Содержание
-
Хайваннар - безнең дуслар!
-
Йорт хайваннары
-
Сыер
Безнең сыер — Әби, әби, әйт әле, Сыер нигә мөгери? — Карыны ачкан, улым, Печән китер, йөгер,— ди. — Ашап туйгач, ник сыер Сузып-сузып «Му-у» ди ул? — Эчәсе килгән, улым, Китер миңа су-у! — ди ул. (Н. Каштан)
-
Ат
Аттан башлыйк бер сүзне: Ат була ике күзле, Ике колак, дүрт аяк, Һәр аяк саен тояк. Тоякка каксаң дага, Бахбай какмыйча чаба. (Э. Мостафин)
-
Кәҗә белән сарык
Кәҗә белән сарык хикәясе … Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны, Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны. «Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» — Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле. Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч, Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч: «Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга!» Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп; Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук! Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык! Капчыктагы Бүре башын китер алып!»… ( Г. Тукай)
-
Әтәч белән тавык
Әтәч Иртән бик иртә тора, Канат кагып кычкыра: — Кикрикүк! Кикрикүк! Тор иртәрәк: эшең күп... (Г. Лотфи) Тавык Кытаклап чыкты тавык, Кытаклый ул мактанып. Нәрсәгә бик шатланган? Чөнки ул күкәй салган. «Әби килеп алсын,— ди, — Балалар куансын»,— ди (Ә. Кари) .
-
Эт
Акбайга Йөрмә, Акбай, безнең янда, Я тешләрсең, кит әле. Песиебезгә дә өрмә – Ул бәләкәй бит әле. Юлбарыска охшаган ул Безнең песи баласы. Чынлап юлбарыс булган, ди, Аның ерак бабасы. Ул да, үскәчтен, юлбарыс Булыр әле – күрерсең. Алай бик батыр икәнсең – Менә шунда өрерсең! (Р.Миңнуллин)
-
Песи
Мияубикә Мияубикә, Мияубикә, Бигрәк инде чиста син. Ашап туйгач битләреңне Юарга бик оста син. Тик һаман да сүзләремне Колагыңа элмисең. Ашаганчы да юыну Кирәклеген белмисең (Д.Гарифуллин)
-
Кыргый хайваннар
-
Куян
Куян салкыннан Туңган, куырылган, Башы салынган, Колагы шиңгән. Әйдәгез, дуслар, Аны терелтик, Җылы бүлмәгә, Мәктәпкә илтик. Куян уянды, Куркып уйланды, Сикреп урманга Чабып югалды. — Куян, син кайда?— Яшел тугайда.— Куян, син кайда?— Ерак чүлләрдә.— Куян, син кайда?— Калын урманда.— Куян, син кайда?— Карлы буранда. Әйдәгез, дуслар, Кырны, урманны, Чүлне актарып Табыйк куянны. (М.Җәлил)
-
Төлке
Төлке белән Каз Бервакыт Төлке Казны тотып алган да: — Каз, мин сине ашыйм,— дигән. Каз боегып калган. — Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит,— дигән Каз. — Әйдә, бие,— дигән Төлке.— Ашарга өлгерермен әле. Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке: — Әй оста биисең, Каз,— дип көлә икән. Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән. Төлке авызын ачып калган. (Татар халык әкияте)
-
Бүре
Сорыдыр төсе, Үткендер теше. Урманда йөри, Бозаулар эзли (Табышмаклар) Яхшы ишетә, күрә, Исне дә бик тиз сизә. Улап, ауга чакыра_ Төнге урманны гизә.
-
Тиен
Урманда бар зур койрыклы Җитез тиен. Агач башларында яши Кышын-җәен. Агачлардан агачларга Сикереп үтә, Чиклэвеклэр ашап,шунда Гомер итә. (Ә. Кари)
-
Керпе
Ул өстенә җәй дә, кыш та Энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнисе “Йомшагым” диеп сөя. Әлем, әлем, әлем күк, Бөгәрләнгән мәче күк; Аны кеше тоталмый, Тәпиләрен күралмый. (Табышмаклар) (Табышмаклар)
-
Аю
Салкын кышны сизли ул, Ап-ак карны күрми ул. Тирән йокыда аю, Кайда аңа уяну. Җиргә җылы яз килгәч, Кояш нурларын сипкәч Карлар суга әйләнгәч, Гөрләвекләр йөгергәч, Булган көчен югалтып, Хәле китеп, ачыгып. Йокысыннан уяна, Аю язга куана. (Л. Гиматдинова)
-
Поши
Башында үсә куак - Шуны табып куандык. Бу җәнлек безгә ошый: Исеме аның -? Куаклар арасыннан Куркып кына чыга да Кинәт сикерә, чаба… Һәм күздән дә югала. ( Табышмаклар)
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.