Содержание
-
Шалкан
Рус халык әкияте.
-
Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
-
Бабай шалканны үзе генә тартыпчыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды. Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
-
Әби булышырга кызын чакырды.Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый.
-
Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби —бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
-
Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
-
Песи тычканны чакырып китерде.
-
Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты.
-
Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулап тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.