Содержание
-
Дуслык бит ул - тормыш үзәге Тәрбия сәгате
-
Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру. Татар мәкальләре аша үз халкыңа мәхәббәт тәрбияләү. Максат:
-
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә, Дуслар кирәк һәрбер кешегә, Дуслык булса, яшәү дә күңелле, Уңай була һәрбер эшең дә. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк, Дустан башка булмый яшәргә, Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк Дуслык орлыкларын чәчәргә.
-
Галәмнең серләрен белергә, Укырга, эшләргә, төзергә. Дус булып яшик без гомергә, Атлыйк без гел бергә, гел бергә.
-
1 нче уен
-
Бу рәсемдә нинди сүз яшерелгән? Д У С Л Ы К
-
2 нче уен
-
Д У С Л Ы К Бирелгән сүздән кем иң озын сүз төзи?
-
3 нче уен
-
П Т А И К У Д С Л + Шушы хәрефләрдән кем күбрәк сүз төзи?
-
-
4 нче уен
-
Мәкальләрне дәвам ит! Йөз сум акчаң булганчы, Кош канаты белән, Дустың булмаса – эзлә, тапсаң - Иптәшең үзеңнән - Дуслыкта, бердәмлектә йөз дустың булсын. кеше дуслары белән көчле. югалтма. яхшы булсын. көч.
-
5 нче уен
-
Дусларын табарга ярдәм ит! Шаян, шук борындыклар: Чип һәм ....... (Дейл).
-
Мәрхәмәтле Белоснежка һәм...... (җиде гном)
-
Тапкыр Винни Пух һәм .... (Пятачок)
-
Кунакчыл Малыш (Бәләкәч) һәм ...... (Карлсон).
-
Крокодил Гена һәм ....... (Чебурашка)
-
6 нчы уен
-
Шаян сорауларга җавап тап! 1.Көн белән төн нәрсә белән тәмамлана? 2 .Бер тавык - тавык, ике тавык нәрсә? 3.Күлмәкне урталайга бүлгәч нәрсә була? 4. 1 кг тимерме, 1 кг мамык авырмы? 5. Сыер нигә ята? 6.Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый? 7.Бер имәндә 3 ботак, ботак саен 3 әр алма, барлыгы ничә алма? 8. Әфлисунның беренче яртысы нәрсәгә охшаган? 9. Мәче нигә йөгерә? 10. Чыпчык үзен кош дип атый аламы? 11 .Кайсы ай исеме иң кыска? 12. Нинди сәгать вакытны тәүлеккә бары тик ике тапкыр гына дөрес күрсәтә? 13. Сакалын кыру өчен кемнең акчасы юк? 14. Әбидә берәү, бабайда икәү. Ул нәрсә?
-
7 нче уен
-
Кем күбрәк белә?
-
УКУЧЫЛАР Дуслар Уңганнар Ләззәтлеләр Ышанычлылар Көчлеләр Сөйкемлеләр
-
Безнең арада - Д У С Л Ы К
-
Ант кабул итү Тырыш булырга, Ялкауланмаска, Артка калмаска! Тәрбияле булырга, Тәртипсезләнмәскә, Ярдәм итәргә! Дус, тату, матур яшәүнең Серенә төшенергә, Сезнең алда вәгъдә бирәбез, Әйдәп барырга, дус булырга, Уңышка ирешергә!
Нет комментариев для данной презентации
Помогите другим пользователям — будьте первым, кто поделится своим мнением об этой презентации.