Содержание
-
Әкиятне үзебез язабыз
-
“Куянның колагы нигә озын?”
-
Борын – борын заманда яшәгән ди, бер куян малае. Аның исеме Кылый булган. Ул бик куркак икән, хәтта өеннән дә чыгарга курыккан. Менә аның әнисенең туган көне килеп җиткән. Кылыйның әнисенә чәчәкләр бүләк итәсе килгән. Бар көчен җыеп ул өеннән чыккан, тирә - якның матурлыгына сокланган, кошлар тавышын ишетеп хәйран калган, чәчәкле аланда сикереп – сикереп уйнаган. Аның тиз генә өенә кайтасы да килмәгән. Шул вакыт үзенең әнисенә бүләккә чәчәкләр җыярга кирәк икәнлеге исенә төшкән. Болын төрле – төрле матур чәчәкләр белән тулган булганлыктан, Кылый иң матурларын гына сайлап әнисенә бик матур букет ясаган.
-
Сөенеченнән җырлый – җырлый кайтып бара икән, көтмәгәндә аның каршысына кайдандыр усал бүре килеп чыккан. Куян малае бик курыккан һәм бар көченә урманга таба чаба башлаган. Ә бүре куян малаен күреп тә кала алмаган. Кылый бар көченә чапкан да чапкан. Урман эче бик куе агачлык . Уйламаганда куянның колагы бер агач ботагына эләгә. Ул бүре тотып алды бугай дип һаман тартылган да тартылган. Шулай тырыша торгач кинәт ычкынып киткән һәм кылый мыш –мыш килеп өенә кайтып кергән. Көзгедән караса, үз күзләренә үзе ышанмаган, аның колаклары озынаеп калган.
-
Ул үзенең исән калуына бик куанган, ә колаклары өчен бер дә борчылмаган. Матур чәчәкләре белән әнисен туган көне белән котлаган. Үзе эзләп тапкан бүләкләр биргәч әнисе дә бик куанган. Шул көннән башлап бу куян малае көн саен аланлыкка чыгып уйнаган, колаклары озын булгач ул бик сизгер булып калган, ди. .
-
“Кадерле кәҗә”
-
Борын – борын заманда яшәгән ди әби белән бабай. Алар бик тату гомер кичергәннәр. Балалары да үсеп җитеп, кайсы – кай якка таралышып беткәннәр. Әби белән бабайның бар куанычлары булып кәҗәләре генә калган. Көннәрдән бер көнне бу кәҗә берсеннән – берсе матур өч бәти алып кайткан. Алар шулкадәр шук, тиктормас булганнар. Әби белән бабай аларны туйдырып та җиткерә алмаганнар һәм бу кәҗә бәкәйләрен базарга алып барып сатканнар.
-
Әни кәҗәгә үзенә генә бик күңелсез калган. Бу кәҗә әби белән бабайга шулкадәр кадерле булган , алар аны югалмасын дип хәтта сарайдан да чыгармаганнар. Көннәрдән бер көнне кәҗә авырый башлаган. Әби белән бабай ничек кенә дәвалап карамаганнар, файдасын тапмаганнар. Кәҗә көннән – көн ябыккан. Күрше авылда гына хайваннар телен аңлаучы бер Гәрәй атлы кеше яшәгән. Бу хәбәр Гәрәйгә килеп җиткән һәм ул тиз генә ярдәмгә ашыккан. Гәрәй килгәндә әби белән бабай елашып утыралар икән.
-
- Сез елап утырмагыз, кәҗәгезне иреккә чыгарыгыз, аның башка хайваннар кебек яшел болыннарда үлән ашыйсы килә. Ул үзенең бәтиләрен сагынуга түзә алмыйча шулай авыруга сабышкан, – диеп китеп тә барган. Шул көннән башлап кәҗәне ишек алдына чыгара башлаганнар. Ул тәмле үләннәр ашаган, саф һава сулаган. Күрше кәҗәләре белән көтүгә киткән. Әби белән бабайның шатлыклары эчләренә сыймаган. Берничә көннән Гәрәй өч бәкәйне ияртеп кайтып кергән. Балаларын күрү шатлыгыннан кәҗә нишләргә дә белмәгән. Әби белән бабай Гәрәйне өч көн, өч төн кунак иткәннәр. Өстәлләре сый – хөрмәттән сыгылып торган, ди.
-
“Ташбакалар нигә таш күтәреп йөри?”
-
Бик борынгы заманнарда, әле син дә, мин дә булмаганда,ташбакалар кошлар кебек һавада оча торган булганнар, ди имеш. Алар бик усал, явыз булганнар, гел начарлык эшләү турында гына уйлап йөргәннәр, ди. Җитмәсә, әле алар бик көчле дә булганнар. Биек таулардан ташларны кубарып алалар да икән, җирдә яши торган җәнлекләргә атып күңелләрен күтәрәләр икән, ди. Бик күп җәнлекләрне шулай итеп имгәтеп тә бетергәннәр имеш. Җәнлекләр кемнән генә дә ярдәм сорарга белмәгәннәр.
-
Шулай бервакыт, тылсымчы фея очып барганда боларның таш аткан вакытларына туры килгән һәм аларны бик ачуланган. Ул аларны үзенең тылсымы белән җиргә төшергән. Эшләгән әшәкелекләре өчен җавап бирсеннәр дигән дә, үзләре аткан ташларын үзләре гомерләре буе күтәреп йөрсеннәр, дип бик каргаган. Менә шул заманнардан хәзерге көнгәчә ташбакалар көч-хәл белән ташларын күтәреп яшиләр икән, ди. .
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.