Презентация на тему "Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге"

Презентация: Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге
Включить эффекты
1 из 9
Ваша оценка презентации
Оцените презентацию по шкале от 1 до 5 баллов
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
5.0
1 оценка

Комментарии

Нет комментариев для данной презентации

Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.


Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Смотреть презентацию онлайн с анимацией на тему "Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге" по педагогике. Презентация состоит из 9 слайдов. Материал добавлен в 2021 году. Средняя оценка: 5.0 балла из 5.. Возможность скчачать презентацию powerpoint бесплатно и без регистрации. Размер файла 0.87 Мб.

  • Формат
    pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов
    9
  • Слова
    педагогика
  • Конспект
    Отсутствует

Содержание

  • Презентация: Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге
    Слайд 1

    Беренче нәниләр төркемендә сюжетлы уеннар үткәрүнең мөхимлеге Әзерләде: Түбән Кама шәһәренең 84 нче балалар бакчасының беренче нәниләр төркеме тәрбиячесе Сатдарова Лейсан Садыковна. 2015 год.

  • Слайд 2

    Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора. Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе узенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота. 1. Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк. 2. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк. 3. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей)

  • Слайд 3

    Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла. Рәсем, конструкцияләү, әвәләү дәресләрендә бала алдан алынган махсус күнекмәләр һәм белемнәрне куллана. Шул ук вакытта ул үзе теләгән һәм аның гына дөньясына якын булган тема буенча ясый, әвәли – иҗат итә ала.  Ә уен белән ничек? Балаларны уйнарга өйрәтергә кирәк. Бу өйрәтү тәрбияче тарафыннан җитәкче, уен кагыйдәләрен әйтеп, күрсәтмә бирүче ролендә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы, уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш.  Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

  • Слайд 4

    Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче – гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.  Димәк, сюжетлы уенны оештыруның 1 нче принцибы: Тәрбияче балалар белән бергә уйнарга тиеш. Дәрес вакытында, режим моментларында тәрбияче – укытучы позициясендә: өйрәтә, таләп итә, бәя тотарга тиеш. Балалар узләрен иркен һәм тигез дәрәҗәдә хис итәргә, тәрбияченең басымын һәм буйсынырга тиешле кеше икәнен сизеп түгел,ә кызыклы итеп уйнаучы уенчы буларак кабул итәргә тиешләр.  2нче принцип – мәктәпкәчә балачакның һәрбер этабында уенны шундый итеп төзергә кирәк ки, бала үзенә уенның яңа һәм катлаулырак якларын ача алсын. Уенның сюжетын аңлау – аның уңышлы барышын тәэмин итә; партнерын нәрсә эшләгәнен аңлау – аның белән аралашуда төп шарт булып тора.  3нче принцип – уенның шартларын аңлату һәм уйнаучылар белән шул шартларны бергәләп кабул итә белү. Кечкенә төркемнәргә бүленеп, бергә киңәшләшеп уйнау – балада иптәшләренә дә уенны аңлатма белү күнекмәләрен үстерә.

  • Слайд 5

    Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе – закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш. Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат. Сюжетлы уеннар аша без, тәрбиячеләр нәниләрне әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә, җәмгыять тормышына, социаль-коммуникатив күнекмәләргә кертә алабыз.  Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти- әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.

  • Слайд 6

    Сюжетлы уеннар аша әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда: -әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә; -гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә; -коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша; - социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә. Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.

  • Слайд 7

    Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Бу күренешне дә сюжет аша өйрәтү мөхим. Кыз белән малай чыгалар, диалог формалаштырабыз Исәнме, син кем?Исәнме, мин малай, мин Марат. Син кем? Мин кыз, мин Алия. Сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә: Балаларны әби, бабай, әти, әни, кыз, малай итеп билгелибез, киендерәбез. Өстәл артында ситуация барлыкка килә. Бер-берсен гаилә әгъзалары ризык белән сыйлый. Ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә. Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне күрсәтеп, ролләштерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын таләп итә торган эш.

  • Слайд 8

    Инсценировка «Әминә үкереп елый…» «Табибта» сюжетлы уен сюжетлыролҗле уен Табиб: «Сулагыз, суламагыз!» …пациент качкан

  • Слайд 9

    Игътибар өчен рәхмәт!

Посмотреть все слайды

Сообщить об ошибке