогынты методы. Ул курчак һәм театр алымнары куллануны күздә тота(уен, этюдлар, курчак персонажлары). Курчак терапиясенең максаты: вак моториканы, кул моторикасын камилләштерү; ниндидер сәбәпләр аркасында гадәти тормышта бала үзен күрсәтә алмаган яки барып чыкмаган хис, эмоциональ тойгы, хәрәкәтне курчаклар алымы аша үстерә.

  • Слайд 4

    Коррекцион эш күздә тота: педагогның балага курчак ярдәмендә тәэсир итүе; баланың курчак белән эчкерсез элемтәсе; дәвалау этюдлары; дәвалау спектакльләре. Практик өлеш. 1 катнашучыга бала роле бирелә һәм үзенә ошаган персонажны сайларга тәкъдим ителә. Түбәндәге сораулар бирелә: Син кем? Син кайда яшисең? Син кем белән яшисең? Синең әти- әниеңнәр кемнәр? Син зурмы, кечкенәме? Син ни белән шөгыльләнәсең? Урамда куркыныч әйберләр бармы? Син урамда ничек йөрисең? Син автобуска утырганда ничек утырасың? Син автобуста нишләргә ярамаганны беләсеңме? Синең дусларың бармы? Сез нинди уеннар уйныйсыз? Велосипед белән кайда йөрергә ярый? Син урамда юл кырыенда уйнамыйсыңмы? Иптәшләреңнең юл кырыенда уйуларын күрсәң ни эшлисең? Тылсымчыдан син ни сорар идең? Җаваплар буенча социаль – эмоциональ сферада булган проблемалар, юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү күнекмәләре билгеләнә, коррекция планы төзелә. Менә бу бала курка икән. Аның белән мондый психологик тренинг үткәрергә мөмкин. 1.Уен “Тупны ат һәм нәрсәдән куркырга мөмкин икәнлеген әйт. “Мин велосипедка утырырга куркам” һ.б. 2.Куркуның төсен әйт. 3. Кешегә куркыныч булганда ул нишли? 4. Курыкканда синең йөзең нинди була, күрсәт. 5.Үзеңнең курку тарихын сөйлә. 6.Төркем белән курку тарихын уйлап чыгару. Бер бала башлый, икенчесе дәвам итә. “Бервакыт мин юл аркылы чыгарга курыктым....” 7.Үзеңнең куркуыңны әвәлә һәм ничек җиңүеңне дә әвәлә. Курку үзен әвәләгәнне яратмый. Менә син ясауга ул синнән чыгып китәчәк. Син кыю, батыр булырга тиеш. Өйгә эш: Әти- әниеңнең кечкенә вакытта нидән куркуын һәм шуны ясап бирүләрен сора, рәсемне бакчага алып килерсең.

  • Слайд 5

    А.Б. Сезнең игътибарга №2 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Алып баручы: Ә хәзер өченче лот- “Арттерапия” белән таныштырабыз. Арттерапия үз эченә хромотерапия һәм изотерапияне ала. Хромотерапия төсләрнең үзлеген өйрәнә. Электән үк төснең кешегә уңай һәм тискәре йогынтысы булуы билгеле. Һәр төснең үзенчә дәвалый яки балалар тәртибенә тискәре йогынты ясый ала. Зәңгәр- тынычландыру үзенчәлегенә ия, киеренкелекне бетерә; Яшел – тынычландыра, кәефне күтәрә, сәламәтлеге какшаган яки начар күрүче балаларга уңай йогынты ясый; Ал- күңел төшенкелеген бетерергә булышлык итә. Сары- тынычлык һәм шатлык төсе, тискәре йогынтыны бетерә; Кызыл- активлаштыра, физик эшчәнлекне күтәрә, җылылык тойгысын уята, психик процессны стимуллаштыра, ләкин дулкынландырырга мөмкин; Шәмәхә- кәефне төшерә, Чия- гаеплелек хисе тудыра; Кара- курку хисе тудыра. Төс терапиясе турында һәр педагогта элементар мәгълүмат булырга, бу белемне тәрбия- белем бирү һәм коррекцияләү процессында кулланырга тиеш була. Практик өлеш. Сезнең алдыгызда төрле төстәге фишкалар, берсен сайлап алыгыз . Тест буенча нәтиҗә чыгару. Практик өлеш. Аукционда катнашучылар 3 кә бүленәләр. Үзләренең бакчага килүләрен, ГАИ ларга теләкләрен, Урамда күргән берәр очракны. ( традицион булмаган алым б/н) Анализ. А.б. Карагыз әле, нинди рәсемнәр килеп чыкты. * Сез нәрсәләр ясадыгыз? Бу очракта сезгә кем күбрәк ошады? Кем дөрес эшләмәде? Син бу очракта нишләр идең? Нинди краскалар кулландыгыз? Ни өчен? Сезнең кәефегез төскә карап үзгәрәме? Аукционист. Сезнең игътибарга №3 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Аукционист. Ә хәзер дүртенче лот- “Музыкатерапия” белән таныштырабыз. Көй белән дәвалау – моңны эмоциональ кабул итүгә нигезлэнгән психотерапия ысулы. Моңа, аның ритмик нигезенә, башкару төренә карап, көй эчке халәтне индивидуаль тою һәм рухи яктан чистарынудан алып, төрле кеше группаларының дорфа кыланмышлары төсле нәтиҗәләр күрсәтә ала. Аны кешенең халәтенә тәэсир итү өчен файдаланып була. Көй белән дәвалауның өстенлекләре: Тулы зыянсызлык; Җиңел һәм гади кулланылыш; Тикшерү мөмкинлеге;

  • Слайд 6

    - терапия үсешен тизләтә, ягъни эчке кичерешлэр сөйләшүгә караганда көй ярдәмендә тулырак чагылыш ала; - аңлауны тизләтә, хисләргә карата игътибарны арттыра; - эчке тәртип хисе барлыкка килә, музыкаль компетенция арта. Көйне гаиләдәге уңай мөнәсәбәтләргә китерүче, бер-береңне аңлауны яхшыртучы чара буларак та кабул итәргә була. Икенче сүзләр белән әйткәндә, көй – сәламәт яшәү рәвешен булдырудагы шартларның берсе булып тора. Ә күнегүләрне көй белән үткәрү иң яхшы нәтиҗәне бирә. Балалар нинди көй тыңларга тиеш соң? Ярсып китүчән, тыныч булмаган балаларга «адажио», «анданте» темпындагы көйләр файдалы. Гадәттә классик сонаталарның икенче өлешләре, инструменталь концертлар шушындый төргә керң. Мисалга, мәсәлән, Моцартның «Кичке кече серенада»сы, Вивальдинын «Кыш», «Ел фасыллары» әсәрләренең икенче өлешләрен, Чайковскийнын «Пика дамасы»ндагы Лиза хэм Полина дуэтларын, бишек жырларын китерергэ була. Сузлэргэ язылга кой сузсез койгэ караганда балаларга кубрэк тээсир итэ. Я җанлы җырлау – кассетага яздырылган җырны тыңлауга караганда күбрәк тәэсир итә. Кырыс табигатьле балаларга Моцарт, Шуберт, Гайднанын «аллегро», «аллегро модерато» темпындагы көйләр, мәсәлән, Чайковскийнын «Тройкада», «Ел фасылларыннан «Яз» балетлары вальслары, Вивальдинын «Ел фасыллары», марш мелодияләре. Музыка белән дәвалау сеанслары сәламәт, нормаль үсеш алган балалар өчен бигрәк тә яхшы тәэсир итэ. Чонки аларны да кайвакыт тынычландырырга яки киресенчэ, ялкынсындырып жибәрергә кирәк. Э моны көй ярдәмендә рәхәтләнеп эшләп була. Психоэмоциональ торышны көйләү өчен түбәндәге әсәрләрне кулланырга мөмкин: - Курку һәм үз-үзенә ышанмау хисен киметү өчен – Штраусның «Мазурка», Шопенның «Вальс»ы, Рубинштейннын «Көйләре» - Тынычлану өчен – Бетховенның «:6 нчы симфония»сенең икенче өлеше, Брамсның «Бишек җыры», Шубертның «Аве Мария»сы. - Гипертония билгеләрен, бер-беренә булган киеренкелекне бетерү өчен – Бахның скрипка өчен язылган «Концерт ре-минор»ы. Баш авыртуын басар өчен – Моцартың «Дон Жуан»ы, Листның «Беренче номерлы Венгерская рапсодия»се, Хачатурянның «Сюита Маскарад»ы. - Кәефләрне күтәрү, активлашу өчен Чайковскийның «6нчы симфониясе»нең 3нче өлеше, Бетховенның «Увертюра Эдмонд»ы. - Дошманлык, кеше уңышына көнләшеп карау хисләрен бетерүгә – Бахның «Итальян концерты», Гайдның «Симфониясе». - Игътибарлылыкны арттыруга, фикер туплауга юнэлдеруче очен – Чайковскийнын «Ел фасыллары», Дебюссинын «Ай яктысы», Мендельсоннын «%нче Симфониясе». - Ритмик сулыш алуны көйләү, аппетитны ачу өчен – Моцарт, Шуберт, Гайдн әсәрләре, Чайковскийның «Ел фасыллары»ннан «Тройкада», балетларының вальслары, Вивальдиның «Ел фасыллары», марш көйләре.

  • Слайд 7

    Бию терапиясе дә музыка белән дәвалауның бер юнәлеше булып тора. Бу юнәлеш җенес һәм яшькә бәйле түгел. Яхшы тәрбиячедә яшь ярым-ике яшьлек балалар да рәхәтләнеп шөгыльләнә ала. «Күптән биедекме соң без?» дигән сорауга, күпләребез «күптән» дип җавап бирер. Ә сез бии аласызмы? Әйе. Шулай булгач, мондый мөмкинлектән нишләп баш тартырга. Хэзер без сезнең белән кечкенә генә бию терапиясе үткәреп алабыз. Әгәр дә сез биер өчен оялу, курку, үз-үзеңә ышанмау кебек тискәре хисләр кичерәсез икән, биегән вакытта аларны үзегездән алып ташлагыз. Аукционист. Сезнең игътибарга №4 лот сатуга куела. Беренче бәясе – 3 купон. (Җиңүчегә отышы бирелә) Ал. Бар. Хөрмәтле коллегалар, шушының белән безнең аукцион тәмам. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә булган үзгәрешләрне тәкъдим итәбез. *Трамвайны – алдан, автобусны – арттан узарга өйрәтәләр. Бу кагыйдә күптән искерде һәм җәяүлене коткармый. Шуңа күрә транспорт еракка киткәч кенә, яки ике як юл да яхшы күренгән һәм техника булмаган урыннан чыгарга өйрәтергә кирәк. * Юлны аркылы чыкканда башта сулга кара, юлның яртысын чыккач, уңга кара, дип өйрәтү дә искерде. Ике якта да куркынычсыз булганда гына юлны аркылы чыгарга, һәрвакыт уяу булырга кирәк, дип өйрәтергә кирәк. * Кызылга – тукта, сары - әзерлән, яшелгә – йөр, дип өйрәтәләр. Әмма сары уттан соң геляшел янмый бит. Кызыл сигнал бер юнәлешне генә тыя, икенче юнәлештәге машиналар йөри тора. Сары сигнал – игътибарны юнәлтер өчен. Зәңгәр янганда да иң элек машиналарның туктап бетүен көтәргә кирәк. * Юлны чыгып бетә алмасаң, куркыныч булмаган җирдә туктап тор, дип өйрәтәләр. Бу кагыйдә дә куркыныч. Юл уртасында туктап калган баланы куркынычсыз урында дип әйтеп булмый. Ул борылыш кебек урыннада машина йөрми торган почмак яки борылыш булса гына ярый. Шуңа күрә юлны чыгып бетәсеңне генә уйлап юлга кер. Чыгып бетә алмасаң линиядә басып тор. * Юлда уйнама, ишек алдында уйна , дип өйрәтәләр. Өйдән чыгу белән бар нәрсәгә игътибарлы бул. Машиналар булмаган җирдә уйна дип өйрәтергә кирәк. «Балалар» юл билгесен дөрес аңлатмыйлар. Ул билге балалар юлны аркылы чыга торган урынга куелмый, бары юлда балалар булырга мөмкинлеген генә искәртә.

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке